Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Прокурор Илшат Гафуровны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады

news_top_970_100

Дәүләт гаепләүчесе Казан Федераль университетының (КФУ) элеккеге ректоры Илшат Гафуровка 25 ел колония сорады. Аны Алабуга эшмәкәре Айдар Исрафиловны үтерү турындагы эш буенча гаеплиләр. Бу хакта ТАСС яза.

«Гаепләнүчене гаепле дип тануны һәм аны катгый режимлы колониядә 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйм», – диде прокурор. Утырыш Мәскәүнең Савелов судында уза.

Судта билгеле булганча, Гафуровның милегенә салынган арест саклана. Бу – гражданнар дәгъва биргән очрак өчен эшләнә.

Гафуров кешеләр төркеме белән алдан сөйләшеп заказлы үтерү оештыруда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 1999 елда Гафуров Алабуга шәһәр советы депутаты Исрафиловны Алабуга башлыгы Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен үтерергә заказ биргән. Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында үтерәләр.

2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савелов суды «29 нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Адыган Саләховны («Алик Большой» буларак танылган) Исрафиловны үтерүдә катнашуы өчен 25 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тикшерү барышында Саләхов Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирә. Ул, Гафуров шулай ук оешкан җинаятьчел төркемнең әгъзасы иде һәм үтерүнең инициаторы булды, дип раслый. Элеккеге ректорның эшен шул ук суд карый. Гафуров гаебен танымый.

Гафуров 2010 елдан алып 2021 елда кулга алынганчыга кадәр КФУны җитәкләде.

Илшат Гафуровка карата җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту вакыты чыккан, дип язган идек.

13 майда Гафуровның җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту срогы чыгу турында билгеле булды. Әмма судның аны җаваплылыкка тарту хокукы саклана. Җинаять эшенең срогы чыгу сәбәпле, гаепле дип табылган очракта, Гафуров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә алмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100