Психолог: Үзегезне башкалар янында бәхетлерәк хис итәсез икән, бу – абьюз билгесе
Абьюзер дип аталган кеше нарциссик шәхес бозылуы булган кеше булырга мөмкин. Мондый кеше башканы якын итеп тоярга, үзен башка кеше урынына куеп карарга, башка кешенең нәрсә хис итүен аңларга сәләтле түгел, ди белгеч.
«Абьюз» һәм «арбузер» сүзләре интернеттагы фикер алышулар һәм мәзәкләрдә бик еш очрый башлады. Бу сүзләр социаль челтәрләрдә мемнар һәм кыска роликларның «герой»ларына әйләнде дияргә була, шулай ук стендап-концертларда комикларның монологларында да күп тапкырлар кулланыла. Бу хакта «Казанские ведомости» сайтында Роза Габитова яза.
«Арбузер» төшенчәсе шулкадәр популярлашты, ул социаль челтәрнең күп кенә кулланучылары слэнгына кереп китте. Ул абьюзерның йомшак һәм җиңел варианты буларак кулланыла: кайвакыт, шулай дип, яраткан кешеләрне һәм персонажларны да атыйлар.
Еш кына «арбузер» һәм «абьюз» сүзләрен кызлар куллана һәм алар үз егетләрен шулай атый, шул ук вакытта алар бу сүзләрнең чын мәгънәсен аңламый. Ләкин, бу сүзләр артында безнең барыбызга да кагылган җитди проблема ята.
Абьюзерны ничек танырга, абьюз ни сәбәпле барлыкка килә һәм мөнәсәбәтләрдә аның булуын нинди билгеләр күрсәтә? Болар турында клиник психолог Майя Камалова сөйләде.
Йолдызлык билгесе буенча абьюзерлар рейтингы
«Абьюз» төшенчәсен кулланып эшләнгән трендларның берсе булып видеороликлар тора. Аларда кызлар: «Дусларыңа абьюзер белән яшәвеңне сөйлисең, ә абьюзер син үзең», – дип язалар. Бу видеоларда кызлар социаль челтәрләр өчен матур фотолар ясый алмаган партнерларына карата үзләрен тупас итеп тота.
Тагын шундый «карталар абьюзер синең егетең түгел, ә син үзең икәнне сөйли» һәм «тест абьюзер минем егетем түгел, ә мин икәнне күрсәтте» дигән трендлар бар.
Социаль челтәрләрдә кызларның иронияле рәвештә егет сайлаулары турында сөйләгән видеолар очрый. Алар яхшы ир-атлар теләсәләр дә, «клоуннар» һәм «арбузерлар»га гашыйк булалар.
Кайбер кулланучылар йолдызлык билгесе буенча абьюзерлар рейтингын төзи.
Стендаперлар «абьюз» темасын ничек күтәрә
Россиядә популяр комик Дима Коваль «Разгоны» шоуы вакытында үзенең абьюзер булу-булмавын аңлар өчен психотерапевтка мөрәҗәгать итүен сөйли. Аның проблемасы шунда, барлык кызлар да 2 айлык мөнәсәбәтләрдән соң аны ташлап китәләр икән. Ә ул кызы өчен үзеннән дә яхшырак егет була алмый, дип саный.
«Мин абьюзер түгел». Әгәр дә аның тормышында миннән дә яхшырак кеше була алмаячагын белгәндә, нишләргә? Мин беркемне дә тотмыйм! Менә ишек, теләсәң кит...» – дип шаярта ул.
Шулай ук «абьюзер» темасын үзенең чыгышы вакытында стендап-комик Ярослава Тринадцатко да күтәрде. Аның сүзләренчә, абьюзерлар тиз генә «тотылмыйлар».
Ярослава сүзләренчә, 3 айдан соң гына партнеры аның танышу сайтында утырганы өчен «баш миен ашый» башлаган.
«Ничек уйлыйсыз, без кайда таныштык? Танышу сайтында!» – дип шаярта кыз.
Хөрмәт югалту
Иң элек терминнарга ачыклык кертик. «Абьюз» инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «артыгын кылану, мыскыл итү, ачулану» дигәнне аңлата. Абьюзив мөнәсәбәтләр – төрле формада көч кулланулар булган озак вакытлы мөнәсәбәтләр. Ул эмоциональ яки физик була ала.
Психолог Майя Камалова билгеләп үткәнчә, кайвакыт «абьюзив мөнәсәбәтләр» термины парда бер-берсенә карата хөрмәт югалуны аңлату өчен кулланыла. Мәгълүмат киңлегендә еш кына нәкъ менә шушы феномен күздә тотыла.
«Беренче очракта без төзәтергә мөмкин булган феномен турында сөйләшәбез, икенче очракта, аннан чыгып кына котылып була торган – мөнәсәбәтләрне тәмамларга кирәк булган феномен турында сөйлибез», – ди эксперт.
– Мөнәсәбәтләрдә абьюзның барлыкка килүенә нинди факторлар йогынты ясый ала?
– Хөрмәтне югалту. Парларда хөрмәт югалу бер яклы булырга мөмкин, шул чакта корбан-агрессор моделен күрәбез, яки ике яклы булырга мөмкин, бу очракта ике партнер да бер-берсен рәнҗетә. Ике очракта да җаваплылык ике якта да булачак.
– Мөнәсәбәтләрдә абьюзның булуын нинди билгеләр һәм симптомнар күрсәтә ала?
– Үзеңне «гаепле» итеп хис итү, даими рәвештә гаеп хисе.
– Абьюзның беренче билгеләрен ничек аңларга? Кеше моны үзе уйлап чыгарамы, әллә инде беренче билгеләр чыннан да бармы икәнен?
– Партнерың һәм башка кешеләр янында үз хәлеңә һәм хисләреңә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә сез үзегезне башка кешеләр янында иркенрәк һәм бәхетлерәк хис итәсез икән, бу – беренче билге булып тора.
Кеше психикасы шулай төзелгән – партнерның тискәре гамәлләре онытылырга, «сөртелергә» мөмкин.
Мөнәсәбәтләрегезне күзәтү өчен хисләр көндәлеге алып барырга, уйларыгызны язып куярга мөмкин.
– Абьюзерны баштан ук аңлап буламы? Ниндидер мөнәсәбәтләр төзергә, аны төзәтергә тырышырга кирәкме, әллә шунда ук китү яхшыракмы?
– Абьюзер дип аталган кеше нарциссик шәхес бозылуы булган кеше булырга мөмкин. Мондый кеше башканы якын итеп тоярга, үзен башка кеше урынына куеп карарга, башка кешенең нәрсә хис итүен аңларга сәләтле түгел.
Әгәр дә сез мондый хәлгә юлыккансыз икән, үзегезнең бәйлелегегезне тикшерүдән башларга кирәк. Аннары сайларга – китәргәме яки калыргамы.
– Сексуаль абьюз һәм эмоциональ көч куллану нинди роль уйный?
– Парларда физик, сексуаль, эмоциональ көч куллану булырга мөмкин. Бу аспектлар көчләүгә дучар булган кешенең дөньяны тоюын, үз-үзен тотышын үзгәртә. Аңа комплекслы һәм сыйфатлы юридик, психологик, медицина ярдәме кирәк.
– Кеше үзенең абьюзер икәнен ничек аңлый ала?
– Кеше тормышында бер генә түгел, ә инде берничә мөнәсәбәте вакытында «китекләр» булын аңлый ала – мондый вариант шактый еш очрый. Әгәр дә игътибарны читкә генә түгел, ә үзеңә дә юнәлтсәң, белгечкә мөрәҗәгать итәргә була. Үзгәрешләргә ирешергә була, ләкин бу – озак вакытлы психотерапевтик процесс булачак.
«Кеше үз бәясен югалтырга мөмкин»
– Абьюз корбаннары нәрсә кичерә?
– Үз ориентирлары, максатлары һәм кыйммәтләре югалырга мөмкин. Аларның урынын мәҗбүри мотивлар һәм төрле борчулар ала.
– Психологлар абьюз корбаннарына ярдәм итү өчен нинди техникаларны куллана?
– Аны хөрмәт итмәгән, партнерына бәйле булган мөнәсәбәтләрдән чыккан кеше, ниндидер мәгънәдә, үз-үзенә карата хөрмәтен, үз бәясен югалтырга мөмкин. Бу аспектлар психотерапиянең максаты булачак. Шулай ук озак вакытлы терапевтик мөнәсәбәтләр ышанычлы бәйлелек барлыкка килүгә ярдәм итә, чөнки терапевт-психолог мондый мөнәсәбәтләрдә куркынычсыз мөнәсәбәтләрне гарантияләүче тотрыклы әһәмиятле фигура булып тора. Озак вакыт дәвам иткән терапевтик элемтәдә гармониялерәк мөнәсәбәтләр төзү өчен, кеше үзе һәм үзенең үзенчәлекләре белән таныша.
– Мөнәсәбәтләрдә абьюзны ничек булдырмаска?
– Парда бер-береңә карата хөрмәт булган мөнәсәбәтне арттыру стратегиясен кулланырга мөмкин. Бу процесс өчен җаваплылык ике якка да йөкләнәчәк. Алар бер-берсенә каршы түгел, ә проблемага каршы берләшә алалар. Әгәр дә партнерларның берсе дә якын, ышанычлы мөнәсәбәтләргә сәләтле булмаса, бу стратегия эшләмәскә дә мөмкин. Мөнәсәбәтләрне тикшерүнең һәр этабында яхшы белгеч – психолог ярдәм итә ала.
– Абьюз корбаннары өчен нинди саклану механизмнары бар?
– Махсус ярдәм үзәкләре, кайнар психологик ярдәм линияләре бар.