Психиатрия клиникаларында күргәннәрдән
Психиатрия клиникаларының ябык ишекләре артында бүген дә көч куллану бар. Бу физик яктан гына түгел, ә психологик яктан да булырга мөмкин. Мондый диагнозы булган кешеләргә үз сүзләренең дөреслегенә башкаларны ышандыру мөмкин түгел диярлек. «Афиша Daily» сайты шундый очракка тарыган кешеләр тарихын җыйган. «Интертат» аларны тәрҗемәдә бирә.
«Арт якка тибеп кенә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин»
С. (21 яшь, хатын-кыз):
«Мин 2016 елдан бирле төрле психиатрия клиникаларында күзәтү узам. Диагнозымны башта белмәдем. Мәскәүнең бер психиатрия клиникасында яттым, депрессиядән дәваландым. Моннан бары уңай истәлекләр генә калды.
2017 елда башка клиникага эләктем. Монда да хәлләр әллә ни зарланырлык түгел иде.
Мәскәү өлкәсендәге бер клиникада «шизотипик бозылыш» (шизотипическое расстройство, ягъни аномаль фикер йөртү) дигән диагноз куйдылар. 16 яшемдә мин яшүсмер кызлар дәвалана торган бүлеккә эләктем. Иң шаккатырганы – көндәлек режимның төрмәдәге кебек булуы. Иртән без сәгать 6-6.30 да тора идек. Иртәнге ашка кадәр безне тынчу бүлмәдә тоттылар. Бөтен кешегә урындыклар җитми, кабул ителә торган дарулар аркасында кайбер кызлар идәндә үк йоклап китәләр иде. Аннары безне укытырга дип бер хатын-кыз килә иде. Аның усаллыгы! Хәлем начар, дип зарлансаң, ул бик каты итеп әрләргә тотына иде.
Йокы сәгатеннән соң, төштән соңгы җиңел ашка безгә черек алмалар бирәләр иде. Ашап алгач, бүлмәләргә кереп утыра идек тә, берни эшләми идек. Китап укырга гына рөхсәт ителә. Кайвакытта телевизор да караталар иде. Тик берсендә табиб килеп, бер кызның гаебе бар икәнен әйтте, һәм шуннан соң безне 2 атнага шушы бердәнбер күңел ачу чарасыннан да мәхрүм иттеләр. Кич белән сәгать 20.00-21.30лар арасында йокларга ята идек.
Шәфкать туташлары минем күршемне кыйныйлар, эткәләп китәләр иде. Ул кыз бичара юньләп сөйләшә дә алмый. Ул һаман бер урында әйләнеп тора иде, шунлыктан бөтен кешенең ачуын чыгара. Бу хастаханә турында күп сөйли алмыйм, чөнки хәтерләмим. Миңа көчле дарулар бирәләр иде, барлык вакытымны да диярлек йоклап үткәрдем.
«Физик көч куллану – еш күренеш»
Соңгы дәвалану курсын мин Медное-Власово бистәсендәге клиникада уздым. Башта миңа анда бик ошады. Олылар бүлегендә идем. Безгә монда теләгән кадәр йокларга, үзең теләгәндә бүлмәдән чыгарга рөхсәт ителде. Ашаганнан соң, безгә көненә 3әр данә тәмәке тараталар. Күпләп тартырга ияләшкән кешеләр өчен бу – бик аз. Калганын без төрле эшләр эшләп алырга мәҗбүр идек. Мәсәлән, идән юган өчен.
Кошлар тавышы чыгарып чыркылдый торган хатынны гел кыйныйлар иде. Берсендә шәфкать туташының кизәнүеннән ул куркып идәнгә егылды. Тегесе шуның өчен бичараның аркасына берничә тапкыр аягы белән типте.
Физик көч кулланылуга эләгә торган пациентлар аз түгел иде. Клиниканың медицина хезмәткәрләре белән дустанә мөнәсәбәттә булган пациент шулай ук башкаларны җәберли, суга ала. Ул үзе алкоголизмнан дәвалана иде. Болар турында без, берничә кыз белән җыелып, клиниканың баш табибына язып карадык, тик ул: «Мине юк-бар белән борчымагыз», – гына диде. Хастаханәдәге кешеләргә сугу, кыйнау очраклары турында әниемә сөйләгәч, минем янга шәфкать туташы кереп: «Минем сиңа тигәнем бармы?!» – дип бик каты акырынды. Мин көчкә тынычландым. Баш шәфкать туташы боларның барысының да кирәклеген болай дип аңлатты: «Бу – үзенә күрә бер «лечебный пендаль». Пациентлар үзләрен кулда тота алмый, шуңа шундый алымнар белән эш итәргә туры килә», – диде ул.
Инвалидлыкны дәлилләр өчен, миңа елына бер хастаханәгә ятып алырга туры килә. Мондый нәрсәләр күргәннән соң, әлбәттә, миндә курку хисе барлыкка килде. Мине кыйнарлар дип уйламыйм, чөнки, күпчелек очракта, яклаучылары булмаган авыр диагнозлы пациентларга гына кул күтәрәләр иде. Кешене кыйнауны карап тору да стресс бит».
«Барысын да үземә сылтап калдырдылар»
А. (22 яшь, хатын-кыз):
«Психиатрия клиникасында үз гомеремдә өч тапкыр ятып чыктым. Беренче тапкыр 2012 елда. Ул вакытта миңа әле 12-13 яшь кенә иде. Диагнозым – параноидлы шизофрения.
Шул вакытта мине көчләделәр. Бу – штатта булмаган невролог һәм балалар психодиспансеры неврологы эше. Мин яткан хастаханәдәге медицина вәкилләре бу хакта белмәгәндер, дип уйламыйм, чөнки мине һәм аны бер бүлмәгә озата баручы шәфкать туташлары була иде.
Бер айнып киткәндә, өстемдә ялангач ир булуын гына хәтерлим… Калганын белмим, сөйләве дә авыр… «Кайчан да булса, барыбер булыр иде инде ул. Бу кеше булуы яхшырак та», – дип сөйләнә-сөйләнә, мине үземнең бүлеккә, палатага озаталар иде. Көчләүләр бер генә тапкыр кабатланмады. Минем көчле дарулар аркасында аларга каршы тора алырлыгым юк иде.
Аннары шул хәтле курыктым, хәтта якыннарыма да бу хакта сөйли алмадым. Дәшмәвемнең тагын бер сәбәбе – психологик басым. Алар фикеренчә, үзләрен начар тоткан пациентлар, бу – авыру я авыртуга зарланса, я еласа, алар безне караватка бәйләп куя һәм урамга чыгармау белән куркыталар иде.
«Сабыйларны да аямадылар»
Кечкенә балаларны еш кыйныйлар иде, бигрәк тә ятимнәрне. Даун синдромлы бер мескенне әкрен атлаганы өчен генә дә типкәләп аттылар. Безне начар ашаттылар, атнага бер генә юына идек.
Мондагы начар шартлар аркасында әти-әнием мине шунда ук алып китәселәр иде. Тик әти белән әнине «полициягә хәбәр итәбез» дип куркытып бетерделәр. Табиблар үз чиратында минем халәтемне «ата-ана белән бала арасындагы начар мөнәсәбәтләрнең шулай йогынты ясавы» дип дәлилләячәк иде. Аларга хәтта «ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәбез» дип тә янадылар. Тулы терапия курсы үткәч кенә мине өйгә җибәрделәр.
2014 елда мин икенче тапкыр хастаханәгә эләктем. Начар йоклый, төрле тавышлар ишетә башладым, узган дәвалану нәтиҗә бирмәде. Әти-әни рөхсәтеннән башка, законсыз юллар белән, мине тагын шунда алып киттеләр. Соңгы хатирәләремнән соң, мин курыктым.
Бусын бик яхшы хәтерләмим. Бик күп итеп дарулар кабул иттем. Монысында да көчләгәннәрдер дип уйлыйм, үзем анык кына хәтерләмәсәм дә, чөнки ботларымда, күкрәкләремдә еш кына күгәрек эзләре була иде. Бераздан мин үземне гинекологка күрсәтүләрен сорадым, чөнки алар биргән дарулардан сөт төште. Гинеколог мине карап тормады, югыйсә, аңа мине көчләгәннәрен расларга туры килер иде.
Көчләү турында әниемә сөйләдем. Башта бик ышанып бетмәсәләр дә, соңыннан әни полициягә гариза язарга теләвен әйтте. Тик мин каршы төштем, чөнки ул вакытта әле хастаханәдә ята идем. Табибларның тагын да катырак кылануларыннан курыктым. Аннан чыккач та, куркып, полициягә бармадым. Ул табибларның акчалары, абруйлы исемнәре бар, ә минем – диагноз. Алар бит миңа теләсә нинди диагноз куя алалар иде.
Шул ук клиникага мин тагын 2016 елда килеп эләктем. Диагнозымны алдырырга теләдем, чөнки аны инде көчләү өчен язалар иде. Әгәр дә невролог һәм психиатрда тикшеренү узып, авыру симптомнары юклыгын дәлилли алсаң, аны 18 яшькә кадәр эшләп була. Балигъ булганнан соң бу процедура катлаулана.
«Шизофрения» дигән язу аркасында, мине теләсә кайчан хастаханәгә алып китә алалар иде. Көчләп, соңыннан барысын да «саташу» дип язып чыгару мөмкинлеге бирә иде бу. Психиатрга бу хакта сөйләгәч, ул миңа «галлюцинацияләр» диде һәм диагнозны алмады. Минем бер генә дә дәлилем юк иде шул.
2018 елда мин инде балалар клиникасы коткысыннан котылган идем һәм, үземдә көчләр табып, полициягә мөрәҗәгать иттем. Шул ук вакытта социаль челтәремне бик актив алып бара башладым. Психиатрия клиникасындагы хәлләр турында язмалар чыгардым, шуннан соң минем белән 2 кыз элемтәгә керде. Алар да нәкъ шундый ук язмышка дучар булганнар. Без бергә гариза яздык. Хастаханәдә тикшерүләр үткәрделәр, әмма җинаять эше кузгатудан баш тарттылар. Психик яктан сәламәт булмавыбыз аркасында, табибларга ышандылар.
Дәүләт психиатрия клиникасы эшләрен берничек тә контрольдә тотмый. Тикшерүләр сирәк була. Бер елдан соң, ул бүлектә ятучы яшүсмерләр шартларның яхшыруын язган иделәр дә, озаккамы икән соң?»
«Психиатрия клиникаларында бөтен кеше ачулы»
П. (30 яшь, ир кеше) Чабаксар психиатрия клиникасы турында сөйли:
«Депрессиядән дәваланып, хастаханәдә 2012 елда ятып чыктым. Үз-үземә кул салу идеяләре була иде. Даруларга чиратта торганда, шәфкать туташыннан нәрсәләр кабул итүебезне белергә теләп сорау бирдем. Ә ул аңлатып тормады, мин дә, шулай булгач, аларны кабул итүдән баш тарттым. Мине егып салып бәйләделәр, даруны төеп авызыма тутырдылар да, су салдылар.
Берничә елдан соң миңа «псевдопсихопатик шизофрения» диагнозын куйдылар һәм шунда ук дәвалану узарга тәкъдим иттеләр. Безнең янда гына полиция тикшерүе астында булганнар палатасы иде. Алар психиатр нәтиҗәсен көтеп яталар. Аннан соң кемнедер төрмәгә озаталар, тиешлеләрен мәҗбүри дәвалану курсы узарга калдыралар иде.
Мин кеше үтергән бер ир-ат белән эләгешеп киттем. Ул үзен бик агрессив тотты, сугыша да иде. Медицина вәкилләре хәлләрне ачыклап та тормадылар, мине уколлар белән җәзага тарттылар. Аларның тискәре йогынтысы бик көчле иде: йоклап булмый, тик торганда гына курку хисе биләп ала, күңелгә шом керә.
Пациент сүзне тыңламаган очракта, көчле ирләр ярдәмгә килә иде: сугып егалар да бәйләп тә куялар. Кайберләре үзләрен чынлап та бик начар тотты. Тик артык усаллыкны алар хуп күрә иде.
Минемчә, физик көч куллану берничә сәбәп аркасында барлыкка килә. Беренчедән, психиатрия клиникасы хезмәткәрләренең эш хаклары бик аз. Җитмәсә, эшләре дә җиңел түгел. Икенчедән, алар чынлап та психик җитешсезлекләре булган кешеләр белән эш итә. Монда инде аларның үзләренең психикалары да гел басым астында. Авыруның нард уены тактасы белән бер шәфкать туташының башына китереп сукканын үземнең күргәнем булды. Психиатрия клиникаларындагы вазгыять шундыйрак: медицина хезмәткәрләре пациентларга ачулы, ә тегеләре, үз чиратында, табиб һәм шәфкать туташларын күралмый».
«Хастаханәдән куркам»
Т. (21 яшь, хатын-кыз):
«Саратов хастаханәсенең психиатрия бүлегендә ике тапкыр булдым. Беренче тапкыр 16 яшемдә суицид идеяләре белән эләктем. Аның шартлары коточкыч иде. Ике атна дәвамында бер тапкыр юынганым булмады. Бәдрәфнең ике кабинкасы да ябылмый иде. Санитар һәм дежур торучы шәфкать туташлары бик еш кына «салгалыйлар» да иде. Монда пациентларны яшькә карап та, диагнозларга карап та бүлү булмады. Мин үлемнән куркып, шул турыдагы уйлар белән ятканда, янәшәмдәге кыз гел минем янга килеп, кемне дә булса үтерәсе килүен әйтеп китә иде.
Сәламәтлегем белән булган кыенлыкларны чишәсе урынга, табиблар миңа көчле дарулар бирделәр, алардан хәтта аңымны югалта идем. Иртән тәмәке тартырга чыкканда (яшүсмерләргә көнгә 2 данә тәмәке бирәләр иде), мин 1-2 минутка аңымны югалтып егылганга берәү дә игътибар бирми иде.
Безнең бүлектә олы яшьтәге бер апа шәфкать туташларыннан гел, әнисенә шалтыратырга дип, телефон сорый иде. Берсендә аны артына тибеп ектылар, апа тезләренә егылды. Ашавы бозылган бер кызны, аның күңеле болгануына, укшуына да карамастан, көчләп ашаттылар. Авыруларны бәйләп кую белән куркыталар иде. Саташкан вакытында корпус коридорлары буенча йөри торган әбине караватка бәйләп куялар да, ул шул килеш тәүлекләр буе ята иде. Физик көчне табиб һәм медицина хезмәткәрләре генә түгел, пациентлар да куллана иде.
Бу хастаханәдән киткәндә шатлыгым эчемә сыймады, шуны күреп булса кирәк: «Елмайма, әле монда тагын кайтасың», – диде санитарка.
Кызганыч ки, чынлап та, 19 яшемдә мин кабат шул хастаханәгә эләктем. Монысында инде мине депрессиядән дәваладылар. Бусында миңа психологик басым белән очрашырга туры килде. Дәвалануның икенче атнасында әти-әни белән сөйләшү өчен телефон алырга рөхсәт итәләр иде, ә монысында, ул вакыт үтсә дә, телефон бирмәделәр. Психиатрдан сораганга, елмаеп: «Сине бераз җәфалыйсым килә», – диде. Усалланып китсәм, «буйный» пациентлар өчен палатага ябачакларын әйтте. Елый-елый бүлмәмә кереп киткәндә:, «Карагыз, мин аны елаттым», – дип шатланып калды.
Терапияләре һәм дарулары миңа булышмый иде. Берзаман кан басымым күтәрелде, айлыкларым белән кыенлыклар башланды. Табибка зарлануым берни дә бирмәде. Бер айдан чыктым мин аннан. Хәлем яхшырмады, һаман да үлем турында уйлый идем. Хәзер минем психиатрым юк, мин психологка йөрим. Төрле табибларга йөреп, күптөрле дарулар алып эчәрлек матди мөмкинлекләрем юк, тик шул ук вакытта хастаханәгә эләгүдән дә куркам, хәлем дә яхшырмый».
«Диагнозлы кешеләргә хокукларын яклау бик авыр»
Психиатрия клиникаларында медицина вәкилләре кирәгеннән артык кыланса нишләргә, дигән сорауга Виктор Лебедев, психиатр, фәнни журналист, «Альцрус» фонды белгечләр советы әгъзасы болай җавап бирә:
«Психиатрик ярдәм һәм гражданнарга аны күрсәтүдә хокуклары» законында «физик көч һәм изоляция» дигән төшенчә бар. Бу термин, пациентның агрессиясен җиңәр өчен, билгеле бер вакыт аралыгында стационарда булырга мөмкинлек бирүче төрле ысулларны аңлата. Санитар «буйный» пациентны бәйли, аннары укол ясый, соңыннан ул аны чишә. Үзләренең сәламәтлегенә зыян салмасыннар өчен дә әлеге чаралар кулланыла. Әгәр пациент агрессия вакытында бүлекне тар-мар итә икән, көч кулланмыйча гына аны туктатып булмый. Гадәттә, санитарлар киң тасмалы тукыма белән бәйлиләр. Закон күзлегеннән караганда, бу – көчләү түгел, ә медицина хезмәткәрләренең эш функцияләренең берсе. Бу ысулны куллану турында кичекмәстән медицина кенәгәсендә язылырга тиеш. Әгәр ул булмаса – бу гамәлләр законсыз.
Психиатрия клиникаларындагы физик көч куллану актларын тикшерү җиңел түгел. Шәфкать туташлары «пациентлар үзара сугышты» дип тә әйтә ала. Киресен исбатлау бик авыр. Камералар юк. Пандемиядә бүлеккә гомумән юл юк иде.
«Психиатрия ярдәме турында»гы законның 46нчы маддәсендә психиатрия хастаханәләре эшчәнлегендә җәмәгать контроле ничек башкарылырга тиешлеге сурәтләнә. Контроль бар, әмма ул формаль. Әлеге медицина учреждениеләрендә пациентларның яшәү шартлары турында белергә теләгән иҗтимагый оешма вәкилләре үзләренең килүләрен алдан хәбәр итәргә тиешләр. Аларга анда күргәннәр турында берни дә сөйләргә рөхсәт ителми.
Пациентларның тәннәрендәге эзләр, яралар да бу очракта «табиб сере» категориясенә керә. Закон бу өлешендә төгәл язылмаган. Кызганыч, психиатрия клиникалары ябык, ә көч куллануны алар ачык булганда гына кисәтеп булыр иде.
Әгәр авыруга карата физик көч кулланылган икән, бу башка җинаять эше кебек үк тикшерелә. Законда әйтелгән көч куллану очракларына каршы килеп булмаячак. Бу очракта медицина вәкилләренең гамәлләре законлы булмаганын исбатлап карарга була. Җинаять эше тикшерелү барышында зыян күргән кеше сөйли, күрсәтмә бирә аламы икәнен белү өчен, суд-психиатрия экспертизасы үткәрелә. Ә бу – психиатрик диагнозы булган кешегә дөреслекне табу юлындагы тагын бер киртә.
Минемчә, мондый хастаханәләрдә көч куллануны туктату өчен иҗтимагый контрольне нормага кертергә кирәк. Шул очракта анда ниләр булганын сөйли алачаклар. Вакытлыча көч куллану чараларының да тулы регламенты булырга тиеш».