Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пуф-пуф, әһ-әһ... ай-й-й хараша яки рәхәтнең русчасы ничек була?

news_top_970_100
Пуф-пуф, әһ-әһ... ай-й-й хараша яки рәхәтнең русчасы ничек була?
https://vk.com/milyash_yazmalr

ВКонтакте челтәрендә «Миләш язмалар» төркемен алып баручы Миләүшә Нәҗметдинова бик еш кына балачак хатирәләре белән уртаклаша. Түбәндәге шаян посты белән Миләүшә әбекәен искә алган.

«Әткәй белән әнкәй гомергә хөкүмәт эшеннән бушый алмадылар. Без кечкенәдән әбекәй һәм бабакай карамагында тәрбияләндек. Минем өчен алар күңелем түрендәге иң изге җаннар! Авыр вакытларда үзем дә сизмәстән аларга мөрәҗәгать итәм – киңәш сорыйм, шатлыгым, кайгым белән уртаклашам. Әбекәй белән бабакаем самавырның суын сыгып бетергәнче өстәл яныннан кузгалмыйлар иде. Без кечкенәдән яшел чәйнең тәмен белеп, цәйлүнне үз итеп үстек. Ә күпме кызыклы вакыйгалар тыңлый идек чәй эчкән арада...

Әбекәйгә 16-17 яшьләр чамасы булганда, аны бер бригада хатын-кыз белән күрше авылга бәрәңге алырга җибәрәләр. Ул елны көз яңгырлы, җилле, салкын була. Кара баткак балчыкта чабата баулары өзелеп, көрәкләре сынып җәфаланалар. Ахырда утызлап җанга өч көрәк кенә торып кала. Барган авыллары урыс авылы икән.

«Бригатка барып әйтергә кирәк, – ди хатыннар. – Урысча ике сүзне ялгап әйтә алмыйбыз, кемне җибәрик икән?» – дип кайгырышалар. Шуннан: «Бар, Рәхимә, син «станцада» яшәгән кеше... Әзме-күпме урысча сукалыйсың, аңлат хәлне...» – дип, әбекәйне юллыйлар бригадир янына.

Тездән сазга батып, юешләнеп, пычранып килеп керә ул идарә өенә. Ике ир тәмәке көйрәтеп утыра икән. Боларның рәхәтләнеп төтен җибәреп утыруларына кызның җен ачулары чыга. Пычрак чабатасыннан сыек ләм чәчтереп идәнгә берне нык кына тибә дә:

– Пуф-пуф, әһ-әһ... ай-й-й хараша... Там чабаталар ни бидна, лопаталар да умерла, – ди икән әбекәй, ун бармагын җәеп күрсәтеп.

Аннары яннарына ук килеп, берсенең борын тирәсендә ике бармагын селтәп:

– Вот такой раненый!.. Вот такой живой астался, – ди икән.

Ирләр, бу чая кыздан оялыпмы, тизрәк тәмәкеләрен сүндергәннәр. Зур бер келәт сыман җиргә кереп, ун яңа көрәк алып чыгып, арбага салганнар да, кызны атка утыртып, басуга озатканнар. Көрәкләр төяп килгән әбекәйне күреп, хатын-кыз шау-гөр килгән.

– Шәп тә кыз инде үзең, Сталинга җибәрсәк, аннан да бер вагон төяп кайтыр идең! – дип көлешкәннәр.

Без:

– Әбекәй, әһ-әһе нәрсә соң инде аның? – дигәч:

– Соң ... әһ-әһтә – рәхәттә, җылыда утырасыз инде, янәсе... – дип көлә иде әбекәй», – дип яза ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100