Психолог Илүзә Әминованың ачуын чыгарганнар: «Имеш, психологлар гаиләләрне таркаталар...»

Беренче татарча коуч, психолог Илүзә Әминованың ачуын чыгарганнар. Аның сүзләренчә, кайберәүләр гаиләләр таркалуда психологларны гаепләп чыга икән.
Менә мин тапшыруларда төшәргә киләм. Анда аш кына: «Психологлар үзеңне яратырга өйрәтә, шуның аркасында гаиләләр таркала, гаилә югала», – дип әйтәләр. Ачуым килә. Килеп карасыннар алар менә программаларга. Нинди анда гаилә таркалу һәм үзеңне ярату турында сүз. Юк! Анда иң беренче – гаилә кыйммәтләре. Анда иң беренче – иреңне ярату, балаларыңны кайгырту, әти-әниләреңне кадерләү, хөрмәтләү.
Кызыплар киттем… Ничә тапшыруда ишетәм, имеш, психологлар үзеңне яратырга өйрәтәләр дә шуннан соң гаиләләрне таркаталар. Чөнки бөтен кеше дә баш та, түш тә, – дип сөйли Илүзә Әминова.