Протоколларның 98,6 процентын эшкәртүдән соң, Рөстәм Миңнеханов 88,15 процент тавыш җыя

Протколларның 98,62 процентын эшкәрткәннән соң, Гамәлдәге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесе вазифасына сайлауда 88,15 процент тавыш җыя. Бу турыда РИА Новости РФ Үзәк сайлау комиссиясе белешмәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Икенче урында Хафиз Миргалимов, аның сайлаучыларның 4,95 проценты тавыш биргән. Өченче урында – Руслан Юсупов 4,17 процент тавыш белән.
14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Татарстан Рәисен сайлауларда 4 кандидат катнашты (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).