news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Психиатр депрессиягә еш бирелә торган һөнәр ияләрен атады

news_top

Кешеләр белән даими элемтәдә эшләүче белгечләр, шул исәптән табиблар, укытучылар һәм менеджерлар, башкаларга караганда депрессиягә ешрак бирешә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына психиатр, доцент, Ерак Көнчыгыш федераль университеты Медицина комплексының клиник психология һәм психотерапия бүлеге мөдире Александр Сергиевич хәбәр итте.

«Бу һөнәр ияләре өчен «профессиональ яну» (выгорание) хас, эш кешенең энергиясен һәм мораль ресурсларын суыра. Сүз кешеләр белән бәйле һөнәрләр турында бара, мондый очракта кеше даими рәвештә эшкә бирелергә, стресс һәм ялсызлык шартларында яшәргә мәҗбүр. Педагоглар һәм медиклар бу җәһәттән алгы сафта тора. Шулай ук сату артыннан куарга, рекламаны күзәтергә һәм товар сатарга тиешле менеджерлар да шундыйлар рәтендә», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, депрессив тайпылышлар күзәтелгән педагогларның күпчелеге – мәктәп укытучылары.

«Хәзер укытучыга бик кыен, чөнки балалар катлауланды. Балаларның үзләренә дә җиңел түгел, шуңа күрә укытучыга, мәсәлән, 20–25 ел элеккегә караганда икеләтә-өчләтә авыррак. Бу – бик авыр йөк», — дип белдерде Сергиевич.

Шулай ук табиб әйтүенчә, кеше озак вакыт ялсыз эшләсә яки аның ял көннәре бөтенләй булмаса һәм ул көч җыярга өлгермәсә, депрессив халәтләр башланырга мөмкин.

«Бу акыл хезмәте, офис эше булса һәм ял көннәрендә физик йөкләнеш алу, хәрәкәтләнү мөмкинлеге булмаса, кеше гел компьютер каршында утырса, бу хәл куркыныч тудыра», — дип аңлата Сергиевич.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар