Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Псориаз булган кешеләргә коронавирустан прививка ясатырга ярыймы?

Дерматолог сүзләренчә, кайбер авырулар псориазны тагын да катлауландырырга мөмкин.

news_top_970_100
Псориаз булган кешеләргә коронавирустан прививка ясатырга ярыймы?
https://pixabay.com

Коронавирус псориаз авыруын катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә псиориаз белән авыручыларга вакцинация узарга киңәш ителә. Бу турыда табиб-дерматолог Алексей Семочкин РИА Новостига сөйләгән.

«Прививкадан куркуны бетерергә телим. Псориаз ковидтан вакцинациягә каршылык була алмый. Пациентларымның күбесе вакцинация узды, тире авырулары көчәю булмады. Прививка ясар алдыннан табиб-дерматолог белән киңәшергә кирәк», — ди ул.

Прививка ясатуны вакытлыча кичектереп тору өчен псориатик процесс ялкынсынган вакыт сәбәп булырга мөмкин. Ләкин моны табиб кына билгели ала.

«Гормональ булмаган төрле майлар, өйдәге дәваланулар псориазны тынычландырып кына тора. Тыштан бар да яхшы сыман күренсә дә, адекват дәвалау булмаганда, бу чаралар барысы да вакытлыча гына булуын истә тотыгыз», — ди табиб.

Дерматолог сүзләренчә, кайбер авырулар псориазны тагын да катлауландырырга мөмкин. Коронавирус та псориаз китереп чыгарып, аны дәвалауны катлауландыруы ихтимал, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100