news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психиатр сәламәтлек эликсиры тәкъдим итә: лимон һәм бөтнекле чәй

news_top

Әчкелтем тәмле витаминлы эчемлек һәркемгә ошар. Үзенчәлекле рецепты белән «Челнинские известия» укучылары белән Чаллы психоневрология диспансеры табиб-психиатры Евгения Баля уртаклашты.

«Бу бик яхшы рецепт: чәй бик хуш исле һәм файдалы! — ди табиб Баля. — Чәйгә бер чәй кашыгы катнашма салам, тәменчә шикәр өстим. Дымлы һәм салкын көннәрдә ул чын коткаручы — көч һәм сәламәтлек эликсиры. Ел саен зур запас белән әзерлим, бакчада яңа өзелгән бөтнек үскән чакта ясап калырга тырышам. Катнашмада витаминнарның күбесе саклана, тәме дә яңа өзелгән бөтнекнеке кебек кала. Бер генә нечкәлеге бар: аны бары тик суыткычта сакларга кирәк».

Ингредиентлар

  • бөтнек — бер тулы полиэтилен пакет;
  • кабыгы белән лимон — 1–2 данә;
  • шикәр комы — 100 г.

Әзерләү ысулы

Бөтнек яфракларын юып, киптерергә. Лимоннарның төшләрен алырга, кабыгы белән бергә кисәкләргә бүлеп, бөтнек белән бергә иттарткычтан чыгарырга яки блендерда вакларга.

Барлыкка килгән массаны шикәр белән болгатырга һәм шикәр эрегәнче 10 минутка калдырырга. Аннары катнашманы чиста һәм коры контейнерларга яки банкаларга салып, капкач белән ябарга һәм суыткычта сакларга.

Саклау вакыты — 4–5 айга кадәр.

Бу мөһим!

Бөтнекнең каты сабакларын алып ташлау яхшы.Әгәр әчкелтем һәм бераз әче тәм яратмыйсыз икән, лимонның кабыгын һәм аның астындагы ак катламны алып ташларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар