Профессор Арзамазов: «Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп»
Казанда татар теле буенча үзөйрәткеч китап чыкты. Филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәге Күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе, Россия халыклар дуслыгы университеты профессоры Алексей Арзамазов шул хакта сөйләде.
«Кешеләр телне өйрәнергә тели»
Алексей Андреевич, телләрне үзлектән өйрәтүче китаплар чыгару проекты турында сөйләгез әле. Аңа нинди телләр керде?
Татарстан Республикасы халыклары телләре буенча үзөйрәткечләр булдыру проекты инде 3 ел гамәлдә. Без –Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәгенең Күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе хезмәткәрләре – «Казан Идел буеның гуманитар башкаласы булырга тиеш» дигән амбициоз, ләкин гадел фикердән чыгып эш итәбез. Сүз – фундаменталь тикшеренүләргә, туган телләребезне, мәдәниятләребезне популярлаштыруга юнәлдерелгән абруйлы фәнни кластер булдыру турында бара. Бу юлдагы мөһим адымнарның берсе – федераль мәнфәгатьләргә дә, Татарстан Республикасы мәнфәгатьләренә дә җавап бирә торган җитди тел проектларын тормышка ашыру.
Татарстан Рәисе, Марат Әхмәтов җитәкләгән Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, без яңа авторлык үзөйрәткечләре сериясен чыгаруга ирештек. Хәзерге вакытта инде 5 китап дөнья күрде – икесе татар телен үзлектән өйрәнү китабы булса, берәр – удмурт, чуваш, мари телләре буенча үзөйрәткечләр. Болар – заманча материаллар һәм авторлык алымнары кулланылган матур китаплар. Үзөйрәткечләр авторларының берсе мин һәм икенчесе – минем шәкертем, полиглот Максим Юрьевич Кузнецов.
Туган телләр буенча үзөйрәткечләр булдыру проектыбыз социаль әһәмияткә ия, стратегик характерда дип саныйм. Бу проект Татарстан Республикасының эчке сәясәтендәге аерым өстенлекләрне – телләребезне, милли мәдәниятләребезне саклап калуны һәм үстерүне чагылдыра. Татарстанда телләр, этномәдәниятләр белән бәйле актуаль гуманитар проектларга зур игътибар бирелә, бу – безнең зур өстенлегебез.

Фото: © milliard.tatar
«Яңа басма якындагы елларга төп үзөйрәткеч булачак»
Ә үзөйрәткечләр нинди тираж белән чыга?
Бүгенге үлчәмнәр буенча карасак, үзөйрәткечләрнең тиражы зур. Ул телләрне өйрәнүчеләрнең шактый киң диапазонын колачларга мөмкинлек бирә. Тиражлар – 1 меңнән алып 4 меңгә кадәр. Мәсәлән, мин язган «Интенсивный курс татарского языка» исемле татар теленнән үзөйрәткеч 4 меңнән артык тираж белән басылып чыкты. Бу басма, мөгаен, алдагы елларга татар теленнән төп үзөйрәткеч басма булыр. Мондый китапларга чыннан да ихтыяҗ зур. Безнең китаплар бик тиз сатылып бетә, тарала. Моннан тыш, алар Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә киң кулланыла.
Без китапларыбызның язмышын да күзәтеп торабыз. Алар буенча татар телен, Татарстан халыклары телләрен илебезнең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә – Төркиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Кытайда, Япониядә, Франциядә, башка илләрдә дә өйрәнәләр. Шушы көннәрдә генә чувашларның Уяв милли бәйрәме узды, анда Рәисебез чуваш теленнән Максим Кузнецовның яңа гына нәшер ителгән үзөйрәткечен Чувашия Республикасы башлыгына бүләк итте. Бу да күп нәрсә турында сөйли. Чуваш теле буенча үзөйрәткечне Татарстан Республикасы нәшер итә…

Фото: © milliard.tatar
«Татар телен үзлектән өйрәнү юлын узып, иң оптималь алгоритмны тәкъдим итәбез»
Татар теленнән яңа үзөйрәткечләр искеләреннән нәрсә белән аерыла?
Безнең лабораториядә Россия, Идел буе халыклары телләрен үзлектән өйрәнгән кешеләр эшли. Мин, мәсәлән, татар телен мөстәкыйль рәвештә өйрәндем. Гадәттә, татар теленнән дәреслекләр һәм үзөйрәткечләр авторлары – турыдан-туры этник татарлар. Безнең очракта бу китаплар үз вакытында конкрет максат куйган һәм мөстәкыйль рәвештә телне үзләштергән кешеләр тарафыннан язылган. Безнең үзөйрәткечләрдә – телләрне мөстәкыйль үзләштерү тарихы. Бу – бик мөһим фактор! Тагын бер мөһим момент: үзөйрәткечләрне язганда, без илебез һәм дөнья тәҗрибәсен, дөньякүләм масштабта телләр укытуның уңышлы практикаларын кулландык. Һәм, әлбәттә, минем Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетындагы эшем мөһим роль уйнады. Бу – бөтен дөньяда танылган университет, анда дистә еллар дәвамында структур яктан төрле телләргә өйрәтүнең уникаль технологияләре булдырылган.
Мин балачактан ук төрле телләр өйрәнәм, шуңа күрә телне ничек өйрәнергә кирәклеген һәм аны ничек укытырга кирәклеген якынча аңлыйм: нәрсәдән башларга, төп кыенлыклар кайда барлыкка килә. Еш кына татар теле туган теле булган авторлар кайбер принципиаль моментларны кулдан ычкындыра. Мәсәлән, рус телле кешеләр хәл фигыль бәйләнешләрен үзләштергәндә гаять зур кыенлыклар кичерә: «әйтеп куйдым», «шалтыратып карадым», «ашап туйдым» һ.б. Мәсәлән, ни өчен самолет «төшеп утырды» диелә, ә «утырып төште» түгел. Боларны аңлата белергә кирәк. Телнең бу законнарын һәм системасын аңлау бик кыен, шуңа күрә безнең «татар теленең интенсив курсы» үзөйрәткечендә татар грамматикасының иң катлаулы өлешләренә басым ясалды. Без татар телен үзлектән өйрәнү юлын узып, иң оптималь алгоритмны тәкъдим итәбез. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Телне өйрәнү этник мәдәният контекстларыннан аерыла алмый»
Чит тел буларак татар телен өйрәтү ничек алып барылырга тиеш?
Телне өйрәнү этник мәдәният контекстыннан аерыла алмый. Шуңа күрә татар теле белән таныштыру гына түгел, ә татар мәдәнияте дөньясына ишек ачу максаты куелды. Безнең үзөйрәткечтә төп урынны ике телдә кабатлана торган тере мавыктыргыч диалоглар алып тора. Бу – бик мөһим принцип, чөнки кеше өйрәнелә торган телнең лексикасын һәм грамматиканы куллану мәгънәсен һәм контекстын һәрвакыт туган телендәге белән чагыштыра.
Сез диалоглар аша мәдәниятне ничек ачасыз?
Текстларның, диалогларның күбесе татар дөньясы темасы белән бәйле, аларда татар мәдәнияте өчен әһәмиятле шәхесләр телгә алына. Мәсәлән, үзөйрәткечтә Сара Садыйкова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Кәрим Тинчурин, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Роберт Миңнуллин һәм башка бик күп күренекле шәхесләрнең исемнәре бар. Әлбәттә, без аларның һәрберсе турында билгеле бер контекст һәм билгеле бер мәгълүмат бирәбез. Шулай итеп, без укучы өчен эзлекле һәм системалы рәвештә зур татар дөньясын, мәдәният дөньясын, республика дөньясын ачабыз, төрле районнар белән таныштырабыз. Үзөйрәткечнең мөһим аспекты Татарстанның этнотуристик потенциалын ачудан гыйбарәт.
Республиканың бу потенциалы нәрсәдән гыйбарәт соң, этнотуристик вектор үзөйрәткечтә ничек күрсәтелә?
Шул ук диалогларда, текстларда. Мәсәлән, татар телен өйрәнүчене республикабызның табигый һәм мәдәни күптөрлелеге белән таныштыра торган тривиаль булмаган маршрутлар тәкъдим ителә: Азнакай районындагы Чатыр-Тау тавы, Балтач районындагы изге удмурт күле һәм башка типик булмаган маршрутлар Татарстанның күпмилләтле һәм полиэтник булуын, мәдәни һәм табигый һәйкәлләр ягыннан бик кызыклы булуын күрсәтә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Студентларым һәм хезмәттәшләрем арасында татар музыка сәнгатен яратучылар барлыкка килде»
Сез бик кызыклы темага кагылдыгыз. Сез бер караганда – читтән, бер караганда – эчтән булган кеше буларак, шуны сорамыйча булдыра алмыйм: ә татарларда өчпөчмак белән чәкчәктән тыш нинди мәдәни кодлар бар?
Мәскәү күзлегеннән караганда, беренче чиратта күпләргә тере этник мәдәният кызыклы. Бу җитди бренд – төбәкнең этномәдәни сәнгате.
Ә ул Татарстанда бармы?
Әлбәттә, бар. Кешеләр килгәч тә «гамәлдәге» башка тел киңлегенә эләгәләр. Күпләр өчен Казан, Татарстан белән очрашу – гаҗәеп этник һәм тел төрлелеге буларак, үз илеңне яңа яктан ачу. Мин үземнең Мәскәүдәге студентларыма республика турында җентекләп сөйлим. Мәсәлән, «дөньяның тел процесслары» лекцияләр курсы кысаларында 2-3 дәресне без һәрвакыт Россия халыклары телләренә багышлыйбыз. Мин студентларга татар музыкасын тыңларга һәм татар клипларын карарга тәкъдим итәм. Без шул ук Илһам Шакировны тыңлыйбыз. Татарча бер сүз дә белмәгән студентлар джаз ноталарын, татар совет җырларының кызыклы эшкәртелүен билгеләп үтә. Мин «Илһам Шакиров Финляндия белән актив хезмәттәшлек иткән, «The Beatles» һәм Балкан музыкасын яраткан, гаять киң музыкаль карашлы кеше булган» дип аңлатам.
Күпләргә татар музыкасы ошый. Студентларым һәм кафедрадагы хезмәттәшләрем арасында татар музыка сәнгатен сөючеләр барлыкка килде. Кайберәүләр Мәскәүдән Илһам Шакиров иҗатына багышланган концертка килделәр. Бу – аларның Казанга беренче сәфәре булды. Ә гомумән, татар музыка дөньясы, белгәнебезчә, бик төрле. Һәркем үзенә ошаган башкаручыны таба ала. Кемгәдер «Пыяла» ошый, ә кемдер чын күңелдән Салават Зәкиевичның иҗатын ярата. Тамашачының, аягүрә басып, аның белән бергә «Мин яратам сине, Татарстан»ны җырлавын берничә тапкыр күрдем. Музыка кешеләргә этник бердәмлек хисе бүләк итә.
Сез табигать, эстрада, авыл турында сөйләдегез. Ләкин, сезнеңчә, татар теле ни өчен шәһәр теленә әйләнмәде?
Миңа калса, ул барыбер әкренләп аңа әверелә бара. Бу – бик катлаулы, чөнки безнең аңыбыз бик катлаулы итеп төзелгән. Бер яктан, тел кешенең яшәү рәвешенә һәм яшәү урынына бик тыгыз бәйләнгән. Авылга кайткач ук, татар теленә күчәбез.
Шул ук Казанда элек татар бистәсе булган, әмма хәзер без аның туристлык объекты гына булуын аңлыйбыз, анда татарлар юк.
Әйе, әмма, икенче яктан, мин еш кына яшь әниләрнең балалары белән татарча сөйләшергә тырышуларын күрәм. 3 яшькә кадәр татарча сөйләшүче бала бакчада тулысынча рус теленә күчә. Әмма Казанның барыбер шансы бар, чөнки бөтен татар дөньясының үзәге нәкъ менә монда урнашкан…

Фото: © milliard.tatar
Кытай телен өйрәнү дөньясына алып баручы үзенчәлекле татар порталы
Үзөйрәткечнең ахырында без полилингваль сүзлек күрдек... ни өчен сез татар сүзләрен һәм фразаларын кытай теленә тәрҗемә итәргә булдыгыз?
Китап ахырында күптелле сүзлек булу – үзөйрәткечләрне булдырудагы әһәмиятле принцип. Ул үз эченә татар, рус, инглиз һәм кытай телләрен ала. Мөгаен, татар теле тарихында беренче мәртәбә ул кытай теле белән бер контекстта тәкъдим ителгәндер, өстәвенә, сүз Пиньинь кытай теленең латинлаштырылган транскрипциясе турында бара, ул шунда ук Кытай сүзләрен өйрәнергә, Кытай лексикасын истә калдырырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, татар теле үзөйрәткечен «актуаль булган башка зур телләрне өйрәнүгә алып баручы үзенчәлекле портал» дип атарга мөмкин. Үзөйрәткечтәге Кытай блогын миңа Кытайдан аспиранткам Цзань Синхуа ясарга ярдәм итте.
Хәзерге вакытта Россия халыклар дуслыгы университетында эшләнә торган татар теле буенча цифрлы платформа турында да сөйләп китегезче.
Әйе, бу – өр-яңа цифрлы проект, аның нигезендә Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетының гаять зур цифрлы мөмкинлекләре кулланыла. Университет кысаларында Ясалма интеллект институты бар, анда «цифрлы лабораторияләр» эшли. Университетта инде 15 ел дәвамында рус теле буенча цифрлы платформа эшли. Аның ярдәмендә бөтен дөньядан чит ил студентлары рус телен өйрәнә, үз белемнәрен тикшерә, укытучы белән телне өйрәнүдә килеп туган кыенлыклар турында фикер алыша ала. Кыскасы, бу цифрлы платформа – «күп каналлы» һәм дистәләгән мең кешегә бөек рус телен өйрәнергә мөмкинлек бирә торган бик нәтиҗәле ресурс...
Быел әлеге цифрлы юнәлешнең яңа үсеш векторы барлыкка килде – татар телен өйрәтү буенча цифрлы платформа булдыру. Идеяне университет ректоры О.А. Ястребов, университетның Рус теле институты директоры Н.В. Поморцева хуплады. Бу – татар телен федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә позицияләүнең бөтенләй яңа дәрәҗәсе булачак.
Арзамазов Алексей Андреевич
- Филология фәннәре докторы, профессор,
- РФА Казан фәнни үзәгенең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе (Казан),
- Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты Рус теле институты профессоры (Мәскәү),
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры (Казан),
- Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре (Казан),
- Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе (Казан),
- Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет әгъзасы (Казан),
- Туган телләр федераль институтының Гыйльми советы әгъзасы (Мәскәү),
- Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты Рус теле институты Гыйльми советы әгъзасы (Мәскәү),
- Россия Тәрҗемәчеләр берлеге идарәсе әгъзасы (Мәскәү),
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең милли әдәбиятка ярдәм итү федераль программасының эксперт советы әгъзасы (Мәскәү),
- Удмуртия Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, 2 тапкыр Удмуртия Республикасы Хөкүмәте премиясе лауреаты.
- Идел буе халыклары телләре һәм этнокультуралары буенча 27 китап (монографияләр, уку әсбаплары), 170тән артык фәнни хезмәт авторы.
- Инглиз, итальян, венгр, төрек, татар, удмурт, башкорт, мари, эрзян телләрен белә.
- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан хупланган Идел буе халыклары милли телләре үзөйрәткечләрен булдыру проектының авторы һәм фәнни җитәкчесе.