news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психолог: «Ялкаулыкның файдасы бар»

news_top

Организм озак вакыт киеренкелек кичергәннән соң, ял итү һәм берникадәр вакыт берни дә эшләмәүгә ихтыяҗ туа. Шуңа күрә кайвакыт ялкаулык нерв системасының йөкләнешне киметергә омтылуы белән бәйле табигый халәт булырга мөмкин. Бу турыда психолог Кира Гольдштейн «РИА Новости» сайтына сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, һәр ялны да файдалы эшкә әйләндерергә кирәкми. Озак вакыт дәвамында киеренке хәлдә булган организмга продуктивлык турында уйламыйча, карарлар кабул итмичә һәм һәр минутны файда китерә торган эшкә багышламыйча гына ял итү өчен вакыт кирәк.

Психолог ялкаулык белән эшне кичектерү — прокрастинацияне аерырга кирәклеген дә билгеләп үтте. Сәламәт рәвештә ял иткәндә кеше эшләрен аңлы рәвештә кичектерә һәм шул вакытта көче яңадан кайта башлаганын сизә. Ә прокрастинация вакытында кеше эшне башкарырга теләсә дә, аны башларга курка яки камиллеккә омтылу аркасында читләшә.

Әгәр кеше бер көн буе ял иткәннән соң да үзен җиңелрәк түгел, ә киресенчә, тагын да авыррак хис итә икән, бу эмоциональ яну билгесе булырга мөмкин. Мондый очракта белгечкә мөрәҗәгать итү киңәш ителә.

Психолог фикеренчә, ял итү — тормышка капма-каршы нәрсә түгел, ә аның бер өлеше. Кеше үзен акларга яки ял итәргә лаек икәнен дәлилләргә тиеш түгел.

Чыннан да арыганлык сизелсә, телефонны читкә куеп, социаль челтәрләрдә вакыт үткәрү урынына тыныч кына ятып ял итү яхшырак. Шул рәвешле генә организм һәм нерв системасы чынлап та тернәкләнә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар