Проктолог: «Геморрой олыларда гына түгел, ә ике яшьлек балаларда да була»
Геморрой белән күпләр газапланса да, әлеге диагноз турында кеше сөйләмәскә, аның турында башкаларга белдертмәскә тырыша. Кайберәүләр ул проблема белән табибка мөрәҗәгать итәргә дә кыенсынып ятарга мөмкин. «Интертат» әлеге четрекле темага проктолог Аниса Темирханова белән сөйләшде.
Нәрсә ул геморрой (күтән чыгу)?
Геморройны, гадәттә, аналь каналның һәм туры эчәкнең варикоз киңәйгән веналары дип атыйлар. Әмма чынлыкта ул – аналь каналда һәм туры эчәкнең аскы өлешендә урнашкан, зурайган һәм сузылган кан тамырлары.
Геморройның берничә төре була. Тышкы, эчке һәм катнаш. Кискен һәм хроник.
Кискен геморройга ялкынсыну булмаган төеннәр тромбозы, некроз, төеннәр ялкынсынуы хас. Хроник геморрой вакытында авыруның хроник формасы әкренләп үсеш ала. Ул 4 төргә классификацияләнә:
- вакыт-вакыт киңәйтелгән төеннәрдән кан китә, ләкин алар тышка чыгып төшми;
- көчәнгәндә, төеннәр туры эчәклек ярыгыннан төшә, ләкин проблемаларсыз «кире үз урынына кайта»;
- пациент үз куллары белән төеннәрне үзе «төзәтеп куя» ала;
- төеннәр көчәнмәгәндә дә төшә ала.
Геморройның төп билгеләре нинди?
Мәсәлән:
- төеннәрнең шешүе һәм төшүе;
- кан бүленеп чыгуы;
- арткы юлның кычытуы һәм әчетүе;
- бәдрәфтән соң тулы бушану хисен тоймау;
- эч кату;
- эч авырту.
Геморрой барлыкка килүнең сәбәпләре төрле була.
Беренче чиратта, ул – хәрәкәт җитмәү. Көн дәвамында утырып эшләү сәбәпле, кече оча сөягендә кан әйләнеше кими, сыеклык геморроидаль төеннәрне тутыра. Шуңа күрә бәдрәфкә барганда кан да бүленеп чыга.
Артык күп хәрәкәт итү дә кан йөрешен туктатырга мөмкин. Мәсәлән, авыр эштә эшләгәндә яки спортзалда авыр күтәреп, чүгәләгәндә.
Хәрәкәтсезлектән кан туктап тору, югары кан басымы белән ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылуы туры эчәкнең лайлалы тышчасын даими ярсыта һәм юкарта. Эчәклек белән проблемалар геморрой китереп чыгара.
Йөклелек һәм бала табу да хатын-кызларга геморрой белән яный. Ана кеше баланы карынында йөрткәндә, аның кан тамырларында йөкләнеш арта.
Гинекологик һәм урологик өзеклекләр инфекциянең аналь өлкәгә үтеп керүенә китерә.
Еш кабатланган эч катулар вакытында каты тизәк массалары туры эчәкнең лайлалы тышчасына зыян сала.
Димәк, эч кату геморрой китереп чыгаруга сәбәп булгач, проблеманың башы – дөрес тукланмауда?
Әйе. Нәкъ менә эч кату сәбәпле, кеше бәдрәфтә кирәгеннән артык көчәнергә мәҗбүр. Шул рәвешле туры эчәклекнең лайлалы тышчасы җәрәхәтләнә. Бу – корсак эчендәге басымның артуына һәм геморрой төенчекләренең барлыкка килүенә китерә.
Майлы, кырку, төтендә пешкән ризыклардан баш тартыгыз һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз. Клетчатка ашагыз, яшелчә, җиләк-җимеш, сыеклык күп эчегез.
Гомумән алганда, геморрой олыларда гына түгел, ә 2 яшьлек балаларда да була. Тәҗрибәмдә андый 3 очрак булды. Өчесендә дә геморрой бар иде. Геморрой чыгуның сәбәбе – эч катуда. Димәк, дөрес туклану кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Геморройны мөстәкыйль рәвештә ачыклап буламы?
Бәдрәфкә йөргәндә кан киткәнен яки төеннәр чыкканын күрсәгез, геморрой дип шикләнергә була. Тик шулай да диагнозны белгеч кенә куя ала. Күп очракта «геморрой» дигән маска астында җитдирәк авырулар яшеренергә мөмкин. Прием вакытында проктолог пациентны карап чыга, нәрсәгә зарланганын тыңлый. Аннары аноскопия дип аталган ректаль көзге белән туры эчәклекне карый. Ректоскопия ярдәмендә туры эчәклекне 25 сантиметрга кадәр карап була. Шуннан соң пациентка диагноз куела.
Геморройны дәвалау ысуллары нинди?
Башлангыч стадиядә консерватив ысулны кулланабыз. Флеботроп препаратлар, анальгетиклар, мазьлар һәм ректаль шәмнәр (свечи), диета билгелибез.
Малоинвазив ысул 3 төрле була.
- Латекс боҗралар белән лигировкалау. Төеннең төбенә җайланма киертелә, аның нигезендә кан тамырлары тартыла. Кан тамырларына кан кермәгәнлектән, геморроидаль төен кибә һәм латекс боҗрасы белән бергә өзелеп төшә.
- Инфракызыл коагуляция – тукымаларны төен тирәсендә яндыру. Кан әйләнеше бозыла, геморроидаль төеннең зурлыгы кими. Бу ысул 1-2 стадия вакытында кулланыла.
- Геморроидаль төеннең дезартеризациясе (артерияне тегү). Бу – геморройны операциясез дәвалауның иң заманча ысулы. Бу процедураның башка ысуллардан аермалы үзенчәлеге шунда ки, дезартеризация булган геморроидаль төенне бетерүгә генә түгел, ә яңа төеннәр барлыкка килүгә дә комачаулый.
Склеротерапия – зыян күргән төеннәрне бетерү буенча операция ысулы. Даруны ялкынсынган вена аша кертү күздә тотыла. Инъекция кан тамырларын кыса, һәм, нәтиҗәдә, яңа кан агымы булмый, шуңа күрә геморроидаль төеннәрнең зурлыгы кими.
Геморроидэктомия – эчке геморроидаль төеннәрне хирургик рәвештә бетерү. Бу радикаль операция барлык симптомнардан тулысынча котылырга мөмкинлек бирә. Операция вакытында анестезиянең төрле төрләрен кулланырга мөмкин: җирле, тынычландыручы, гомуми, җирле. Моннан тыш, геморроидектомияне кайвакыт амбулатор рәвештә дә үткәрәләр, әмма хастаханәгә ятуга әзер булырга кирәк.
Геморроидектомия үткәрүгә күрсәтмәләр: 3-4нче стадиядәге геморрой, төшеп торган һәм төзәлми торган геморроидаль төеннәрнең булуы, консерватив һәм амбулатор дәвалауның эффекты булмау.
Геморрой белән күбрәк ирләр яки хатын-кызлар авырыймы?
Геморрой җенескә дә, яшькә дә бәйле түгел. Безгә еш кына 20 яшьлекләр дә мөрәҗәгать итә. Алар тренажер залларында авыр күтәргән булып чыга.
Геморройны дәваламасаң нинди куркыныч яный?
Геморройны, һичшиксез, дәваларга кирәк. Югыйсә төрле авырлыклар барлыкка килә. Мәсәлән:
- Парапроктит – инфекция үтеп керү сәбәпле, туры эчәк (параректаль клетчатка) янындагы тукымаларның ялкынсынуы.
- Анемия – эритроцитлар һәм кан гемоглобины күләменең кимүе белән характерланган патологик хәл.
- Дерматит – ул тире авырулары төркеменнән тора, ялкынсыну һәм тукыма структурасы бозылу белән характерлана.
- 4нче стадиядә тизәкне тотып торып булмау проблемасы пәйда була.
- Ирләрдә Фурнье гангренасы башлана.
Геморройдан профилактика
- Рациональ туклану. Диетада җитәрлек күләмдә клетчатка, су булырга тиеш. Тиз үзләштерелә торган углеводлар һәм майлар куллануны чикләргә кирәк. Мондый диетаның ахыргы нәтиҗәсе – эч йомшару һәм бәдрәфкә йөргәндә җиңеллек.
- Хәрәкәт активлыгы. Геморройны профилактикалауда мөһим нәрсә булып җитәрлек хәрәкәт активлыгы тора. Утырып эшләгәндә сәгатенә бер тапкыр 5-10 минут дәвамында күнегүләр ясагыз.
- Гигиенаны саклау – геморройны профилактикалауда мөһим кагыйдә.
- Бәдрәфкә көн саен бер үк вакытта йөрергә тырышыгыз.