Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Прокуратура Энгель Фәттаховны эшеннән ышанычны югалту сәбәпле алуга иреште

news_top_970_100
Прокуратура Энгель Фәттаховны эшеннән ышанычны югалту сәбәпле алуга иреште
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан прокуратурасы Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны ышанычны югалту сәбәпле эштән алуга иреште. Бу хакта республика ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Татарстанның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр «Спецстрой» фирмасы белән 21,8 миллион сумга шәхси йортын реконструкцияләү турында килешкән.

Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар торгызу өчен подряд килешүләре төзегәндә булышырга вәгъдә иткән. Эштә Актаныштагы «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган «Яшьлек» яшьләр үзәге дә катнаша.

Прокуратура муниципаль район Советына депутатның вәкаләтләрен, ышанычны югалту сәбәпле, вакытыннан алда туктатуны тәкъдим итте. Әмма аның вәкаләтләре үз теләге белән туктатылган иде. Кабул ителгән карар белән килешмичә, күзәтчелек ведомствосы судка формулировка нигезен үзгәртү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2025
    Исемсез
    Шундый начар кешене Хөкүмәт рәисе урынбасары дәрәҗәсенә кем күтәргән - шуны нишләп җавапка тартмыйлар микән? Югары урыннарга күтәрмәсәләр, ул кыек юлга кереп китә алмаган булыр иде. Кадрлар белән эшләү нишләп бик хөрти соң әле бездә? Минем бу кешене якыннан күргәнем юк, шунлыктан аны мактасалар да, хурласалар да - ышанып бетмим. Берәр журналист Фәттахов белән әңгәмә корып, аның фикерләрен халыкка җиткерсен иде. Кешенең гаебе бар икән - аны исбатлау өчен еллар буе ябып тотарга мени? Бу гомер эчендә Фәттахов "Гаепсездән гаеплеләр" дигән роман яза тора ала, киләчәктә әле шул китабы өчен Тукай премиясе дә алып куюы бар. Дөнья бер артын, биш алдын күрсәтә диләр бит. Кайчандыр Ленин-Сталиннар яхшы булган, бүген аларны хурлыйлар. Кешенең начар, яки яхшы булуы ул чагыштырмача һәм вакытлыча гына бәяләмә. Җурналистлар нишләп республика җитәкчеләреннән элеккеге коллегалары турында фикерләрен сорап язып чыкмыйлар? Чын дөреслек су өстенә бер калкып чыгарга тиештер бит инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100