news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Продюсер Рифат Фәттахов Рәшит Ваһаповның туганы булып чыккан

Рифат Фәттахов үзенең нәсел җепләрен барларга булган.

news_top
Продюсер Рифат Фәттахов Рәшит Ваһаповның туганы булып чыккан
Салават Камалетдинов

Продюсер Рифат Фәттахов үзенең Рәшит Ваһаповның туганы икәнен ачыклаган.

«Нәселемне өйрәнә башладым. Кызганыч, соңрак инде, элегрәк өйрәнәсе калган. Быел минем юбилейга якташларым нәселемне өйрәнеп, шәҗәрә төзеп бирде. Унике буынга кадәр бабамны тапканнар. Бабаларым өч төрле һөнәр ияләре булган. Күбесе — муллалар, аннары бай сәүдәгәрләр яисә хәрбиләр», — дип сөйләгән продюсер «Тәртип» радиосының «Тәртипле иртә» тапшыруында.

Рифат Фәттаховның нәселен өйрәнүчеләр Рәшит Ваһапов белән туганлык җепләре барлыгын ачыклаган.

«Безнең әби: „Рәшит Ваһапов — безгә туган“, — дип гел әйтә иде. Хәзер тикшерүче егетләр шуны ачыклады. Рәшит Ваһапов белән минем Фәттах бабам — өченче буын туганнар», — диде ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар