news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психолог баласызлык турында: «Дусты бала табуын, күрше балага узуын күреп, агрессия җыя»

Кыз бала ничек итеп балачагында ук үз аңына «бала тапмаска» дигән команда бирә ала? Никахлашмыйча яшәү балага уза алмауга йогынты ясый аламы? Экспертлар фикеренчә, хатын-кыз үзенең уйлары белән репродуктив функциясен сүндерергә сәләтле. Бу ничек була һәм булган очракта нишләргә? Әлеге сорауларга психолог һәм медицина фәннәре докторы җавап бирә.

news_top
Психолог баласызлык турында: «Дусты бала табуын, күрше балага узуын күреп, агрессия җыя»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Җир шарындагы һәр алтынчы кеше баласызлык проблемасы белән очраша»

Дөнья статистикасы мәгълүматларына күз салсак, 17,5 процент ир-ат һәм хатын-кыз, яки планетаның һәр алтынчы кешесе, баласызлык проблемасы белән очраша. Заманча фән бу проблеманы хәл итүнең күп төрле ысулларын уйлап тапкан. Медицина практикасында ЭКО, ИКСИ һәм башка бик күп методлар кулланалар, ләкин болар һәрвакытта да ярдәм итми.

Әгәр дә пар тулысынча сәламәт икән, экспертлар тәҗрибәсеннән чыгып әйткәнчә, проблема «башта» яшеренергә мөмкин.

Психолог, Перинаталь белгечләр ассоциациясе һәм Россия психологлар һәм психотерапевтлар берлеге әгъзасы Алия Сәлахова үз методикалары һәм балага уза алмауның психосоматик сәбәпләре турында күп китаплар язган. Ләкин аның күп санлы казанышлары арасында иң мөһиме – ана булу. Алия үзе – 5 бала анасы!

«Баласызлык мәсьәләләре белән мин сәламәт бала табу темасын өйрәнергә керешкәч шөгыльләнә башладым. 18 ел элек беренче баламны табу җиңел булмады, сәламәтлегем, психикам какшады, ирем белән аерылыштым. 6 елдан соң инде икенче никахта бала табарга әзерләнә башлагач, бу катлаулы процессны ничек җиңеләйтергә икән, дип кызыксына башладым», – дип сөйли Алия.

Ул бала табу турында мәгълүматлар өйрәнә башлый, үз блогын алып бара, еш кына авырлы хатын-кызлар аннан киңәшләр сорый башлый. Ул вакытта Алия маркетинг белән шөгыльләнә, югары уку йортында укыта, ләкин, башкаларга ярдәм итү өчен, дәресләреннән баш тарта. Әкренләп аңа бала табу турында гына түгел, баласызлык турында да сораулар бирә башлыйлар.

Алия Сәлахова

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Психик халәтебез тәнебезгә йогынты ясый – бу реакция төрле авырулар буларак килеп чыгарга мөмкин»

«Психика – безнең аерылгысыз өлешебез, ул безнең эчебездә. Психика белән тән бергә яши, аларны аерырга ярамый, барысы да тыгыз бәйләнештә эшли. Психик халәтебезнең тәнебездә чагылышы төрле авырулар формасында булырга мөмкин. Һәм һәркемдә гомере буена билгеле бер психик реакцияләр багажы җыела», – дип сөйли психолог.

Психолог сүзләренчә, психик халәт аркасында балага уза алмау проблемасы барлыкка килергә мөмкин. Организмның йөклелеккә юл куймавының төрле сәбәпләре бар: бала табудан курку, ата-аналар белән мөнәсәбәтләр, үз-үзеңә ышанмау һәм башкалар.

«Бер ел элек минем янга бер хатын килде, табиблар аңа «ирләр факторы буенча баласызлык» диагнозын куйганнар. Ул 4 ел дәвамында 6 тапкыр ЭКО ясаткан. Психолог белән бер сеанстан соң, аның барысы да килеп чыкты. Беренче никахтан аның 2 баласы бар, ләкин ул никахта аның тормышы бик авыр булган: ире эчкән, аны кыйнаган, акча эшләмәгән. Әлеге стресс сакланып калган һәм балага узарга юл куймаган. Аннары ул, икенче тапкыр кияүгә чыккач, 8 ел буена балага уза алмаган», – дип сөйли Алия Сәлахова.

Фото: © «Татар-информ»

«Ир белән яшим» дигән иллюзия»

Психолог сүзләренчә, үзеңә туры килмәгән ир белән яшәгәндә дә проблемалар туарга мөмкин.

«Дөрес, минем практикада мондый хәлләр еш очрамады. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: хатын-кыз үз-үзен аңларга тырышканда, аның партнеры белән дә мөнәсәбәтләре җайга салына. Бәлки, сез ирегездән куркасыздыр, аңа ышанмыйсыздыр. Аңа ышана башлау өчен нәрсә эшләргә кирәк? Мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртырга? Бу сорауларны үзегезгә биреп карагыз һәм аларга гадел җавап бирергә өйрәнегез», – ди психолог.

Рәсми язылышмыйча яшәү дә репродуктив функцияне блоклый торган процессларны башлап җибәрергә мөмкин.

Кияүгә чыкмаган кайбер хатын-кызлар бала таба алмау проблемасы белән килә. Алар бергә яши торган ир-атны «ирем» дип атый. Аларны «гражданский» ир дип атыйлар, «мин кияүдә» дигән иллюзия белән яшиләр. Әгәр ир-ат ЗАГСка барырга һәм үз хатыны өчен җаваплылык алырга әзер түгел икән, бала туса, нәрсә булыр? Аның хатынын ташламаячагына гарантия бармы? Аерылышканда милекне бүләргә, алиментка бирергә мөмкин. Ә өйләнешмичә генә бергә яшәгәндә, хатын-кыз бала белән ялгызы һәм бернәрсәсез калачак. Бервакыт минем янга 40 яшьлек хатын килде, ире әнисе белән яшәгән һәм аның янына ул балага узгач кына күчеп киләчәген әйткән. Ул йөкле калу өчен ЭКО, төрле процедуралар ясаткан. Боларга ризалашыр өчен үзеңне бик нык яратмаска кирәк. Миңа калса, бу – хәтта ниндидер клиник очрак, – дип мисал китерә Алия Сәлахова.

Фото: © «Татар-информ»

«Дус кызы бала табуын, күрше хатыны балага узуын күреп, үзендә агрессия җыя башлый»

Балага уза алмаган хатын-кызлар ни өчен йөкле кала алмаулары турында уйлана башлый, тирә-юньдәге хатыннарга карый. Ни өчен имин булмаган гаиләләрдә бала өстенә бала туа, дип уйлана.

«Мин бу проблеманы өйрәнү белән шөгыльләнмәдем. Әмма, җавап буларак, икенче бер сорау туа: «Ә нигә сез башкаларга карыйсыз, үзегезне кем беләндер чагыштырасыз?» Хатын-кызга үз тормышы белән яшәү кызык түгел, дигән хис туа, ул, үз тормышын җайга салу һәм үз тормышы белән яши башлау урынына, башкаларга карый. «Яшәү» халәте бар һәм аның капма-каршысы – «яшәү турында уйлау» халәте бар», – ди ул.

Балага уза алмыйм, дип тискәре уйларга бирелергә һәм үз тормышыңны бозарга кирәкми, ди психолог.

«Кайбер хатын-кызлар, дус кызларының икенче бала табуын, күршеләренең җиңел генә балага узуын күреп, үзләрендә агрессия туплый башлыйлар. Моңа икенче яктан карагыз, шатланыгыз – аларның барып чыккан икән, димәк, сез дә тиздән декретка китәчәксез», – ди психолог.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ачудан – баш, ә үз-үзеңә ышанмаудан бөерләр авырта дигән сүзләргә ышанмыйм»

Кайбер психосоматологлар, таблицага төрле авыру төрләрен язып, аларның сәбәпләрен билгелиләр.

«Мин алай эшләмим, авыруның һәм авыртуның сәбәбен индивидуаль дип саныйм. Ачудан, мәсәлән, баш, ә үз-үзеңә ышанмаудан – бөер авырта, дигән фикерләр белән килешмим. Болар барысы да – индивидуаль. Балага уза алмау сәбәбе дә һәркемдә төрлечә», – ди Алия Сәлахова.

Алия фикеренчә, бала таба алмау – нинди дә булса репродуктив органнарның булмавы. Әгәр дә алар бар, ләкин эшләмиләр икән, сәбәп, аның фикеренчә, психосоматикада.

«Табиблар «баласызлык» диагнозын үз протоколларына нигезләнеп куя, ләкин барысы да индивидуаль икәнен аңларга кирәк. Кайвакыт табиблар да, проблеманың «башта» икәнен аңлап, пациентларын психологларга җибәрә», – дип сөйли Алия Сәлахова.

Проблеманы хәл итү өчен, психолог үз-үзеңне игътибар белән күзәтергә киңәш итә.

«Без һәр процессны яшәргә һәм аны аңларга тиеш: «Менә мин сулыйм, сөйләшәм». Билгеле бер сүзләр, фикерләр яки ниндидер авыруларның кайдан килүен аңларга кирәк. Шундый элементар әйберләрдән башларга кирәк. Чөнки еш кына бүгенге заман кешесе автомат режимда яши. Менә бу автоматик процесслар, агрессия, курку һәм башкалар рәвешендә, тәнебезгә ябыша. Мәсәлән, әтисе бик еш эчеп кайткан, имин булмаган гаилә тәҗрибәсен алыйк. Кечкенә кызның әлеге күренешкә карата реакциясе тәнендә кала. Моның аркасында балага уза алмау, авырулар һәм башкалар килеп чыга», – дип аңлата психолог.

Психолог әйткән тагын бер мөһим моментны аңлатып узарга кирәк. Теләгенә ирешә алмаган хатын-кыз үзен корбан итеп хис итә башлый.

«Үзегезгә нәрсә ошый, шуның белән шөгыльләнә башлагыз, корбан позициясеннән чыгыгыз. Хатын-кыз: «Әгәр мин булдыра алсам, шатланачакмын, әгәр булдыра алмасам – үземне ким хис итәчәкмен», – дип уйлый. Үзегезгә рәхәтлек китерә торган эш табыгыз, күптән шөгыльләнергә теләгән спорт белән шөгыльләнегез. Үзегезгә нәрсә ошаганын аңлагыз», – ди Алия.

Фото: © «Татар-информ»

«Бала табудан шулкадәр курыккан, кияүгә чыгуга артрит белән авырый башлаган»

«Минем бала табудан бик курыккан клиентым бар иде. Кияүгә чыккач, аңарда балага узарга ярамый торган ревматоидлы артрит авыруы барлыкка килә. 9 ел буена ул әлеге авыруны дәвалый. Башындагы уйларын рәткә китермичә, терелә алмады. Бу – дәвалап булмый торган аутоиммун авыру санала. Ул куркуын җиңде, үзен үзгәртте, эшен алыштырды һәм бала тапты», – дип сөйли Алия.

Әгәр дә балачакта әниләре балаларын үз көче белән генә тәрбияләгән яисә әтиләре әниләреннән йомшаграк булган һәм әниләренә тормыш йөген тартып барырга туры килгән икән, бу да кызының бала таба алмау сәбәбе булырга мөмкин.

«Мондый очракларда хатын-кыз тәнендә «бала табу куркыныч булырга мөмкин» дигән курку барлыкка килә. Мондый халәттә организмда теләсә нинди үзгәрешләр булырга, хәтта, йөклелеккә юл куймас өчен, миома да үсәргә мөмкин. Беренче клиентларымның берсе 17 ел балага уза алмаган иде. Ул 18 яшеннән йөклелек планлаштырган, гомер буе төрле тарологлар, астрологлар, сихерчеләр буйлап йөргән, һәм барысы да аңа балалары булмаячагын әйткән. Аны моңа программалаштырганнар дияргә була. Тәненнән эмоциональ чикләүләрне чыгаргач кына ул балага уза алды. Хәзер ул инде икенче баласын көтә», – ди Алия.

Баласызлык – ул сайлау, дип саный психолог. Һәм әгәр дә хатын-кыз үз уйлары белән үзенә әни булу карарын кабул итәргә рөхсәт итмәсә, ул моңа ирешә дә алмаячак. Әгәр хатын-кыз үзе теләми һәм үз-үзенә ышанмый икән, аңа бернәрсә дә ярдәм итмәячәк. Аз гына булса да ышану кирәк.

Фото: © «Татар-информ»

Психотравмалар, нәсел сценарийлары, күңел халәте һәм Аллаһ нияте

«Психолог хатын-кызга, ул үз проблемасын аңлап, моның өчен барысын да эшләргә әзер булганда гына ярдәм итәчәк. Әгәр дә ул моңа үзе дә ышанмый икән, берни дә барып чыкмаячак», – дип сөйли психолог.

Психологик, баласызлык проблемаларын хәл итүнең 5 дәрәҗәсе бар, ди.

«Беренче дәрәҗә – ул сезнең шәхесегезгә генә бәйле. Ата-аналар, әбиләр, бабайлар тәҗрибәсенә реакцияләр һәм балачакта үзегезгә куйган тыюлар. Икенче дәрәҗә – җәмгыять. «Сезгә күптән вакыт бит инде, 35 – бу инде соң, әйдә тизрәк кияүгә чык», – дип әйтергә мөмкиннәр. Хатын-кыз шуның аркасында стресс кичерә, беренче очраган кешегә кияүгә чыга һәм башкалар», – дип аңлата Алия.

Өченче дәрәҗә – ул бала табу сценарийлары, җиденче буынга кадәр тапшырыла торган генетик хәтер, бу – фән тарафыннан исбатланган. Монда хәтта дәү әнисе ясаган абортлар да йогынты ясарга мөмкин, дип сөйли ул.

«Дүртенче дәрәҗә – күңел халәте. Хатын-кыз үз эчендә әни булу максатына чикләр куярга мөмкин. Бишенче дәрәҗә, иң тирәне – ул Аллаһ нияте. Әгәр хатын-кыз үз юлы белән бармый, планлаштырганны эшләми икән, тормышта үз миссиясен үтәми икән, моның белән эшләү барыннан да авыррак», – ди Алия Сәлахова.

Светлана Гобәйдуллина

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Үрчү рефлексы шулкадәр көчле, аны бастыру бик кыен»

Медицина университеты клиникасының баш табибы урынбасары Светлана Гобәйдуллина да «балага уза алмауның сәбәбе психологик проблемалар белән бәйле булырга мөмкин» дигән фикерне хуплый. Зур тәҗрибәгә ия табиб йөзләгән балага дөньяга килергә ярдәм иткән.

«Үрчү рефлексы шулкадәр көчле, аны бастыру бик катлаулы. Табигать безне үрчи торган итеп барлыкка китергән. Шуңа күрә, психосоматика турында сөйләсәк, ул тиз генә барлыкка килми һәм һәрвакытта да беренче сәбәп булып тормый. Мәсәлән, пар өйләнешә, бала планлаштыра башлый, ләкин аларның барып чыкмый. Баштан ук «сәбәп «башта»дип әйтергә ярамый. Алар дәвалана башлый, ниндидер мизгелдә хатын-кыз балага уза алмаганы өчен борчыла башлый. Менә монда психосоматика булырга мөмкин», – дип аңлата Светлана Гобәйдуллина.

Ир-атлар бу проблемага җиңелрәк карый, дип ышандыра табиб, чөнки табигатьтә ата булу хисе юк. Шуңа күрә алар балалары булмауга әллә ни борчылмыйлар, ди ул.

«Ә менә хатын-кызларга ана инстинкты тумыштан бирелә, шуңа күрә теләсә кайсы хатын-кыз бала табарга тели. Статистика буенча, баласызлыкта ир-ат гаепле булса, никах таркала. Хатын-кыз бала таба алырлык ир-атны эзли башлый. Әгәр дә хатын-кыз бала таба алмый икән, моның аркасында никах, кагыйдә буларак, таркалмый. Хатын-кыз бу инстинктка ия булганга күрә, аңарда комплекс барлыкка килә, ул ире моңа бик борчыла дип уйлый. Ләкин бу – чынлыкта алай түгел. Әгәр алар психолог белән аралашкан булсалар, алар барысын да аңларлар иде. Ирләр моны шактый җиңел кичерә», – ди Светлана Гобәйдуллина.

Хатын-кыз балага уза алмауда ире гаепле булса, бу очракта ир борчыла башлый, дип аңлата табиб.

«Менә шуңа күрә мин бу турыда ир-атларга бәреп әйтмәскә киңәш итәм. Алар аны балага узу факты белән түгел, ә ир-ат көче белән бәйлиләр, бу – еш кына берничек тә бәйле түгел», – дип сөйли Светлана Гобәйдуллина.

Хатын-кызларда психосоматика барлык табибларны берничә тапкыр узып та, авырга уза алмаганда барлыкка килә.

«Шул турыда гына уйлап, хатын-кыз стресс халәтенә керә, ә кеше организмындагы стресс ул кан куеруга, гиперкоагуляциягә китерә. Бу да – саклану механизмы. Мондый халәттә йөккә узып булмый, чөнки яралгы аналыкта ябыша алмый – гиперкоагулация аны юк итә», – дип аңлата акушер-гинеколог.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Дәвалануны башлаганчы, парның проблемасына яхшылап төшенергә кирәк»

Светлана Гобәйдуллина, кайбер пациентларга йөккә узу өчен бер сөйләшү дә җитә, ди.

«Кайчак карыйсың – икесендә дә проблема юк, ләкин йөклелек тә юк. Аларга бөтен уйларын шуңа юнәлтмәскә кирәклеген аңлатасың. Алар шуны аңлаганнан соң стресстан котылалар һәм йөккә калалар», – дип сөйли акушер.

Һәр хатын-кызның бала таба алмавының үз сәбәбе бар. Табиб сүзләренчә, мондый сәбәпләр ир-ат ягыннан да, хатын-кыз ягыннан да күп төрле булырга мөмкин. Ләкин шуны аңларга кирәк, балага уза алмауны ниндидер схема буенча дәвалау мөмкин түгел.

«Кайчак, әлбәттә, без сәламәтлек белән ниндидер проблемалар булуын ачыклыйбыз. Әмма, дәвалауны башлар алдыннан, бу парның проблемасына яхшылап төшенергә кирәк. Гомуми киңәшләр ярдәм итмәячәк. Мин еш кына «бернәрсә турында да уйламыйча, рәхәтләнеп яшәгез» дип киңәш бирәм. Бу да яхшы нәтиҗә бирә. Төрле чыгу юллары бар, мәсәлән, суррогат аналар һәм ахыр чиктә балалар йорты, дигәч, кешеләр бу проблемага җиңелрәк карый башлый, һәм аларның барысы да килеп чыга», – дип сөйли табиб.

Светлана Гобәйдуллина, дәвалау һәм психологик проблемалар өстендә эшләү белән беррәттән, рационга да игътибар итәргә киңәш итә. Сперматозоидларның хәрәкәтчәнлеге югалуга китерә торган татлы, алкоголь һәм башка ризыклар күләмен киметергә кирәк. Менюга күбрәк цинк һәм бакыр күп булган продуктларны кертегез, алар күкәйлекләрнең эшен активлаштыра, ди ул.

«Һәм, әлбәттә, шуны онытмаска кирәк, Аллаһ теләмәсә, без тормыш бирә алмыйбыз. Ничек телисез, шулай аңлагыз, ләкин бу – шулай», – ди ул әңгәмә азагында.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар