Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Промоутер булып кемнәр эшли: акчасыз студент, йортыннан куылган укытучы, сеңлесенә ярдәм итүче егет...

Кеше эшен, үзең эшләми белә алмыйсың, ди. Мин дә үземне сынап карарга уйладым, промоутер булып эшләп карадым. Шулай ук, промоутер булып эшләгән кешеләрнең тарихлары белән дә таныштырып үтәчәкмен.

news_top_970_100
Промоутер булып кемнәр эшли: акчасыз студент, йортыннан куылган укытучы, сеңлесенә ярдәм итүче егет...

Ял көне иде. Юктан кызык табып, промоутер булып эшләп карарга булдым. Иң беренче эш итеп эш эзләү сайтларын аркылы-торкылы күзәтеп чыктым. Үзең теләгән районда, теләгән вакытыңны эшли аласың икән. Миңа бу бик тә ошады. Җыендым, шалтыраттым, офиска барып кәгазьләр алдым да, үземнең “постыма” барып бастым. 4 сәгатькә мин промоутер.

Беренче ун минут кызык булды. Тик басып торасың. Теләгән кеше язуларны алып китә, теләмәгәне юк. Ун минуттан соң сиңа кәгазьләрнең күләме өчен түләнгәне исеңә төшә. Тыныч кына матур җыр уйнаган наушникларыңны саласың да, әкрен генә кесәгә алып куясың. Үпкәгә һаваны булганча күбрәк алып, һәр үткән кешене "дөньядагы иң искитмәле кафега” керергә өндәп, макулатура таратасың. Бәхет.

Ярты сәгать. Тик кенә басып торудан аяк әкренләп туңа башлый. Беренче ун минуттагы кебек һәр кешегә елмаясы да, артыгын эндәшәсе дә килми. Салкын. Бармаклар кызара. Әбиләрнең әйтә торган сүзе искә төшә. “Элек мәктәпкә барганда зур елга аша үтәсе була иде. Көз көне су салкын, ката башлый. Шул салкын судан яланаяк ерып чыга идек. Аннары тиз генә башмакларны кия идек. Шул вакытта аяк бармакларын авызга кабып җылытасы килә иде”, - дип сөйли иде ул бергә чәй эчеп утырганда. Әби, әле андый дәрәҗәдә түгел, түзәрлек үзе. Ләкин бу сүзләрдә шулкадәр тормышчан мәгънә яткан.

40 минут. Мин ФСБ агентлары сыман һәр хис-кичерешләремне яздырып барам. Аякны сизә торган да түгел. Кешеләр үтә... Йөз артыннан йөз алышына. Кемдер җәлләп, үзе кулын сузып алып китә. Кемдер кулларын тизрәк кесәсенә яшерә. Башын бора-бора киткән була. Мин монда юк имеш. Ярар, ярар дип әзрәк кенә үпкәләп, алга таба флаерлар таратуны дәвам итәм.

1 сәгать. Күз яше кадәр таралса, флаерлардан бер хәлле генә өй төзергә була иде. Ә чынлыкта... Күпме генә таратсаң да, бер дә кимегән сыман тоелмый. Башка көнне искән җилгә битемне куеп, чәчләремне тузгытканына бәхет белән караган булсам, бүген куртканың төпләренә төшәсе килә. Җилнең ачысы үзәк бәгырьләренә үтә. Салкыннан кызарган битемне шарф астына яшерергә тырышам. Салкын. Ник өйдә утырмадым икән дип үземне сүгәм.

2 сәгать. Туйдым. Булмый. Бөтенесен ташлап, өйгә кайтасым килә. Кечкенә вакытта салкын көнне мәктәпкә бармыйча, чаналарны алып урамга чыгып китә торган идек. Ул таудан башың белән очып төшәсең. Муен сына, сынмый мөһим түгел. Малайлардан бер дә калышырга оекбашны киеп, торба кочаклап утырасың. Ул арада әни кайнар чәй белән ашарга әзерләп тә куя. Эчеңә шундук җылы йөгерә.

Хыяллардан бик җәһәт кенә флаерыңны кулыңнан алып киткән кыз алып чыга. Хыялланма, янәсе. Эшем кешесе. Балачагын уйлап, бар дөньямны онытып басып торганмын икән бит мин.

2 сәгать 45 минут. Флаерларның яртысыннан күбесе бетте. Нигә 45 минут икәнне аңлатып язасым килә. Мин кәгазьләрне урам кафесы янында тарата идем. Кешеләр, тиз-тиз каядыр ашыгып, тамак ялгарга заказ бирә. Мин исә урынымда каткан кебек басып торам. 2 сәгать 45 минут. Бер кеше күземне каплый. “Юләр, кызый, синме, юкмы дип торам. Һәр күрешкән саен яңа кеше кебек ди” бу тавыш миңа. Ничә тапкыр сөйләшеп тә күрешә алмаган, Сәләттә танышкан кыз булып чыкты. Кулыма кофе тоттырып, укырга китеп тә барды. Бик озак кына аңышмый басып тордым. Еллар буе кеше белән күрешә алмыйча йөреп, ничек мин флаерлар тараткан көнне генә аны очраттым соң. Дөнья түгәрәк. Ике йоклап бер төшеңдә дә күрмәгән кешеләрне уйламаганда очратасың.

3 сәгать 30 минут. Тормыш, дөрес яшимме икән ише, йокларга ятканда гына килә торган мәңге бетмәс уйлар белән башым тулды. Ардым. Өйгә кайтасы килә башлады. Кибеттә әниләреннән шоколад сорап, идәнгә ятып кычкырып елый торган балалар сыман, кайтасы килә дип, асфальтка утырып, авыз-борынымны салындырып утырасы килде. Кечкенә вакытымда бер тапкыр да алай эшләмәгәнне, олыгаеп утыз ягына чыккан 21 яшемдә дә эшләмәячәгемне аңладым. 

Тагын 30 минут һәм минем җәфаланганым бетәчәк!

Үзем флаер сузам, үзем күз кырые белән генә сәгатькә карыйм. Күңелсез дәрестә утырган, укыйсы килмәгән бала сыман эчемнән генә саныйм. Утызны икегә бүләбез, була 15 минут, димәк миңа тагын ике тапкыр 15 минут, яисә өч тапкыр ун минутны түзәргә генә кирәк.

4 сәгать. Ура!!! Өйгә кайтам. Эш урыныннан 500 сум акчамны алдым да өйгә юнәлдем. 4 сәгать вакыт тордымы икән соң бу 500 сумга. Эх. Ярый. Промоутер булып коммуникация дәрәҗәмне тагын да арттыра алдым дип уйлыйк.

Башка мондый эшкә бармам инде. Кызык өчен булса да. Кирәкмәс. Кирәклесен эшләргә кирәк.

Мин кызык эзләп бу эшкә чыктым. Ә башкалар ник чыкканы тәки беленмичә калды. Башка промоутерлардан да бу эшкә ни өчен чыгулары хакында сорарга булдым.

Ашарга акча кирәк

“Мин Казанга сеңлемне карарга килдем”, - дип башлап китте бу егет сүзен. Үзе юка гына курткадан, аягында - тузган ботинкалар. Сеңлесе укырга кергән, ярдәм итәр кешесе юк, үзе еш авырый торган икән.

“Без гаиләдә өч бала. Мин иң олысы, ике кечкенә сеңлем бар. Сеңлем укырга керә алгач, бик нык сөендек. Без бай гаилә түгел. Әгәр үз башы белән керә алмаган булса, без аны укытырлык акча тапмаган булыр идек”, - ди.

- Син сеңлемне карарга килдем, дидең. Аңлатып китче.

- Сеңлем еш авырый. Әти-әнинең безгә җибәрер акчасы юк. Әти эчә. Әнинең акчасы кечкенә сеңлемне һәм үзләрен туендырырга гына җитә. Сеңлем укырга кергәч, кичләрен кибеттә эшли торган булган. Салкын тидергән. Ул кечкенәдән үк хәлсез иде. Аны карарга, ашарына булса да акча тупларга дип мин монда килдем.

- Ул синең промоутер булганыңны беләме?

- Юк. Көндез ул укуда. Кичләрен мин дуслар янына киттем дип әйтеп, кая эш туры килә, шунда эшлим. Кибетләрдә тартмалар да ташыйм. Идән дә юа алам. Мин өйдә ир-ат кеше. Бердәнбер. Әти турында болай дип әйтә алмыйм. Ул булган акчаны да талаш-сугыш белән алып чыгып китеп, үзенә сыра ала. Әтиләр турында алай дияргә ярамый. Ни дисәң дә, алар безне үстергән. Әни белән кече сеңлемне генә җәллим. Без ул өйдән китә алдык. Ә алар юк.

- Дәваларга алып бармадыгызмы?

- Ул каршы. Аның дөнья түгәрәк. Әни эшләгән акчага туенып йөри. Ә без үз көнебезне үзебез кайгыртырга тиеш. Сеңлемне карау да минем өстә. Мин аның өчен җавап бирәм. Чын ир-ат үзен шулай тотарга тиештер миңа калса.

- Сеңлең бер эш белән дә булыша алмыймы соң?

- Өйгә акча алып кайту минем эш. Аның эше уку. Эш белән вакытын әрәм итеп ул укуын ташласынмы? Кергән икән, әйбәт кенә укысын. Калганын мин карармын. Мин гаиләм өчен барысына да әзер.

- Алга таба нишләргә уйлыйсың? Үзеңнең югары белемең бармы соң?

- Мин дә мәктәпне бетергәндә физика укытучысы булырга документларымны биргән идем. Җавап көттем. Мине институтка кабул иттеләр. Ләкин мин бу хакта өйдәгеләргә әйтмәдем. Керә алмадым дидем. Мин дә бу өйдән чыгып китсәм минем сеңелләрем нишләргә тиеш иде соң. Әни бер үзе генә бөтен гаиләне өстери алмас дип уйладым. Укырга кермичә, эшләргә кирәк дигән фикергә килдем.

- Укырга кермәгәнең турында үкенмисеңме?

- Юк. Минем гаиләм тук. Киргә киеме, җылы өе бар. калганы мине кызыксындырмый. Укырга беркайчан да соң түгел. мин үзлегемнән өйрәнәм. Китап кибетләренә барып, китаплар укыйм. Миңа әлегә шул җиткән.

"Хатыным сөяркәсе белән өйдән куып чыгарды"

Бу абыйны еш кына флаерлар таратып торганын, аннары кешедән качып кына ипи алып ашаганын күргәнем бар иде. Һәр очраган кешегә елмаеп, ул үзенең эшен яратып флаерлар тарата иде. Яныннан күңелсез генә үтеп китсәң, күңелеңне күтәрә алырдай сүзләр әйтеп, кәефне минут эчендә күтәрә иде.

Исеме үзгәртелде. Михаил белән бер вакыт кәефем бөтенләй булмаганда сөйләшеп торырга туры килде. Уку борчулары белән мин бар дөньямны онытып, парк буйлап бара идем. Яныма килеп, флаерын сузды. “Бер елмаегыз әле. Нинди генә авыр чак булса да, ул уза”, - дип әйткән сүзләре күңелгә уелып кереп калды.

Михаил институтта тарих фәне буенча профессор булган. “Бөтен тормышымны студентларны укытуга багышладым. Көн-төн эштә. Өйдәгеләрне күрмим дә, аларны уйларга да вакыт булмады. Үземнең китабымны чыгарырга хыялланып йөрдем. Көн-төн архивларда югалдым. Дөресен әйтәм, гаиләгә вакыт калмады. Иртән киттем, кичен кайттым. Кайткач та документлар белән утырдым. Хатын булсынга дип өйләндем. Ничек кенә булса да, бу вакыт эчендә ул минем якын кешемә әйләнде. Мин аңа ышандым, ә ул миңа хыянәт итте”, - дип сөйли Михаил.

- Хыянәте турында каян белдегез?

- Өйгә иртә кайттым. "Китабымны чыгарабыз" дигән хәбәр ишеткәч, бу турыда тизрәк хатыныма әйтәсем килгән иде. Өйдә күргәннәремне хәтеремнән алып ташлыйсым килә. Мин җикерендем. Өйдән икесен дә куып чыгарырга теләдем. Ә баксаң, бу өй минеке түгел икән инде. Анекдоттагы кебек, әйеме? Ире эштә, хатыны өйгә сөяркә алып кайта... 

- Ничек инде?

- Хатын. Һаман саен ниндидер кәгазьләргә кул куюны сорый иде. Мин төпченеп торган булмады. Укымыйча кул куеп җибәрә идем. Ә ул баксаң, минем өйне үз исеменә яздырткан. Бу хәл мине депрессиягә кертте. Мин киемнәремне җыйдым да, бер белмәгән шәһәргә киттем, мине хатыным сөяркәсе белән өйдән куып чыгарды.

- Судка да бармадыгызмы?

- Юк. Минем аның белән бер эш тә итәсем килми. Күрәсем дә килми.

- Сезнең яшәр урыныгыз бармы соң?

- Юк. Институттан мин киттем. Башка укыта алмадым. Казанда бер бүлмәгә акча түләп торам. Тиздән китәм инде.

- Кая, сер булмаса?

- Сер түгел. Үзем дә белмим. Акча кая кадәр җитә инде. Яңа тормыш башлыйсым килә.

- Уңышлар сезгә. Нинди генә авыр чак булса да, ул уза.

- Рәхмәт сиңа яме...

Бер көн промоутер булып эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте. Беренчедән, нинди генә эш булса да, эшчеләргә хөрмәт белән карарга. Урамнан узганда “Тагын бу флаерлар тарата” дип уфылдап үтәргә кирәк түгел. Һәркемнең үз эше. Начар эш юк. Кемгәдер бәхет елмая, ә кемгәдер юк. Бу хакта онытмаска кирәк.

Икенчесе, төрле тормышлы кешеләр бар. Кеше хәленә керә белергә. Бер бит алудан синең кулың өзелеп төшми, ә кешенең ашарлык акчасы булырга мөмкин.

Өченчесе, бар булганның кадерен белергә. Бөтен әйбер вакытлыча. Шуңа тормыштан тәм табып, күңелсезләнми яшәргә кирәк. Һәм шуны истә калдырырга: Нинди генә авыр чак булса да, ул уза.

Промоутерлар эшләгән вакытына карап 500-2000 гә кадәр акча эшли ала. Эш сәгате 2, 4, 6 сәгать билгеләнә. 18 яше тулганнар гына түгел, промоутер булып 14 яшьтәге балалар да эшли ала.

Промоутер булып эшләүчеләр арасында иң күбе 14-30 яшьлек кешеләр. Бик сирәк кенә олы яшьтәгеләр очрый.

Промоутерларның эш төре буенча хезмәт хакы күләме:

Клубта промоутер – айга 100000 сум.

Кибеттә киңәш бирүче – айга 35000 сум.

Битләр тарату – көнгә 1750 сум.

Битләр ябыштыру – көнгә 1000 сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100