news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психолог гаиләдәге тәнкыйть турында: «Тормыш иптәшегез сезнең кул астында эшләүче түгел»

Гаилә тормышы – иксез-чиксез бәхет кенә түгел, бу әле – 2 кешенең гомер буе куйган зур хезмәте дә.

news_top
Психолог гаиләдәге тәнкыйть турында: «Тормыш иптәшегез сезнең кул астында эшләүче түгел»
Фото: «Татар-информ»

Туй көнебездә иремнең әбисе биргән киңәшләрен хәтерлим. Беренчесе – беркайчан да бер-берең турында әти-әниеңә дә, дусларыңа да зарланма. Икенчесе – башкалар турында түгел, ә үзең турында сөйлә. Бер-береңне гаепләмәгез. Әгәр парның берсе, мәсәлән, әкрен икән, «син әкрен» дип зарланмаска, ә моңа «мин синең моны бераз тизрәк эшләвеңне теләр идем» дип әйтергә була.

Тәнкыйть никахны җимерә аламы? Гаилә тормышында бер-береңне тәнкыйтьләүдән ничек туктарга? Әлеге сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсе медицина психологы, гаилә психологы Ольга Антонова җавап бирә.

Ольга Алексеевна, гаилә тормышында ни өчен бер-береңне тәнкыйтьләргә ярамый?

– Әгәр бу сорауга юмор белән һәм бик кыска итеп җавап бирсәк, болай әйтергә була: «Чөнки сез җитәкче түгел, ә тормыш иптәшегез сезнең кул астында эшләүче түгел». Һичшиксез, «тәнкыйть» төшенчәсендә тискәре дә, уңай да аспект бар. Эшлекле яки профессиональ мөнәсәбәтләр турында сүз барганда, конструктив тәнкыйть хаталарны төзәтү һәм нәтиҗәлелекне арттыру өчен кирәк. Әмма ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр – ул башка. Әгәр бераз тирәнрәк карасаң, тәнкыйть артында еш кына үз партнерыңа ачу, аны үзгәртү теләге яшеренгәнен күрергә мөмкин. Ләкин бу мөмкин хәлме соң? Башка кешене үзгәртү мөмкинме? Якын кеше булса да, ул сезгә бөтенләй охшамаган булырга мөмкин, ул – холкы инде формалашкан олы кеше.

Гаилә парлары сезгә шундый проблема белән мөрәҗәгать итәме? Бу парның үзе өчен әһәмиятле фактормы?

–- Миңа килгән бер парны искә төшереп үтим. Мөнәсәбәтләре ахыр чиккә килеп җиткән иде. Укымышлы, интеллигент һәм бик актив ир: «Мин бит хатыныма яхшы итеп аңлатам: «Иртән иртәрәк торырга, эшне тизрәк башкарырга, иң мөһим эшләрне башта эшләргә, гомумән, кызурак булырга кирәк», – дим. Без бит гел соңга калабыз, мин үземне тыептора алмыйм, ачуны балага да чыгаргалыйм. Көн нервланып башлана һәм начар кәефтә дәвам итә», – ди ул. Аннары әлеге ир: «Менә әти-әниемнең гаиләсендә әни иртәнге 6да тора иде, ә иртәнге 7дә өстәлдә коймак тора иде», – дип өстәп куя. Ә ирнең хатыны башын иеп кенә утыра, дәшми, депрессиядә дияргә була.

Тагын бер вакыйганы искә төшерим: «Миңа күп эшләргә, балалар белән шөгыльләнергә туры килә, өлкән яшьтәге әти-әниләр дә авырый. Мин бик арыдым», – дип зарлана хатын. Һәм иренә: «Әгәр син күбрәк акча эшләсәң...» – дип өстәп куя.

Шундый киң таралган хәлләр. Беренче очракта ир-ат хатынының әкрен темпераментына түзә алмый, аның гомумән тормыш ритмы башка. Ә икенчесендә хатын-кыз чыннан да арыган, чөнки ул активрак һәм энергиялерәк, күпчелек бурычларны үз өстенә алган һәм, йомшак итеп әйткәндә, гаделсезлек тоя. Бу пар арасында даими рәвештә низаглар һәм җәнҗаллар чыга.

Ә гомумән бер-береңне үзгәртергә тырышырга кирәкме? Темпераментны үзгәртеп буламы?

– Организмның биологик нигезләрен тамырдан үзгәртеп булмый. «Әйдә, үзгәр» дигән мәгънә йөрткән барлык сүзләр, хәтта әдәпле итеп әйтелсә дә, ярдәм итмәячәк. Чөнки боларның барысы да табигать тарафыннан бирелгән, генетика яки безнең биография белән бәйле.

Вакыт узу белән дә берсе икенчесен тәнкыйтьләүдән туктамаган гаиләләрдә ниләр була?

– Беренче очракта, берсе сизгеррәк һәм йомшаграк булганда, партнерлар бер-берсеннән ерагая башлаячак. Өстәвенә, берсе газап чигәчәк, хәтта депрессия яки соматизациягә кадәр (физик симптомнар рәвешендә эмоциональ авырту яки тискәре эмоцияләр чагылышы) барып җитәчәк. Икенче очракта бу – якынлыкны югалту, даими стресс һәм икесенең дә хәлсезләнүе. Мондый гаиләләрдә балалар я вакуумда, я вулкандагы кебек яшиләр, терәк һәм тотрыклылык тоймыйлар.

Гаиләне шундый хәлгә җиткермәс өчен нишләргә? Гаилә корганда идеаль булып күренгән яраткан кешеңне тәнкыйтьләүдән ничек туктарга?

– Мин «тәнкыйть артында еш кына дөньяны үзгәртү теләге тора, ә дөньяны үзгәртү теләге артында бу дөньяда үз урыныңны алырга әзер булмау яшеренгән» дигән фраза өстендә уйланырга тәкъдим итәр идем. Әгәр гади итеп әйтсәк, мин, психологлар әйтмешли, үз ярсуың һәм ачуың өстендә эшләргә тәкъдим итәм. Аларны аңларга һәм тоярга. Үзегез белән ниләр булуын аңларга тырышырга. Чөнки ачу – ул безнең ихтыяҗлар канәгатьләндерелмәгәндә барлыкка килә торган хис. Ә кайчакта без бик гади генә нәрсәләр телибез: ял итү, игътибар, наз, мактау, мәсәлән, безне күрсеннәр, соклансыннар, горурлансыннар, дип телибез. Һәм икенче адым– кыюлык җыеп, тормыш иптәшеңнән бу хакта сорарга. Яки, хәзер без бергә, һәркемнең мөмкинлекләрен һәм чикләүләрен исәпкә алып, үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм гаиләбезне ныгытуга таба барачакбыз, дип килешергә.

Чыганак: «Казанские ведомости»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар