news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2026 елга бюджет проектын беренче укылышта карыйлар

news_top

Бүген Казанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышы узачак. Сессиянең көн тәртибендәге төп мәсьәлә – 2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга республика бюджеты турындагы закон проекты. Аны депутатлар беренче укылышта караячак.

Татарстан һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектларын 4 октябрьдә Дәүләт Советына ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кертте. Документлар барлык парламент комитетларында, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән бергә узган республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлауларында каралды.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 10 мәсьәлә, шул исәптән беренче укылышка әзерләнгән 5 республика законы проекты кертелгән. Алар арасында – республиканың аерым закон актларына һәм Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турындагы законга үзгәрешләр кертүче проектлар.

Депутатлар шулай ук даими нигездә эшләү өчен ТР Дәүләт Советы депутатын сайлауга һәм аерым парламент комитетлары составындагы үзгәрешләргә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Моннан тыш, утырышта Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат белән чыгыш ясаячак, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар