news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Птичье молоко" торты рецепты

"Птичьи молоко" күпләрнең яраткан торты. Аны өй шартларында ясау да катлаулы түгел.

news_top
"Птичье молоко" торты рецепты
Ингредиентлар: 4 йомырка агы, 1 сакан шикәр комы, 1 аш кашыгы желатин, 50-100 грамм шоколад.

Желатинны 0,5 стакан җылы суга салып куярга. 15-20 минуттан сүрән утта эретергә. 
 
Йомыркаларны тугларга. Аннары шикәр комы өстәргә һәм миксер белән яхшылап болгатырга. Шуннан желатинны өстәп тугларга.

Формага салырга һәм 20 минутка суыткычка куярга.

Шоколадны "су мунчасы"да эретергә. Йомырка агы оешкач өстенә суынган шоколад сыларга һәм салкынга куярга.

 

Тортны кайнар пычак белән киссәгез, шоколады таралмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар