Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Психолог Эльмира Сөләйманова турында: «Моңлылар – икенче дөнья кешеләре инде алар»

news_top_970_100
Психолог Эльмира Сөләйманова турында: «Моңлылар – икенче дөнья кешеләре инде алар»

Психолог Рузилә Казанцева-Әхмәтшина Эльмира Сөләйманова турында фикерләре белән уртаклаша.

«Моңлы җырларын калдырып, матур җырчы ханым китеп барды...

Моңлылар – икенче дөнья кешеләре инде алар, кеше аларны ачык күңелле итеп кенә күрә. Аларның гел ярдәм итүен күреп, татып яши. Мин бу язмамны психолог буларак язам, бер кешене дә гаепләргә җыенмыйм. Ләкин, шул ук вакытта, тирә-юньдәгеләребезгә игътибарлырак булырга эндәшәсе килә. Сез андый кешедән:

«Сиңа мин ничек ярдәм итә алам?» – дип сораганыгыз бармы?

«Борчылуың йөзеңә чыккан, энергияң аз», – дип, психолог координаталарын биреп караганыгыз бармы?

Сәхнә кешесе, кеше белән эшләүче кешеләр – энергия таратучы инде алар. Кемдер ала да, бирә дә белә. Кемдер тарата гына...

Киткән кешене «әҗәле җиткән» ди безнең халык. Ә үзенә борылып, үзен сайлап исән кала алганны «әҗәле җитмәгән», ди. Менә шул ара… үзеңә кул селтәмичә, кешене генә кайгыртып-коткарып яшәмичә, үзеңне сайлауга борылу арасы – җир белән күк арасы шул, дуслар...Фәрештәләр җирдә озак яши алмый шул...

Артист халкы – сәхнә кешесе, эшләре күп... Ләкин, шул ук вакытта, сәхнә дуслары үзләре килсә, соңгы юлга озатуга өлеш кертсә, саваплырак булмас идеме икән?

Киткәннәр китә… Янәшәбездәгеләргә игътибарлырак булыйк, халкым...» – дигән ул.

«Бик тә дөрес сүзләр, телевизордан күрсәтмәделәр искә алып, бик көткән идек. Бик аяныч, яраткан җырчыбыз иде, андыйлар сирәк», – дип язганнар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100