Прокурор Бөгелмә районының элекке башлыгыннан 121 миллионны дәүләткә кайтаруны таләп итә
Биектау районы судында Татарстан прокуроры Альберт Суяргуловның Бөгелмә районының элекке башлыгы Линар Закировка дәгъвасы карала. Прокурор фаразынча, Линар Закиров җитәкче булып торганда гаҗәп баеган, бу байлыкны башлыкның хезмәт хакына гына туплау мөмкин булмаган. Хәзер шушы байлыкны – башта 60 миллион сум булган, хәзер инде 121 миллион сумга җиткән милекне дәүләткә кайтарырга телиләр.
Прокуратура хәбәр итүенчә, бу әйберләрне Закиров үзе сатып алган, әмма алар барысы да якыннары (туганнан туганы, әнисе) исеменә теркәлгән. Туганнарының бу кадәр байлыкны сатып алырлык керемнәре шулай ук булмаган.
Башта прокуратура 2 объект буенча дәгъва белдергән иде: Бөгелмәдә һәм Мәскәүдә фатирлар; Берлек авылында йорт һәм җир участогы.
Хәзер прокуратура Закировка бәйле яңа милекләр табылуын белдерде.
Сочидагы йорт һәм фатир – Закировның хатынының әтисе исеменә теркәлгән; «Porsche Cayenne» автомобиле – хатынының әнисе исеменә рәсмиләштерелгән, прокуратура фикеренчә, бу машинада Линар Закиров үзе йөргән.
Суд, карар кабул итү өчен, өстәмә вакыт алды. Закиров суд утырышларында катнашмый, аны адвокатлары яклый. Башлыкның әнисе дә гаепләнүчеләр исемлегендә, ул да судка килмәгән.