news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психолог Илүзә Әминова: «Татар хатын-кызлары арасында абьюзерлар әзрәк, ләкин юк түгел»

Җәмгыятьтә «ирем – абьюзер», «ул мине гел контрольдә тота, көнли» ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бактың исә, хатын-кызлар арасында да абьюзерлар шактый икән. Алар да шулай ук көнли, шантаж һәм манипуляция алымнарын куллана. Моның хакта тулырак «Интертат»ка психолог, беренче татарча коуч Илүзә Әминова сөйләде.

news_top
Психолог Илүзә Әминова: «Татар хатын-кызлары арасында абьюзерлар әзрәк, ләкин юк түгел»
Фото: Илүзә Әминованың шәхси архивыннан

«Абьюзер» төшенчәсе нәрсәне аңлата?

Хәзер мөнәсәбәтләр абьюзивмы – түгелме, аларны барыбер шулай атыйлар. Әгәр берәр кеше бераз гына тавыш күтәрсә дә, аны «абьюзер» диләр. Шуңа бу терминны фәнни яктан аңлатып китәм.

Абьюзер ул – үзенең мәнфагәтьләрен кайгыртып, икенче бер кешегә манипуляция кулланып, контрольдә тоту өчен системалы рәвештә психологик, физик һәм сексуаль көчләү методлары кулланучы.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ни өчен хатын-кыз абьюзерга әйләнә?

Хатын-кызның абьюзерга әйләнү сәбәпләре бик күп, аларның берничәсен әйтеп үтәм. Беренче сәбәп – хатын-кызның әтисез үсүе, яисә «проблемалы» әтиле булуы. Мәсәлән, гаиләдә «проблемалы» әти булса, хатынының аңа тискәре мөнәсәбәте, «мин үзем дә барысын булдырам», «анардан нәрсә алыйм», «анардан бары тик бетмәс проблемалар гына» диюләре кыз балада абьюзерлык сыйфатларын булдыра.

Икенче очрак – гаиләдә әни «баш» булган очракта. Әни абьюзер булса, кыз бала аны үрнәк итеп күрә, аңа охшап үсә. Өченчедән, әгәр кечкенә чакта баланың шәхси чикләрен бозсалар, кыерсытсалар, аңа көрәшеп-ярышып үсәргә туры килгән булса, бала абьюзер сыйфатларын ала.

Дүртенчедән, абьюзер сыйфатлары таләпчән, консерватив гаиләдә артык игътибар белән үстерелгән балаларда да очрый. Алар үзләреннән таләп иткән кебек, киләчәктә тормыш иптәшләренә дә таләпчан булалар. Мәсәлән, кыз егет белән аралашкан вакытта, егет аңа абьюзив мөнәсәбәт күрсәткән, һәм кыз шул «таган»да (эмоциональ качельләрдә) «атынган» икән, ул үзе дә шундый ук була. Бишенчедән, бала әти-әнисенең абьюзив мөнәсәбәтләрен күрә, кем абьюзер – шуны җиңүче, дип уйлый һәм бу гаилә әгъзасының үз-үзен тотышын кабатлый.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Хатын-кыз ягыннан абьюзның нинди билгеләре бар?

Беренче билге: «Синнән бер файда да юк», «кулларың дөрес җирдән түгел», «синең белән беркая барып булмый», «син – мескен ир-ат» ише сүзләр белән кимсетү. Шулай ук, тагын бер билге – ир-атны гаепләү хисенә батыру аша манипуляция дә булырга мөмкин. «Миннән башка яши алмыйсың», «син булмасаң – мин әллә кем була идем», «мин сиңа күпме гомеремне әрәм иттем» һ.б. фразалар моңа ачык мисал булып тора.

Өченче билге: «Син җебегән», «әйдә, җыен инде бараз», «син шуны да эшли белмисең», «син шуны уңыш дип әйтәсеңмени инде?» кебек сүзләр белән ир-атның кыйммәтен төшерү. Дүртенче билге: «Син миннән башка берни эшли алмыйсың», «мин китсәм – эчеп үләсең», «син миннән башка кемгә кирәк?» дип шантажлау һәм үзеңнең мөһимлегеңне әйтү.

Шантаж үпкә хисләре белән булырга мөмкин. Мәсәлән, интим белән манипуляция: «Әгәр син шулай эшлисең икән, мин бүген синең белән йокламыйм». Хатын-кыз тарафыннан физик көчләү – иренә сугу, нәрсәдер алып бәрү, тәлинкә вату да булырга мөмкин.

Шул ук вакытта, абьюзның тагын бер билгесе – «гиперопека» һәм көнләшү. Моңа ир-атка һәрвакыт язып, кайчан кайтуын сорау, контрольдә тоту керә. Чираттагы абьюз билгесе ул – «эмоциональ таган». Хатын-кызның үз-үзен тотышы үзгәрү: бер караганда, ул ирен ярата, икенче караганда – бетереп ташлый, ә өченче караганда – аның «тузаннарын» сөртеп тора.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татар хатын-кызларында «абьюз» башкача чагыламы?

Бөтен милләт кешеләрендә дә абьюзерлар бар. Татар хатын-кызларына килгәндә, без басынкырак, ир-атларга хезмәт итүче. Тәрбия, менталитет белән бәйле рәвештә, бездә башка милләттләргә караганда абьюзерлар кимрәк, ләкин алар юк түгел.

«Хатын-кызлар арасында яшерен абьюзерлар күп»

Хатын-кыз белән ир-атларның абьюзы аерыламы?

Әйе. Хатын-кызларның абьюзы эмоциональрәк, күбрәк манипуляция һәм сүз белән кимсетүгә корылган. Ир-атның абьюзы исә физик юнәлеш ала.

Хатын-кыз абьюзы ир-атны ничек үзгәртә?

Беренчедән, ул ир-атның үзбәясен төшерә, башкалар арасында үзен «мескен» булып тоярга мәҗбүр итә. Икенчедән, ул гел хатынының фикеренә бәйле була, үзе генә берни хәл итми башлый. Өченчедән, ир-атта психологик тайпылышлар – апатия, деперссия, нерв «срыв»лары барлыкка килә. Психосоматик үзгәрешләр булырга мөмкин, бу очракта йөрәк-кан системасына зыян килә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кайсы җенескә караган кешеләр арасында абьюзерлар күбрәк?

Кайсы җенестә абьюзерлар күбрәк икәнен беркем санап утыра алмый. Әле яшерен, без белә алмаган абьюзерлар да була ала. Шуңа күрә, төгәл әйтеп булмый. Шунысын әйтә алам: хатын-кызлар арасында астан гына манипуляция, шантаж белән яшәп ятучы яшерен абьюзерлар күп.

Интернет киңлекләрендә, абьюзер кешене тышкы кыяфәтеннән белеп була, диләр. Бу чыннан да шулаймы?

Абьюзерларны тышкы кыяфәттән белеп була: алар астыртын гына, кашларын җыерып карыйлар. Аларга күз салуга, негативлык тоела. Тик шул ук вакытта, кешегә ачык, елмаеп торучы кешеләр өйдә абьюзер булырга мөмкин. Төс-кыяфәттән абьюзерлык күренә, диләр, ләкин бөтенесен дә 100 процент белеп бетереп булмый.

«Абьюз» һәм «газлайтинг» төшенчәләре охшашмы?

Бу төшенчәләр берникадәр охшаш, чөнки һәркайсында икенче кешегә карата көч куллану күздә тотыла. Аермаларына килгәндә, абьюзер ул – партнерын контрольдә тотарга, аннан өстен булырга тырыша, ә газлайтинг вакытында ул парының неадекват икәнен танытырга тырыша, үзенең сүзенә ышандыра.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Үз-үзенә ышанган, уңышлы ир-атлар да хатын-кыз абьюзы корбаны була аламы?

Хатын-кыз тарафыннан абьюз корбаны үзенә ышанмаган ир-ат та, шул ук вакытта бик ышанган, уңышлы ир кеше дә була ала. Ир-ат хатын-кызга өйләнә, аны бик яратканга күрә, барлык теләкләрен чынга ашыра, кирәк әйберләрен алып бирә, аңа яхшы булсын дип тырыша. Ә бу яратуны хатын-кыз иренең йомшаклыгы итеп кабул итә, моннан файдалана башлый.

Яхшы мөнәсәбәтләр һәм абьюзив мөнәсәбәтләр арасында чикләр бик нәфис. Хатын-кыз шуны куллана һәм уңышлы ир-атны да «юкка чыгарырга» мөмкин.

«Үзгәрү өчен хатын-кыз үзенең абьюзер икәнен аңларга гына тиеш»

Абьюз мөнәсәбәтләрне «сәламәтләндереп» буламы?

Әлбәттә, була. Мин гел «кеше исән чакта бөтен нәрсәне дә эшләп була» дигән фразаны кулланам. Әгәр хатын-кыз ир-атын манипуляция белән басып яши башлавын, аңа хөрмәте бетүен сизсә, ул акылга килә, сүз йөрешен үзгәртә ала. Моңа хәтле әйткән шантаж сүзләре урынына мотивацион фразалар куллана, аның уңышларын күрә, юк кына эшләре өчен дә «рәхмәт» әйтә башлый.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Үзгәрү өчен хатын-кыз үзенең абьюзер икәнен аңларга гына тиеш. Үзең генә булдыра алмасаң, бу проблема белән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Әзер гамәл» сценарие бар, аның буенча сүзләрне, гамәлләрне алыштырып, абьюзер сыйфатларыннан арынып була.

Хатын-кызның үз-үзен тотышындагы нинди үзенчәлекләре аның абьюзер икәнен кисәтә ала?

Хатын-кызга карап, «бу, һичшиксез, абьюзердыр» дип уйлап, аның чынлыкта, гаиләсендә, мөнәсәбәтләрдә йомшак булып чыгуы мөмкин. Кешене «өч катлы» диләр: битлек, тәрбия, асыл. Кешенең асылына барып җиткәнче, битлек белән тәрбияне үтәсе бар. Безгә иң беренче кешенең битлеген үтәргә кирәк. Кешенең тышкы кыяфәтендә абьюзер билгеләре бар, дип әйтә алмыйбыз, чөнки ялгышырга мөмкинбез.

Мин психология белән 10 ел шөгыльләнәм. Шунысын әйтә алам, кешенең асылына барып җитмичә, битлек һәм тәрбия безгә әле бернәрсә бирми. Хатын-кызның үз-үзен тотышыннан гына аның абьюзермы икәнен төгәл әйтеп булмый. Ләкин кискен сөйләшүләр, гаепләү, үзен өстен тоту фразаларын куллану, сүзен бирми торган, гел хаклы булып күренү абьюзерлыкка шик тудырырга, аның билгеләре булырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Күпъеллык абьюзлы мөнәсәбәтләрдән чыккач, үзбәяңне кайтару мөмкинме?

Әйе, үзбәяңне кайтару мөмкин, әмма моның өстендә бик озак эшләргә кирәк. Беләсезме, бу – кешесеннән дә тора бит. Электән үк булмаган үзбәяң белән кешене «ачып бетереп» була, ә кайвакыт элек булган үзбәяңне кайтарып булмый. Бу – кешенең абьюзик мөнәсәбәтләрдә никадәр җәберләнүеннән һәм аның холкыннан тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар