«Хәзер көчле ир кеше – ул акчасы булган кеше икән, хатын-кыз да шундый ирне эзли»
Айгөл Сафиуллина – практик психолог, травматерапевт, Практик психология институты укытучысы. Аңа акча белән проблемалар булучылар, партнерлык мөнәсәбәтләрен хәл итәргә, онкология авыруларын дәвалаучылар мөрәҗәгать итә.
Айгөл Индус кызын бик четерекле тема – акча турында фикер алышу өчен «Чаллы известиясе»нең «Хатын-кызлар клубы»на чакырганнар. Ни өчен бар кеше дә баемый, ни өчен танылган бизнесменнар акчага йолалар ясый һәм ирең бик саран булса, ничек яшәргә?
КЕШЕЛӘРГӘ АКЧА НИК КИРӘК?
– Кайчак кешеләрдән «Сезгә акча нигә кирәк?» дип сорагач, алар «ирекле булу өчен», «тормышта барлык уңайлыкларны булдыру өчен», «куркынычсызлык тудыру өчен» дип җавап бирәләр, – ди Айгөл Индусовна. – Кеше тормышында булган бар нәрсә аның «җәрәхәтләре» белән бәйле. Әлеге «җәрәхәт» кеше белән гомер буе «идарә итә». Әгәр кеше акча аның өчен ирек дигәнне аңлата дип әйтә икән, димәк, аңа нәрсәгәдер яисә кемгәдер бәйле булганы өчен кыйммәт түләргә туры килгән, һәм хәзер ул үз тормышының хуҗасы булырга тели.
Безнең барыбызда да эчтә төрле «шәхесләр» яши. Күз алдына китерегез, сезнең эчегездә күп төрле кешеләр яши торган ниндидер дәүләт бар. Һәм алар барысы да – сезнең «мин»нең бер өлеше. Ә һәр дәүләттә идарә итүче партия, элита бар. Казнаны кем бүлә? Ул гына. Аңа мөһим булган нәрсәләргә акча һәрвакыт бар. Һәм сездә һәрвакыт сезнең эчке элитага күпме кирәк булса, шулкадәр акча бар.
Мәсәлән, әгәр сезнең эчтә «хуҗабикә» шәхесе җитәкчелек итә икән, өй өчен, өйдәге матурлык өчен акча җиңел генә бүлеп бирелә. Әгәр «матур хатын-кыз» идарә итә икән, акчалар киемнәргә, үзеңне карауга тотыла. Башка элиталарда сәяхәт, машина, балалар, белем өстенлек итә. Үзегездән сорагыз: мин һәрвакыт нәрсәгә акча табачакмын? Шул җавап белән сезнең эчке дәүләтегезнең лидеры кем икәнен белерсез.
КЕМГӘДЕР ӨЙГӘ КАРАГАНДА МАШИНА МӨҺИМРӘК
Кайвакыт иске кечкенә фатирда яшәүче кешеләр, кредитларга баткан булсалар да, бервакытта да ялга бармасалар да, кыйммәтле машиналарда йөриләр. Аларның «эчке элитасы» нәрсә таләп итә?
Әгәр дә кеше кыйммәтле машинаны башка нәрсәләрдән өстен күрсә, димәк, аның өчен статус мөһим. Алар белән абруйлы булу җитәкчелек итә. Аның кайда яшәгәнен беркем дә күрми бит. Ә машинаны барысы да күрә. Бөтен көче белән югары дәрәҗәне күрсәтергә омтылучыларда ниндидер эчке кимсетелү бар.
Әгәр кешеләр брендлы киемнәр генә кияргә теләсә, шулай ук алар өчен статус мөһим. Әгәр шулай икән, димәк, кеше үзен бу дөньяда лаеклы, мөһим кеше итеп хис итми, аңа үзкыйммәтен брендлы кием киеп ассызыкларга тырыша. Балачакта матур әйберләре булмаган кешедә дә курку яши: «Балачакта матур киемнәре булмаган кешеләр, үскәч, акчалы булгач, киемгә бик күп акча тота. Балачактагы хисләре кире кайтыр дип курка».
Минем бер клиентым бала чакта бик ярлы яшәгән: аның ачык яшел төстәге бер пар трусигы булган. Бервакыт мәктәптә тәнәфес вакытында иске чалбары ертыла, һәм барысы да аның эчке киеменең төсен күрә. Аннан бик озак көлеп йөриләр. Хәзер ул бик шәп киенгән, һәм аның өчен моның ни өчен шулай мөһим булуы аңлашыла.
Сүз уңаеннан, гаять зур гардероблы кеше кием сатып алудан дофамин, рәхәтлек гормоны гына алмый. Мәсәлән, әгәр шопоголик киемгә (яки теләсә нинди башка предметларга) акча күп тотса, аннары аларны башкаларга тарата икән – ул окситоцин да ала, социаль бәйләнешләр өчен җавап бирә торган гормон. Аңа бүләк өчен рәхмәт әйтәләр, ул шул рәвешле үзен кирәкле, мөһим кеше дип тоя башлый.
ХАТЫН-КЫЗ МЕРКАНТИЛЬЛЕГЕ
Еш кына заманча кызларны меркантильлектә гаеплиләр. Егетләр: «Мин – гади эшче, кызлар минем кебек ярлыларга карамыйлар», – дип зарланалар.
Хәзер кыйммәтләр системасы бик нык бозылган. СССРда барысының да уртак «ата-анасы» бар иде – дәүләт. Ул фатир, белем белән тәэмин иткән, гражданнарда якланганлык хисе булган, алар бу дәүләтнең «балалары» булган. Дәүләт: «Болай эшләгез, тегеләй эшләгез, һәм барысы да яхшы булыр», – дигән. Тирә-якта «хезмәт – ул мактаулы», «эшчеләр – безнең горурлыгыбыз» дигән лозунглар яңгыраган. Һәм «яхшы булырга» дигән кыйммәт пропагандаланган.
Ә хәзер кешенең яхшы булырга тиешлеге трансляцияләнәмени? Кыйммәтләрне трансляцияләү бурычы блогерларга күчте, ә алар хезмәт күрсәтми. Алар күңел ачуларны гына күрсәтә, «лаеклылар – бай яшәүчеләр» идеясен алга сөрә. Нәтиҗә буларак, «акчам булмаса, мин лаеклы түгел» дигән фикер барлыкка килә. Ә кимсетелү кемгә ошый? Хатын-кыз да көчле ир эзли. Ә хәзер көчле ир кеше – ул акчасы булган кеше икән, хатын-кыз да нәкъ менә шундый ирне эзли. Киләчәк буын саклансын өчен, баланы аның iPhone сериясе иске дип рәнҗетмәсеннәр өчен.
Киресенчә дә була: ире саран, үзенә бар әйберне дә ала, ә хатынына берәрсә дә алырга рөхсәт итми, бернәрсәгә дә акча бирми. Хатыны иренә бөтен хезмәт хакын алып кайтып бирә, аннары үз ихтыяҗларына иреннән тиенләп акча сорый.
Ә бит хатынның үз-үзен тотышында үз файдасы бар. Ул үзен кечкенә итеп хис итә, аның өчен карар кабул итә торган хуҗасы бар, һәм, әгәр берәр нәрсә була калса, сорау да аңардан була. Аны барысы да кызгана, ләкин ул беркайчан да хаталар ясамаячак, чөнки бернәрсә өчен дә җавап бирми. Ул беркайчан да бернәрсәдә дә гаепле түгел, димәк, аңа җәза бирмәячәкләр. Бу турыда уйлагыз.
ӘТИЛӘР ҺӘМ БАЛАЛАР
Балада акчага дөрес мөнәсәбәт ничек тәрбияләргә?
Бала акчаның баланс өчен булдырылганын аңларга тиеш: ул бу дөньяга нәрсә бирә алыр, башка кешеләр белән акчага үзенең нинди осталыкларын алыштыра алыр, аңа ни өчен түләрләр? Матур булганы өчен түләячәкләр. Ләкин бу озакка түгел. Яшь булган өчен – шулай ук. Шуңа күрә кайбер кешеләр картаерга бик курка.
Баланың гаиләдә бурычлары булырга тиеш: ул үз бүлмәсен җыештырмаска мөмкин, чөнки бу – аның территориясе, ә менә гомуми урыннарны җыештырырга тиеш, бу – аның бурычлы. Һәм уку – аның бурычы. Балаларны кызгану – начар идея. Ата-аналарның бурычы – балаларны социумга әзерләү. Ә социум аларны болай гына, матур булган өчен генә яратмаячак. Кеше якыннарына хезмәт итә белергә тиеш. Әгәр аның андый күнекмәсе булмаса, соңыннан аңа гаиләдә авыр булачак. Аның теләсә нинди үтенече стресс тудырачак.
Өлкән яшьтәге әти-әниләргә финанс яктан ярдәм итәргәме, әллә, киресенчә, алардан ярдәм кабул итәргәме?
Вакытыннан алда ата-аналарны эшкә сәләтсез итәргә ярамый, аларга һәрвакыт нәрсә дә булса йөкләп торырга кирәк: кайдадыр барып кайтырга, нидер эшләргә, кем турындадыр кайгыртырга. Аларның тормышындагы барлык проблемаларны махсус алып ташларга кирәкми. Ата-аналар максималь озак мөстәкыйль булсын өчен, аларга ярдәм итәргә кирәк. Алар үзләренең кирәклеген тойсалар, озак вакыт эш белән мәшгуль булсалар, бу – аларның гомерен озайтачак.
Кыенлыклар никадәр азрак булса, шулкадәр яхшырак түгелме?
Күпләрнең тормыш мәгънәсе кыенлыкларны җиңүдән гыйбарәт. Аларга проблемаларсыз яшәү күңелсез. Ә «мин авырлыкларны җиңәм» вазгыяте геройлык хисе бирә, шуңа күрә кыенлык тудырырга һәм аны батырларча җиңәргә кирәк. Кайчак шундый клиентлар килә: финанс уңышларга ирешәләр, һәм кинәт бизнеслары җимерелә. Бар да җиңел генә барганда аларга күңелсез була башлый. Аларның башларына төрле идеяләр килә башлый: «Кая әле сәер контрактка кул куям» яки «Хәзер ниндидер проблема чыгарам да аны җиңеп чыгачакмын». Һәм кеше үзен молодец дип хис итә: барысы да аңа соклана, нинди проблемаларны җиңгәнен сөйли, хатыны мактый. Кешегә Америка таулары кирәк.
ЗУР БИЗНЕСНЫҢ ТЫЛСЫМЛЫ ЙОЛАЛАРЫ
Сүз уңаеннан, зур бизнес турында. Танылган бизнесмен тормышыннан бер факт. Ул фен-шуйга ышана. Бухгалтерия дөньяның як-ягына ориентлашканнан соң гына урнаштырыла, әйләнә-тирәдә байлык символлары, тәңкәләр, бакалар, ниндидер шундый нәрсәләр мәҗбүри. Һәм ул бик уңышлы, өстәвенә, федераль дәрәҗәдә. Җитди эшмәкәрнең кырыс практицизмы мондый әйберләр белән ничек яраша ала?
Бу – исән калу стратегиясе рудиментлары. «Бала»ның исән калу стратегиясе мондый: «Әгәр мин зур, әһәмиятле кешеләрнең берәрсен тыңласам, минем барысы да яхшы булыр». Әти-әниләре белән яхшы мөнәсәбәттәгеләр дөньяга бик тыңлаучан булып чыга, аларга кемнеңдер боерыгын үтәргә кирәк: кемдер Алланы сайлый, кемдер – ирне. Менә монда фен-шуй сайланган.
Әгәр кеше акча җыя белми икән, бу – нәрсә турында сөйли?
«Балалар» акча җыя белми. «Бала»га бик тиз нәтиҗә кирәк. Ул тиз арада ләззәт алырга тели. «Бала»га иң мөһиме – кемгәдер ошарга кирәк. Әгәр аны яратсалар, аның барысы да булачак дип уйлый. Аларга һәрвакыт зур объект, зур кешенең, компаниянең, төркемнең әгъзасы булуы кирәк. Мондый кешеләр гадәттә яшь күренә, акрын картая. Алар сөйкемле, кечкенә булырга тиеш, аларны «кулга алырга» мөмкин булсын өчен. Син кемнең дә булса артына яшеренә алсын өчен, син зур була алмыйсың кебек.
Әгәр кешегә бернәрсә дә кирәкми икән? Нәрсә бар, шуңа гына канәгать булып яшәсә?
Хәтта «праноедлар» – яшәү өчен бары тик һава гына кирәк дип ышандыручылар үзләренең энергияләрен саклый. Чөнки нәрсә дә булса алу өчен нидер эшләргә кирәк, ә алар авырлыкларны җиңәргә теләми яки белми. Әгәр алар өйдән чыксалар, проблемалар белән очрашачаклар. Аларга «миңа күп кирәкми», «кечкенәдән канәгать булырга кирәк» дип әйтү һәм моны югары рухилык белән аңлату җиңелрәк. Бу – шулай ук ниндидер югары акыл артына яшеренгән «бала»ның үз-үзен тоту стратегиясе.
Акча күбрәк булсын өчен беренче адым ясарга кирәкме?
Үзеңнең нәрсәдән курыкканыңны белергә кирәк. Әгәр дә син ниндидер үзеңә кирәкле мөһим нәрсәдән мәхрүм каласың икән, ул әйбергә акча ничек эшләргә икәнен тиз аңларсың. Кемгәдер машина сатарга кирәк – кеше шунда ук моңа акча табачак. Кемгәдер йорт сатарга кирәк. Кешеләр курку ноктасыннан качканда байлык ноктасына эләгәләр.
«Челнинские известия»дан тәрҗемә ителде