Даими рәвештә бирелә торган аз гына акча балаларда финанс грамоталылыгы күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә, әмма аны башлангыч мәктәп яшеннән иртәрәк бирә башларга ярамый. Бу хакта «Татар-информ»га балалар психологы Дарья Дугенцова сөйләде.
Аның сүзләренчә, балалар психологиясе өлкәсендәге тикшеренүләр күрсәткәнчә, аз һәм даими бирелә торган суммалар балаларга чыгымнарын планлаштырырга, нидер сатып алу белән акча җыю арасында сайларга, шулай ук әйберләрнең кыйммәтен аңларга ярдәм итә.
«Әгәр без моны кайсы яшьтән башларга кирәклеге турында сөйләсәк, ул бала мәктәпкәчә яшьтән чыгып, башлангыч мәктәп яшенә кергән вакыт була. 6–7 яшькә кадәр балалар саннарны начар аңлый, кушу һәм алу аларга авыр бирелә», – дип аңлатты психолог.
Ул ассызыклаганча, акча даими рәвештә һәм зур булмаган күләмдә бирелергә тиеш. Шул ук вакытта ата-аналарга бала белән аның чыгымнары турында сөйләшү, акчаны дөрес бүлүдә ярдәм итү мөһим.
Дугенцова аерым рәвештә балаларга өй эшләре башкарган өчен яки яхшы билгеләр алган өчен акча түләргә ярыймы дигән сорауга да тукталды. Аның сүзләренчә, бу – иң начар стратегия.
«Әгәр без өйдәге бурычлар өчен акча түли башласак, балада ул ниндидер эшне бары тик акча өчен генә башкара дигән караш барлыкка килергә мөмкин. Билгеләр өчен даими түләү укуга булган эчке мотивацияне киметә. Бала кызыксыну өчен түгел, ә акча өчен укый башлый һәм акчаны гаилә тормышында катнашкан өчен һәм мәктәптәге уңышлары өчен бүләк итеп кабул итә», – дип кисәтте психолог.
Аның киңәше буенча, балаларны зуррак уңышлары өчен, мәсәлән уку елы тәмамлангач, кечкенә бүләкләр яки бергәләп ял итү белән кызыксындырырга мөмкин. Әмма укуның төп мәгънәсе үсеш һәм шәхси уңыш белән бәйле булып калырга тиеш.