«Гаиләләр бик еш кына хатын-кызларның үзсүзлелеге аркасында таркала»
Чаллыда волонтер-психологларның ирекле хәрәкәте эшләп килә. Әлеге хәрәкәт вәкилләре традицион гаилә кыйммәтләрен үстерү, шәһәр халкының психологик грамоталылыгын арттыру өстендә эш алып бара. Аны психология, шул исәптән гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә 30 еллык стажы булган «Орион» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Елена Гагинская оештырган.
Ирекле психологлар яңа өйләнешүчеләр һәм аерылышу чигендә булган парлар белән эшли, дип яза «Челнинские известия» журналисты Эльвира Мөхәммәтдинова.
2014 елда «Орион» яшьләр үзәгендә яшь гаиләләр үзәге ачыла, ул төрле юнәлешләрдә эшләүче белгечләрне берләштерә. 2021 елда әлеге берләшмәне шул ук Яшьләр үзәгендәге Иреклелекне үстерү үзәгенә күчерәләр. Һәм Елена Гагинская психолог хезмәттәшләре белән бергә волонтер статусын ала.
«Безнең психологларның күбесе балалар бакчаларында эшли, ә буш вакытларында төрле алымнар ярдәмендә өлкәннәрнең психологик грамоталылыгын күтәрә торган чаралар үткәрә», – дип сөйли белгеч.
Бу – квестлар, флешмоблар, воркшоплар, проблемалар турында фикер алышулар һ.б. «Әти белән бер дулкында» квесты, «Әниләребезнең алтын куллары», «Династияләр» акцияләре зур кызыксыну уята. Шәһәрлеләргә инде күп еллар уздырылып килүче һәм һаман да актуальлеген югалтмаган мастер-класслар фестивале дә ошый.
Темалар актуальлектән чыгып билгеләнә, ди Гагинская. Мәсәлән, «Эмоцияләрне ничек җиңәргә», «Әти гаиләдән китте» һәм башка темаларга карата кызыксыну зур икән. Мондый чаралардан соң белгечләр бик күп теләк-фикерләр ала. «Безнең белән беркем дә алай эшләмәде!», «Сез минем күзләремне ачтыгыз», «Менә хәзер генә үз хәлемне аңладым», – дип яза психологларга катнашучылар.
ЗАГСта үткәрелә торган «Гаилә бәхете дәресләре» флешмобы да яхшы кабул ителгән.
«Хәзерге көндә гаилә мәхәббәт һәм рухи бердәмлек нәтиҗәсе буларак кабул ителми башлады. Кайбер очракларда гаилә хәтта йөк булып санала. Моны статистика да раслый. Мәсәлән, ЗАГС мәгълүматлары буенча, 2020 елда шәһәрдә 2728 пар өйләнешкән һәм 1608 пар аерылышкан. Бер елдан соң 3276 пар никахларын теркәгән, 2249 гаилә таркалган. Шуңа күрә ЗАГС бусагасында ук яшь парлар белән тыгыз эшләү бик мөһим», – ди Гагинская.
«Мин үзем эшләгән балалар бакчасында шундый хәлне күзәттем, баланы бакчага әти белән әнисе бергә йөртә иде, ә чыгарылыш кичәсенә инде әнисе генә килә. Гаиләләр таркала. Шушы сәбәпләр мине волонтер булырга этәрде. ЗАГСта гариза бирүчеләр белән эшләгәндә, без тулы гаиләләрнең күбрәк булуына ирешергә телибез», – дип сөйли 16 еллык стажы булган педагог-психолог Жаннетта Ульянова.
Волонтер-психологлар булачак яшь гаиләләрне үз мөнәсәбәтләрен аңларга, берничә ел өчен алдан план төзеп куярга, үзләренең һәм партнерларының уникальлеген аңларга, төрле ситуацияләрдән чыгарга өйрәтәләр. Шуңа күрә ЗАГС бусагасында ук яшь парлар белән тыгыз эшләү бик мөһим, дип аңлата белгеч.
Жаннетта Ульянова сөйләвенчә, ЗАГСта уздырыла торган «гаилә бәхете дәресләреннән» соң кайбер парлар рәсми никахтан баш тарта икән, һәм бу да әһәмиятле – алар гаилә кору өчен өлгермәгәннәрен аңлый, дигән сүз.
ЗАГСтан соң психологлар командасы балалар бакчаларына йөри башлый. Монда инде башка бурыч – гаиләдәге аңлашылмаучанлыкларны чишү һәм аерылышуны булдырмаска ярдәм итү.
«Безнең дәресләргә кайбер парлар бергәләшеп килде. Алар – мөнәсәбәтләрендә психологик коррекция кирәклеген аңлап, нәтиҗәсен өмет итеп килүчеләр. Әлбәттә, безнең команда очрашуларны нәтиҗәле итәргә тырышты. Бергәләп эшләү барышында ир белән хатынның гаиләсен саклап калу теләге тугач, белгечләрнең нәрсә хис итүләрен күз алдына да китерә алмыйсыз», – ди Ульянова.
Жаннетта Викторовна фикеренчә, бәхәсләр еш кына хатын-кызларның үзсүзлелеге аркасында килеп чыга.
«Еш кына шуны күзәтергә туры килә: ир-ат компромисска әзер, ә аның хатыны юк. Нәтиҗәдә, бу талашлар аерылышуга кадәр җитә. Хатын-кызны берникадәр аңларга да мөмкин. Аның үз-үзен тотышы әнисе, әбисе, хәтта карт әбисеннән килгән булырга мөмкин. Элеккеге буыннарның тормышы кырыс булган, хатын-кызлар ирләрсез яшәргә өйрәнгән һәм гаиләне коткарырга, карарларны бергә түгел, ә мөстәкыйль кабул итәргә күнеккән», – ди психолог.
Психологның бурычы – ир белән хатынга вакыйгалар үсешен аңларга ярдәм итү. Чөнки әти-әниләрнең мөнәсәбәте балаларына тәэсир итә.
«Мин еш кына әни кешенең очрашуга баласының проблемалары белән килүен һәм: «безгә ярдәм кирәк» дип әйтүен күрәм. Шулай итеп, ул үзен баласы белән берләштерә, аңа шәхес булырга хокук бирми. Аннары без һәр проблема саен әниләре янына йөгереп баручы ир-атлардан зарланабыз», – ди Жаннетта Ульянова.
Волонтер-психологлар Чаллыда аңлы, белемле парларның күбрәк булуын тели.
«Әлбәттә, без бөтен гаиләләрне дә колачлый алмыйбыз. Ләкин кайбер гаиләләрнең безнең эш ярдәмендә сакланып калуын аңлау көчле энергия бирә», – ди белгеч.