Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 19 декабрьдә була. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасы 12.00 сәгатьтә башлана.
Дәүләт башлыгы узып бара торган елга йомгаклар ясый һәм журналистлар һәм илебез халкы сорауларына җавап бирәчәк.
Теләге булган һәркем сорауларын түбәндәге ысуллар белән бирә ала:
- moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша;
- 0-40-40 номерына SMS-хәбәр җибәреп;
- 8-800-200-40-40 телефонына шалтыратып.
Текстлы һәм видеосорауларны «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» челтәрләрендә биреп була. Программаның рәсми төркемнәре – vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Шулай ук MAX мессенджерында чат-бот була: max.ru/moskvaputinu.
Сорауларны 4 декабрьдә 15:00 сәгатьтән башлап, трансляция тәмамланганчы юлларга була.