news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психолог: «Хәбәрләрдә сүзләрне кыскартып язу өстән-өстән фикер йөртүче кешеләргә хас»

news_top

Психолог Марианна Абравитова «Абзац» басмасына биргән әңгәмәсендә хәбәрләрдә сүзләрне кыскартып язу гадәте клиплы фикерләүнең турыдан-туры нәтиҗәсе булуын һәм аның өстән-өстән фикер йөртүче кешеләргә хас икәнен сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, андый кешеләргә мәгълүматны кабул итү һәм башкалар белән тирән мөнәсәбәтләр кору еш кына авыр бирелә.

«Кешеләр озын һәм тирән мәгълүматка игътибарын туплый алмый, гел кыска видеолар карый яки каналларны алыштырып тора. Сүзләрне кыскарту да шул ук күренешкә керә. Кеше хәтта сүзне тулысынча язарга кирәк дип санамый, чөнки болай да барысы аңлашыла. Инде туган көн белән котлаганда да «ТК» дип кенә язалар. Гадәттә, бу кешенең нәкъ менә өстән-өстән фикер йөртүче шәхес булуын характерлый», – дип билгеләп үткән белгеч.

Абравитова шулай ук мондый шәхес сыйфатларының гаджетларга бәйле булмавын әйткән. Аның сүзләренчә, андый кешеләр элек тә булган, ә интернет барлыкка килү аларга бу мохиткә җайлашырга мөмкинлек биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар