Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Прокуратура Голуновтан җинаять эзәрлекләве өчен гафу үтенде

Голунов үзе гафу үтенү турында берни дә белмәвен әйткән.

news_top_970_100
Прокуратура Голуновтан  җинаять эзәрлекләве өчен гафу үтенде
ТАСС

Мәскәүнең көнбатыш административ округы прокуратурасы «Meduza» басмасы журналисты Иван Голуновтан законсыз рәвештә җинаять эзәрлекләве өчен гафу үтенгән. Бу хакта «РБК» сайты яза.

Ләкин Голунов үзе гафу үтенү турында берни дә белмәвен әйткән. Журналистның адвокаты Сергей Бадамшин исә үзенең Telegram-каналында «Беркем дә гафу үтенмәде. Гаепләүләр буенча җинаять эзәрлекләвен туктату турында карар чыгарганнан соң, гафу үтенү бер ай эчендә язма рәвештә китерелергә тиеш», — дип язган.

Шуның өстенә Голунов һәм аның адвокаты Мәскәүнең көнбатыш административ округы прокуратурасыннан түгел, ә Генераль прокуратурадан гафу үтенүләрен таләп иткән. Яклаучы аңлатканча, бу очракта эшне күзәтүче прокурор гафу үтенергә тиеш.

Голуновка карата җинаять эзәрлекләвен туктату турындагы карарны башкаланың Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсендә чыгарганнар, ә күзәтүне Мәскәү прокуроры гамәлгә ашырган, аннары эш Генпрокуратура күзәтчелеге астында Тикшерү комитетына тапшырылган.

Мәскәүнең көнбатыш административ округы прокуратурасы эш кузгатуны Эчке эшләр министрлыгына тапшырганчы гына күзәткән, дип искәрткән Бадамшин.

«Татар Информ» «Медуза» хезмәткәре Иван Голуновны 6 июньдә Мәскәүдә тоткарлаганнары турында «Известия»гә сылтама белән язган иде. Әмма, журналист шунда ук үз гаебен тулысынча кире каккан. Полициядә аннан мефедрон наркотик матдәсен табу хакында белдерәләр. Соңыннан журналистның җинаятьтә катнашын дәлилләп бетермәү сәбәпле, җинаять эшен туктатканнар. Журналист үзе тыелган матдәләрне тоткарлаган вакытта ташладылар, дип белдергән.

«ТАСС» язганча, Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, журналистка ташланган наркотиклар полиция хезмәткәрләре тарафыннан законсыз сатып алынган һәм сакланган. Бу эш буенча ведомство рәсми гаепләү чыгарган.

Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Голуновтан гаепләүләрне алу һәм аның эше белән шөгыльләнүче кайбер офицерларны, шул исәптән ике генералны, органнардан азат итүен белдерде.

«Медуза» журналисты Иван Голуновның эше буенча узучы биш полиция хезмәткәренә вазифаи вәкаләтләрен арттырып, дәлилләрне фальсификацияләү һәм наркотиклар саклау буенча гаеп белдерелгән.

«Аларга һәркайсының роленә карап, РФ Җинаять кодексының 286 маддәсенең өченче өлеше, 303 маддәсенең дүртенче өлеше, 228 маддәсенең икенче өлеше («вазифаи вәкаләтләрне арттыру, оператив-эзләү эшчәнлеге нәтиҗәләрен фальсификацияләү, наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау һәм ташу») белән каралган җинаятьләрне кылуда гаеп белдерелгән», — диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100