Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Психолог Алия Булатова: «Яныма килеп елап утыручыларны яратмыйм»

Бүген кешеләр психологка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә? Авыл кешеләре психологка барамы, үзеңнең психологыңны ничек дөрес табарга? Әлеге сорауларга танылган хатын-кызлар психологы Алия Булатова белән җавап табарга тырыштык.

news_top_970_100
Психолог Алия Булатова: «Яныма килеп елап утыручыларны яратмыйм»
Алия Булатованың шәхси архивыннан

Алия, бүген синең социаль челтәрләрдә генә дә 50 меңнән артык язылучың бар. Казанда гына түгел, чит илләрдә дә күчмә семинарлар үткәрәсең, тренинглар, төрле терапияләр оештырасың… Ә үзең психологиягә ничек килеп кердең?

Университетта укыган вакытта РФ Энергетика министрлыгында эшләдем, хезмәт хакының күпмедер өлешен җыеп бара идем. Татарстандагы иң яхшы социаль проект өчен Россия Президенты премиясен алдым, шул акчаны туплап, үз бизнесымны — хатын-кызлар өчен эчке киемнәр кибете ачтым. Бизнес яхшы гына эшләп китте: ярты ел эчендә алты кибет барлыкка килде, 18 хезмәткәр җыелды, сатып алучы хатын-кызлар базасы тупланды. Сату нокталарына үзем дә чыга идем. Халыкка якын булырга, клиентларны күрергә, алар белән ничек эшләргә кирәклеген аңларга теләдем.

Халыкка якын булырга, клиентларны күрергә, алар белән ничек эшләргә кирәклеген аңларга теләдем. Шуннан соң үземдә эшләүче сатучылар өчен тренинглар, терапияләр үткәрә башладым.

Хатын-кызлар белән беренче эшем иде бу. Үзем тренер ассистенты булдым, бу миңа бизнеста бик ярдәм итә иде. Шул рәвешле әкренләп психологиягә керә башладым. Үзем дә әни булгач, психологлар өчен балалар психологиясенә багышланган семинарда катнашырга туры килде. Шул вакытта психологиянең мин эзләгән юнәлеш икәнлеген аңладым. Ул мине шуның кадәр үзенә җәлеп итте, бу өлкәдә эшлисем, өйрәнәсем, яңа белемнәр туплыйсым килә башлады. Ике югары белемем бар иде инде, өченче югары белемне алырга дип Россия Мәгариф академиясенә психология юнәлеше буенча укырга кердем һәм җитди шөгыльләнә башладым. Бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетында шулай ук клиник психологка укыйм.

«Елап утыручыларны яратмыйм»

Психологларга мөрәҗәгать итү гадәти күренешкә әйләнеп бара — кешеләр кибеткә йөргән кебек йөри… Бу җәмгыятьтәге проблемаларның күп булуыннанмы? Кешеләрнең чебеннән фил ясауларымы?

Моңа кадәр көн кадагында кешенең төп ихтыяҗлары булган. Әти-әниләр өстәлдә ризык, өстә рәтле кием булсын дип эшләгәннәр. Әйтик, минем әни, кызларының күлмәге булсын дип, төнлә киемнәр тегә иде. Ягъни төп ихтыяҗлар ачык булган.

Ә бүгенге көндә нәрсә генә юк, син хәтта уртача хезмәт хакына эшләсәң дә, ач булыр өчен нык тырышырга кирәк. Кешеләрнең елга бер тапкыр Төркиягә ял итәргә баруы гадәти күренешкә әйләнде. Тамак тук, өс бөтен, шуңа ничек бу көнне дә исән-сау үткәрим дип түгел, ниндидер югары кыйммәтләр — үзебезнең рухи асылыбыз турында уйлау мөмкинлеге барлыкка килде. Кем мин? Нигә мин бу дөньяга килгәнмен? Минем миссиям нинди? Проблемалар һәркемнеке үзгә: кемнеңдер гаиләсендәге, кемнеңдер әти-әниләре белән, кемнеңдер эшендәге мөнәсәбәтләрне җайлыйсы килә…

Миңа күбесенчә уңышка ирешкән кешеләр мөрәҗәгать итә: аларның яраткан эшләре бар, төрле яклап камилләшәләр, бер урында гына таптанмыйлар. Ягъни алар психологка соңгы шанс дип килмиләр, ә тормышларын тагын да ямьлерәк, тулы канлырак итәргә теләп мөрәҗәгать итәләр

Мөрәҗәгать иткән сорауда ярдәм итә алмаган вакытларың буламы?

Беренчедән, мин нәрсәгәдер бәйлелектән интегүчеләр белән эшләмим, бу минем белгечлек түгел. Икенчедән, балалар белән эшләмим, ләкин аларның әти-әниләре белән эшлим. Консультациягә килеп, үзенә җиңел булсын дип елап утыручыларны яратмыйм. Елап бушанасы килә икән, башка психологларга барсыннар. Ә минем янга фәкать үзләренең мәсьәләләре өстендә эшләргә теләүчеләр генә килә, чөнки эшләмичә нәтиҗә булмаячак. Мин кешене коткармыйм, бөтен эшне дә клиент үзе эшли. Мин бары тик янында булам, шартлар булдырам, юнәлеш күрсәтәм. Үзеңнең куркуларыңны җиңү, эчке тавышыңны ишетү өчен үз өстеңдә нык итеп эшләргә кирәк.

Үзеңнең куркуларыңны җиңү, эчке тавышыңны ишетү өчен үз өстеңдә нык итеп эшләргә кирәк.

Нинди проблема белән ешрак мөрәҗәгать итәләр? Статистика ясаганың юкмы?

Психосоматика мәсьәләләре, гаилә проблемалары, үзеңнең эчке потенциалыңны ачу, тормыш иптәше һәм балалар белән мөнәсәбәтләр — нинди генә мәсьәлә белән килмәсеннәр, барысы да үз-үзең белән мөнәсәбәт, үзем һәм үзем арасында югалган элемтәне, «күпер»не булдыру. Әгәр кешедә әлеге элемтә югалмаган булса, эчке тавышын якын-тирәдәгеләрнекенә караганда ныграк ишетсә, үзен борчыган барлык сорауларга да җавап таба алачак.

«Элек кешенең төп тормыш мәгънәсе - җан асрау булган»

Миңа калса, авыл кешесе, шулай ук диндәге кешеләр психологларга йөрмидер, шулаймы?

Авыл кешеләренең психологиясе башка: аларның эчләрендә «танышлар белсә, ни әйтер», «кеше белмәсә ярар иде» дигән курку бар.

Бервакыт авылдан бер абый килде, чып-чын авыл агае инде — аннан шундый хуҗалык исе бөркелеп тора, юан бармакларына туфрак юылмаслык дәрәҗәдә сеңгән. Хатыны үлем түшәгендә ята, әлбәттә, абый нык кайгырган, паникада. Хәлен җиңеләйтер өчен балалары минем янга алып килгән. Авылда минем психологка барганымны белсәләр, акылдан язган дип уйлаулары бар, ди миңа. Эчен бушатуын сорадым, кайсы вакытта тынычланасыз, дим. Урманда йөргәндә тынычланам, ди. Урманга барыгыз, дим. Авылда ни диярләр? Хатыны үлем түшәгендә ята, бусы урманда йөри, дисәләр ди.

Кеше фикерен урап үзып, үзеңне рухи яктан ныгыту күпкә мөһимрәк булуы турында фикер алыштык. Үзеңдә рухи ныклык булмаган килеш, ничек син үлем түшәгендә яткан хатыныңа булыша аласың инде? Балалары соңыннан шалтыратып рәхмәт әйттеләр, әлбәттә, кайгысын алып ташламадык, әмма барыбер ситуациягә аңлы рәвештә якын килергә тырыштык. Дини кешеләрне дә психологка йөрми димәс идем, хәзер мөселманнар бик белемле, алдынгы карашлы, үз-үзләрен үстерү, төрле яклап камилләшү өстендә күп эшлиләр.

Ни өчен безнең әби-бабайлар психологларсыз да яхшы яшәгән, гаиләләр сирәк таркалган?

Аларның яхшы яшәгәнме, юкмы икәнлеге бәхәсле мәсьәлә. Гаиләләрнең таркалмавы әле яхшы яшәү дигән сүз түгел. Сабыр булганнар, түзгәннәр. Үземнең әби ничек чөгендер сабагын киптереп он ясаганнарын, шуның белән тукланганнарын сөйли иде. Нәрсәгәдер канәгатьсезлек күрсәтү, ни өчен бу дөньяга килгәнмен дип уйларга вакытлары булмаган. Җаннарын асрау - төп тормыш мәгънәсе булган. Бөтен кеше дә өлкәннәр сүзенә, остазларга мохтаҗ. Ул вакытта олыны - олы, кече кече итеп күрә белгәннәр. Хәзер тормыш икенче: олы кешегә зирәклек җитми, үзләренең тормышлары да барып чыкмаска мөмкин, балалары белән дә аралары зирәклектә төзелмәгән. Әлеге балаларның кем белән булса да киңәшләшәсе килә.

Ә үз психологыңны ничек дөрес сайларга?

Хәзер бит социаль челтәрләр күп, психологка барганчы, аның хезмәтен интернеттан өйрәнә аласың. Инстаграм, ютубта тавышын тыңлап була, фикерләрен ничек җиткерә, никадәр синең күңелеңә туры килә? Тормыш моделе сиңа ошыймы, кызыкмы? Интернет аша үз психологыңны тоя алмасаң, беренче ике консультациядә кеше барыбер рухи яктан туры килү-килмәвен аңлап өлгерә.

Бөтен кешегә дә бер генә киңәш бирергә кирәк булса, нинди киңәш бирер идең?

Психолог киңәш бирүче кеше түгел, гомумән, дөрес һәм дөрес булмаган киңәш булмый. Миңа туры килгән киңәш сиңа туры килмәскә мөмкин. Бер кешегә — бер төрле эш, икенчесенә — икенче төрле, бер кешегә — бер төрле тормыш иптәше, икенчесенә икенче модельдагы кеше кирәк. Дөрес яшәргә өйрәтә торган киңәш ишетәсең килә икән, психолог белән түгел, күршең белән дә утырып сөйләшә аласың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100