Психолог: «Үзеңне гаепле тою хисе балачакта туа. Бу хисне еш кына әти-әни тәрбияли»
Һәркемгә гаепле булу хисе таныш, әмма бу йөк гомерлек юлдашың булса, нишләргә? Бу хакта психолог-практик һәм арт-терапевт Гөлназ Җәләлиева сөйли.
Гөлназ Абугалиевна, нинди шартларда гаеп хисе барлыкка килә?
Кешедә гаеп хисе барлыкка килү темасы бик киң ул. Кешенең башында 2 картина бар: ул чынлыкта нинди кеше, һәм ул нинди булырга тиеш. Бу «кадрлар» арасындагы аерма гаеп хисе тудыра.
Ул нигезле һәм нигезсез булырга мөмкин. Мәсәлән, кемдер үзен дөрес кеше дип саный. Ләкин ниндидер шартларда аңа: «Бөтен кешегә дә яхшы булсын өчен ялганла», – диләр. Кеше, үзен көчләп, ялган сөйли, шуннан соң җанына урын таба алмый йөри, үзен гаепле хис итә. Һәм бу– нигезле гаеп хисе булачак, чөнки ул аңлы рәвештә башка кешегә начарлык эшләгән, аны ялгыш юлга этәргән.
Нигезсез гаеп хисе «форс-мажор» шартлар тәэсирендә барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, очрашуга вакытында килергә комачаулаган шартлар булырга мөмкин. Шартлар төрле була, алар өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәкми.
Әгәр дә үзеңне гаепле итеп тою хисе сезне эчтән «ашаса», сез булган хәлне җайга салып карый аласыз, мәсәлән, үзегезне кем алдында гаепле тоясыз, аны каһвә эчәргә чакыра аласыз.
Үзләрен гел гаепле итеп тоючы кешеләр бар. Бу хис каян килә?
Үзеңне гаепле тою хисе балачакта туа. Бу хисне еш кына әти-әнисе тәрбияли. Әнисеннән мондый сүзләрне ишетмәгән кеше юктыр: «Мин сиңа яңа чалбар сатып алдым, ә син аларны пычраттың! Яки болай: «Мин көне буе плитә янында тордым, ә син хәтта кабып та карамадың». «Әтиең эшли, акча алып кайта, сиңа яңа уенчык сатып алдык, ә син аны ваттың». Гаеп хисе барлыкка килүдә балалар бакчасы тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары актив катнаша. Һәр белем бирү учреждениесендә үтәлергә тиешле кагыйдәләр җыентыгы бар. Әгәр дә кемдер бу кагыйдәләрне үтәми икән, бу – аның башкалардан аерылып торуы түгел, ә нормадан тайпылу буларак кабул ителә. «Син тыңлаусыз. Син намуссыз». Нәтиҗәдә, кеше үзенең шәхси сыйфатларын «яраксыз» дип саный һәм гомуми кабул ителгән образга омтыла. Бу образга туры килмәгәндә, гаеп хисе кичерә.
Ата-аналар үз гамәлләре өчен җаваплылыкны балага йөкләргә омтыла...
Әйе, бу – аеруча ялгыз аналарга хас. Олы улына яки кызына алар: «Мин синең яныңа үги әти алып килмәс өчен кияүгә чыкмадым», – дип әйтергә мөмкиннәр. Бу сүзләр артында баланы шәхси тормышыннан мәхрүм итү теләге тора. «Ягъни син дә гаилә корырга тиеш түгел. Үз тормышыңны миңа багышла», – ди әни. Әгәр улы яки кызы барыбер гаилә корса, әнисе аңа аз игътибар бирүләре өчен шелтәли. Ә кайвакыт мондый манипуляторның баласы, ялгыз әнисен борчылдырмас өчен, шәхси тормыштан бөтенләй ваз кичә. Бу хәтта бала әнисе белән тормаса да һәм әнисенең шелтәләрен гел ишетеп тормаса да, шулай булырга мөмкин.
Чөнки бу вакытта аның «эчке ата-анасы» барлыкка килә (бу – психологик термин, ул кешенең ата-анасыннан һәм башка өлкән кешеләрдән алган эчке карашларын һәм тискәре карашларын аңлата), ул кешене психологик яктан җәберләүне дәвам итә. Аның тәнкыйтьләре бала чактагы ситуацияләр белән бәйле булмаска да мөмкин. Яңа төрле ситуацияләр булырга мөмкин. Мәсәлән, кешенең артык авырлыгына бәйле булырга мөмкин. «Нигә төнлә ашыйсың? Син тагын тазарасың!» – дип, кеше үз-үзенә әйтә.
Гаеп хисе кайвакыт «гиперҗаваплылык»ка әверелә, кеше һәрвакыт кемнедер коткара башлый.
Әйе, бәлки, «эчке ата-ана» кешедән һәркемгә ярдәм итүне таләп итә, чөнки бу – балачактан килгән була. Нәтиҗәдә, аның үз гаиләсенә һәм үзенә вакыты җитми. Минем практикада бер очрак булды: хатын-кыз һәрвакыт олы апасының балалары турында кайгырта, аларның финанс проблемаларын хәл итә, хәтта үз машинасын да бирә. Олы апасының ире дә була, димәк, алар, теләсәләр, барысын да үзләре хәл итә алырлар иде. Без сәламәт булмаган җаваплылык хисенең кайдан килгәнен аңладык. 6 яшеннән башлап, әнисе аны җәйгә авылга апасына җибәрә торган булган. Һәм апасы аңа хуҗалык эшләрен эшләткән. Бу 10 ел дәвам иткән. Шул вакыттан бирле олы яшьтәге хатын-кыз үзенең апасы турында ишетә дә алмаган. Ләкин аның башка төрле «чире» башлана – апасының проблемаларын үз өстенә алу. Хатын психолог белән проблемалары турында сөйләшкәч, аларның ни өчен барлыкка илгәнен аңлагач, ул, үзе әйтмешли, «башка кешенең гаиләсенә керүдән туктаган».
Икенче очракта 72 яшьлек әни 45 яшьлек кызына: «Мине күмгәнче, кияүгә чыкма», – дип әйткән. Ана кеше тагын 15 ел яшәсә, кыз 60 яшендә генә шәхси тормышын башларга тиеш булган.
Башкача да була. 55+ яшьтәге хатын-кыз минем янга бергә тора торган ире ташлап киткәннән соң килә. Аның сүзләренчә, ире белән мөнәсәбәтләре ул әнисе янына авылга еш йөри башлагач начарая. Әнисенә ярдәм кирәк булган. Ни өчен әнисе турында аның абыйсы һәм апасы да кайгыртмый, дигән сорауга хатын: «Аларның вакытлары юк, алар эшлиләр», – дип җавап бирә. Хатын-кыз үзе дә җаваплы эштә эшли. Ул үзенең шәхси тормышын әнисе өчен корбан итә. Бу очракта без кешенең үз-үзен түбән бәяләвен һәм аның үзенең шәхси чикләрен билгели алмавын күрәбез: ул үз ихтыяҗларыннан баш тарта һәм 3 кешегә бүлеп була торган кайгыртуны үз өстенә генә ала.
Мондый тозакларга эләкмәс өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
Үз-үзен нормаль бәяләүче һәм шәхес чикләре турында төгәл күзаллавы булган кеше мондый тозакка эләкми. Бу сүз балалар турында гына түгел, ә ата-аналар турында да бара. Әгәр дә олы яшьтәге кешеләрнең үз тормышлары бар икән, алар һәр уңайлы очракта балаларына мөрәҗәгать итми. Мин үзем турында әйтеп үтәм: мин көн саен әти-әниемә шалтыратам, алар янына чәй эчәргә һәм яңалыклар белергә кереп чыгам. Аларның яңалыклары һәрвакыт бар, тормышларын гел төрлеләндереп торалар.
Минем каенанам гомумән эшмәкәр булды: авылда яши, терлекчелек белән шөгыльләнә. Бу – кешеләрнең үзләре ничек яшәвенең һәм башкаларга ничек яшәргә рөхсәт итүенең ачык мисалы.
«Челнинские известия», Эльвира Мөхәммәтдинова