“Программалар ярдәмендә авыл хуҗалыгының үсүенә өмет бар”
Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр үзләренең нинди ярдәмгә хокуклары бар икәнен кайчак үзләре дә белми. Ярдәм программалары шактый, “Лизинг-грант” - шуларның иң киң таралганы. "Татар-информ" 2009 елда гамәлгә кергән бу программадан уңышлы файдаланган эшмәкәрләрнең тәҗрибәләрен өйрәнде.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел 70тән артык эшкуар 104,9 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Лизинг-грант” программасын фермерлар башлыча техник базаны тулыландыру өчен куллана. Чәчкечләр, комбайннар, печән әзерләү җайланмалары алучылар шактый.
Соңгы елларда грант акчасын чимал эшкәртү - сөт һәм ит эшкәртү җиһазларын сатып алуга файдаланучылар да арткан. Төзелеш материалларын - керамзит блок, брусчатка чыгару җиһазларын лизингка кайтаручылар да күп. Йөк машиналары алучылар да бар.
“Лизинг-грант” программасының максаты - республиканың инновация-сәнәгать кластерына кергән эшмәкәрлек субъектларына җиһазлар алырга ярдәм итү.
Ярдәм кемнәргә күрсәтелә? Машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, җиңел сәнәгать, агач, каты көнкүреш калдыклары эшкәртү тармакларында эшләүчеләргә.“Борнак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Балтач районында иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсе. Хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов техниканы ел саен яңартырга тырышуын әйтте. 2017 елда “Лизинг-грант” программасы ярдәмендә “КСУ” комбайны һәм трактор сатып алганнар. Быел программада катнашып тагын бер комбайн һәм техник инвентарь сатып алырга исәпли.
- “КСУ” комбайны җайланмалар белән җиһазланган, югары җитештерү көченә ия. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана алырлык үтемле программалар шактый булуы куандыра, - дип сөйләде Рәфкать Нәҗипов.
Тәвәккәл җитәкче “Лизинг-грант” программасында катнашырга дәгъва итүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде. Ул эшмәкәрләрне тагын да активрак булырга, дәүләт программаларыннан мөмкин кадәр ешрак файдаланырга өндәде. Аның сүзләренчә, документларны рәсмиләштерүнең бернинди дә авырлыгы юк.
- Үзегез аңлыйсыз: һәр эшне башлаганда аерым кыенлыклар белән очрашасың. Иң мөһиме: документларны вакытында тапшырырга кирәк. Күпләргә документларны шартына туры китереп җыя алмау кыенлык тудыра. Юк, миннән булмый дип кулны селтәмәскә һәм эшне ташламаска, программаның таләпләрен өйрәнергә кирәк.
Бүгенге көндә хуҗалыкта эшчеләргә кытлык күзәтелми, яшь кадрлар да бар. Хезмәт хакы 20-21 мең, , - ди Хәлил Хуҗин.
Лениногорскиның "Спартак агрофирмасы" җитәкчесе Фирдүс Өметбаев үз эшчәнлегендә дәүләт ярдәменә еш таянуы хакында әйтте. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы эшләвенең серләре белән уртаклашты һәм хуҗалыкны үстерүгә ярдәм итүче дәүләт программаларына аерым тукталды.
- Программаларның эшмәкәрләр арасында аеруча популярлык яулаганы - "Лизинг-грант". Анда елның-елында безнең район хуҗалыклары бик теләп катнаша.
“Спартак агрофирмасы” эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән “Лизинг-грант” программасында ике тапкыр грант откан.
- Алган техниканы тиздән түләп бетерәбез, утыз проценты гына калды. Аннан соң тагын катнашырга уйлап торабыз. Соңгы биш елда техника яңарттык. Заманча, куәтле техника булган очракта терлек азыгы да әзерләргә була, җирен дә эшкәртеп була. Кешеләрне эш урыны белән тәэмин итә алабыз, табыш алырга мөмкин.
- Тулаем алганда, кырга чыгасы техника әзер дип әйтергә була, - диде Фирдүс Өметбаев.
- Хуҗалыкта 1075 баш мөгезле эре терлек бар. Сөт бәясе арзан түгел, без канәгать. Җәй аенда гына бәяләр уйнап алды, шуның нәтиҗәсендә табыш кимеде үзе. Бүгенге көндә сөтне 24 сумнан үзебезнең Лениногорск сөт комбинатына тапшырабыз.
- Хуҗалыкта 840 савым сыеры исәпләнә. Көнлек савым дүрт тоннадан артык. Сөт бәясенең кимүе хуҗалыкның кесәсенә дә каты суга.
- Ә "Лизинг-грант" программасының өстенлекле яклары шактый. Сигез миллион сумлык комбайн сатып алдым. Хәзер аның белән уңышлы гына дүртенче сезон эшлим. Узган ел шулай ук сигез миллионга чапкыч, дүрт трактор алдым. Техник базаны тулысынча әлеге программа ярдәмендә генә булдырдым.
Фермер әйтүенчә, бүгенге көндә хуҗалыкка төп керемне игенчелек тармагы китерә. Терлекчелек өлкәсендә авырдан барабыз, ди ул.
Шуңа да карамаста эшкуарның киләчәккә үз эшен киңәйтү буенча планнары да бар. Улы Дамир Кәримовта аның юлыннан киткән. Аларның Мамадыш районында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Җиде йөз гектардан артык җирләре бар. Һәр гектардан узган ел егерме җиде центнердан артык уңыш алганнар. Шулай ук узган ел йөз баш авыр йөк атлары өчен абзарлар җиткергәннәр.
- Улым Дамир ат фермасы төзү белән янып яшәде, грант акчасын шушы максатка тотты. Кайбер кеше: “Ат асрама, табышы юк аның”, ди. Мондый сүзне ялкау кеше генә әйтә ала. Табыш алу өчен тырышырга кирәк. Атлар - талымсыз, саламын, печәнен, кыскасы, нәрсә бирсәң, шуны ашый. Бер яктан, аны асрау үз-үзен аклый дияр идем. Соңгы арада күпләп ат асраучы хуҗалыклар ишәеп бара, чөнки ат итенен сату бәясе зарланырлык түгел. Атларны тере килеш алып китүчеләр дә бар, иткә дә сатабыз. Чит төбәкләрдән сатып алырга килүчеләр бик күп. Алга таба фермаларны киңәйтергә, мал башын арттырырга ниятлибез, - ди Нияз Шәмсетдинов.