news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психолог: «Уяну белән үк телефонны тикшерү — бер сәгать йокы югалтудан да начаррак»

news_top

Уяну белән үк телефонга үрелү кешенең үзен ничек хис итүенә һәм эш нәтиҗәлелегенә бер сәгать йокы җитмәүдән дә ныграк тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта психолог Роман Сухинин сөйләгән, дип яза «Челнинские известия».

Белгеч сүзләренчә, уянганнан соң беренче минутларны организмны һәм аңны тыныч кына уянырга көйләүгә багышлау мөһим. Әмма иртән социаль челтәрләрне һәм яңалыкларны карау кешене шунда ук чит кешеләрнең мәшәкатьләре, мәгълүмат һәм хис-кичерешләр агымына кертә.

«Уяну белән үк телефонны тикшерү — бер сәгать йокы югалтудан да начаррак», — дигән белгеч.

Психолог гаджетлар урынына көннең беренче минутларын гади күнегүләргә — сулыш алу күнегүләренә, игътибарны туплауга яки медитациягә багышларга киңәш итә.

«Кеше иртән тасманы карап утырганда, үзенә көйләнә алмый — ягъни үз тормышын ул үзе түгел, ә телефон тудырган шартлар идарә итә башлый», — дип йомгаклаган Сухинин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар