news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психолог Илүзә Әминова: «Хатын-кызның милке яки акча китерә алырлык һөнәре булырга тиеш»

Бүген җәмгыятьтә хатын-кызлар ир-ат белән гаилә корганчы, аның акчасын саный, үзенә икенче «әти», җайлырак ир җилкәсе эзли. Гаиләдә ир-ат хатын-кызга «хезмәт хакы» түләү дә бар. Ирләр моны «меркантильлек» дияр, ә психология күзлегеннән бу - куркынычсызлыкка омтылу. Моның хакта тулырак психолог, беренче татарча коуч Илүзә Әминова белән сөйләштек.

news_top
Психолог Илүзә Әминова: «Хатын-кызның милке яки акча китерә алырлык һөнәре булырга тиеш»
Фотоларны Илүзә Әминова тәкъдим итте

Илүзә ханым, психология күзлегеннән караганда, ир-ат хатын-кызны тулысынча тәэмин итәргә тиешме?

Психология күзлегеннән «тиеш» дигән катгый кагыйдә юк. Бу парның үзара килешүенә бәйле. Традицион (патриархаль) модельдә бу – норма, ә партнерлык (эгалитар) моделендә (мөнәсәбәтләр нигезендә тигез хокуклылык ята – иск. ИТ) финанслар тигез бүленә. Бу парларның эчке кыйммәтләреннән чыгып билгеләнә.

Ир җилкәсендә утыру дөресме?

Әгәр бу хатын-кызның аңлы сайлавы булса, һәм ир моңа шат икән – бу дөрес. Әгәр бу пассивлыктан, куркудан яисә манипуляциядән туса, мөнәсәбәтләрдә кризис башланачак.

Ни өчен хатын-кызлар тулы тәэминат турында хыяллана? Бу җаваплылыктан качумы?

Еш кына нәкъ шулай. Финанс бәйсезлек зур җаваплылык таләп итә. Ир артына «качу» – балачакка кайту һәм җаваплылыкны «өлкән ир-атка» йөкләү теләге булырга мөмкин.

Финанс бәйсезлек сорау – меркантильлекнең бер билгесе түгелме?

Күп очракта бу меркантильлек түгел, ә куркынычсызлыкка омтылу. Хатын-кыз өчен иренең акчасы – ир-атның көче, тотрыклылыгы һәм киләчәкне кайгыртучанлыгы билгесе.

«Эшләмәү үзбәяне төшерергә мөмкин»

Эшләмәү хатын-кыз шәхесенә һәм үзбәясенә тәэсир итәме? Ул «рәхәткә чыдый алмый» башламасмы?

Кеше үсештән туктаса, деградация башлана. Әгәр эшләмәүче хатын-кызның максатлары, хоббие булмаса, ул энергияне кая куярга белмичә, иренә «бәйләнә», көйсезләнә башлый.

Үзбәягә тәэсиргә килгәндә, эшләмәү үзбәяне төшерергә мөмкин. Кеше үзенең җәмгыятькә кирәкле булуын, үз акчасын үзе таба алуын тоймаса, ул аякта басып тора алуына ышанмый башлый.

Димәк, хатын-кыз да акча эшләргә тиеш?

Финанслар ягыннан караганда – тиеш түгел. Тик психологик сәламәтлек, шәхси үсеш һәм социальләшү өчен үз эше яки шөгыле булу бик мөһим.

Кайсы очракларда хатын-кыз финанс бәйлелектә дә комфорт тоя ала?

Хатын-кыз тулысынча иренә бәйле булып та, үзен яхшы хис итә ала. Беренчедән, әгәр ир-ат акчаны контроль һәм хакимлек коралы буларак кулланмаса. Икенчедән, хатын-кызга гаилә бюджетыннан үз ихтыяҗларына аерым, хисап тотылмый торган өлеш бүленсә. Өченчедән, аның өйдәге хезмәте һәм балалар үстерүе ир тарафыннан зур хезмәт буларак бәяләнсә.

Фото: © Илүзә Әминова тәкъдим итте

«Тәэмин итү – ир-атның үзбәясен бик нык күтәрә»

Хатын-кызны тәэмин итү ир-ат өчен авырлык китерәме яисә киресенчә, үзбәясен генә күтәрәме? Ир кеше «әти» позициясен алмыймы?

Тәэмин итү – ир-атның үзбәясен бик нык күтәрә, аңа үзен җитәкче, саклаучы итеп тоярга ярдәм итә.
Авырлыкка килгәндә, икътисади кризис вакытында бу зур стресска әйләнә. Ир «мин егылсам, бөтен гаилә һәлак була» дигән курку белән яши.

Тулысынча тәэмин итү еш кына ирне «әти», ә хатынны «кыз бала» роленә кертә. Бу исә сексуаль һәм эмоциональ суынуга китерергә мөмкин, чөнки «әтиләр белән йокламыйлар».

Ир-ат хатын-кызны тәэмин итүе өчен үзе аңардан җавапка нәрсәдер таләп итә аламы?

Мөнәсәбәтләр ул – алыш-биреш. Әгәр ул матди якны япса, аның җавап итеп хөрмәт, тынычлык, эмоциональ ярдәм көтүе табигый. Шунысын билгеләргә кирәк, бу таләпләр тоталь контрольгә һәм чикләүләргә әйләнергә тиеш түгел.

Гаиләдә ир кеше генә эшләгәч, ул «хакимлек»не ала һәм барысын да үзенә буйсындыра дигән сүз түгелме?

Бик еш ир-ат, берүзе эшләгәндә, гаиләдә диктатура урнаштыра. «Мин акча эшлим – димәк, минем кагыйдәләр буенча яшибез» дигән фикер мөнәсәбәтләрне җимерә.

Бу фикер дөрес яки дөрес түгел дип булмый. Мондый ир-атларның үзләренә йөкләмә аласылары яисә хатын-кызны чын партнер буларак күрәселәре килә.

Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Әгәр пар аерыла калса, хатын-кыз акчасыз кала дигән сүз бит.

Бу – тулы бәйлелекнең иң зур куркынычы. Күп хатын-кызлар нәкъ менә акчасыз калудан куркып, бәхетсез, хәтта абьюзив мөнәсәбәтләрдән чыга алмый яши.

Алайса, бу – хатын-кызга финанс мендәр кирәк дигән сүз?

Мәҗбүри рәвештә кирәк. Хатын-кызның үз исемендәге хисабы, милке яки теләсә кайсы вакытта акча китерә алырлык һөнәре булырга тиеш. Бу – заман таләбе.

Бәхет өчен ир-атның хатын-кызны тулысынча тәэмин итүе генә җитәме яисә хөрмәт һәм ярату барыбер беренче урында каламы?

Психологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, иренең акчасы гына булу хатын-кызны бәхетле итми. Иреннән мәхәббәт, хөрмәт тоеп яшәгән, шул ук вакытта үз урыннарын да тапкан хатын-кызлар күпкә бәхетлерәк һәм тынычрак була. Матди байлык тиз туйдыра, ә эмоциональ якынлыкны бернинди акча да алыштыра алмый.

Ни өчен гаиләдә акча мәсьәләсе еш конфликтка китерә?

Акча – ул дусларча сөйләшү җитмәвен, ышанычсызлыкны, хакимлек өчен көрәшне һәм кыйммәтләрнең туры килмәвен күрсәтүче индикатор. Конфликт акча аркасында түгел, ә аның аша кешеләр үзләренең куркуларын һәм үпкәләрен белдергәнгә килеп чыга.

«Ир – табучы, хатын – өйдә утыручы» моделе бүген актуальме?

Ул әле дә яши, ләкин үзенең популярлыгын югалта бара. Бүген заман сыгылмалылыкны һәм ике партнерның да җәмгыятьтә катнашуын таләп итә.

«Хатынныкы – үзенә, ирнеке – уртак» дигән фикер дөресме?

Бу – традицион дини яки мәдәни кагыйдәләрдән килгән караш. Әгәр ир моңа риза булса, бу эшли. Ләкин бүгенге көндә мондый караш ир-атларда гаделсезлек хисе уятырга мөмкин.

Аерым бюджетның плюслары бармы?

Аерым бюджет финанс яктан ирек бирә: һәр сатып алу өчен хисап тотасы юк, бүләкләр ясау рәхәтрәк. Минус – гаиләдә бердәмлек хисе кимергә мөмкин.

Хатын-кыз акчаны күбрәк эшләсә, ир-атның үзбәясе төшәме?

Әгәр ир-атның үзбәясе тик акчадан гына төзелгән булса – әйе, бу аны депрессиягә һәм агрессиягә китерергә мөмкин. Тик психологик яктан җитлеккән ир моңа тыныч карый һәм хатыны өчен шатлана гына.

Финанс мөнәсәбәтләрдә нинди «ред флаг» уйландырырга тиеш?

Теләсә нинди кечкенә чыгым өчен хисап таләп итү (финанс абьюз), парның берсе акчаны яшереп тоту, акча ярдәмендә җәзалау яки манипуляция ясау («буйсынмасаң – акча бирмим»), ирнең яки хатынның бөтен акчаны комарлы (азарт) уеннарга, кирәксез әйберләргә туздыруы.

Гаиләдә финанслар буенча конфликтлар тумасын өчен, моның турында алдан ук сөйләшү кирәкме?

Әйе, бу бик мөһим һәм мәҗбүри! Никахка кадәр парлар түбәндәге сорауларны ачыкларга тиеш:

  • гаилә бюджеты ничек алып барылачак (уртакмы, аерыммы);
  • хатын-кыз декретка киткәч, финанс хәл ничек үзгәрәчәк;
  • зур сатып алуларны кем билгели.

Мөнәсәбәтләр төзелгәнче үк бу турыда ачыктан-ачык сөйләшү аерылышуларның һәм үпкәләрнең яртысыннан күбрәген булдырмый калырга ярдәм итәчәк

Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар