«Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчесе, татар бизәкләре төшерелгән сувенир чәйләр ясау белән шөгыльләнүче Нияз Сабиров һәм аның тормыш иптәше, ТМТВ телеканалы директоры Зөлфия Гыйльметдинова беренче тапкыр әти-әни булган. Аларның кызлары туган.
«Тормыш иптәшем безгә кыз бүләк итте. 21 октябрь көнне безнең гаиләбез ишәйде, Әлхәмдүлилләһ. Бу сәгатьләрдә бер дә җиңел булмады. Ләкин без барысын да җиңеп чыктык. Барлык акушерлар һәм табибларга чиксез рәхмәт. Барлык мактауларыбыз Аллаһ Тәгәләбезгә», – дип язган Нияз социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Зөлфия белән Нияз 2024 елда никахлашкан иде. Нияз сөйгәненә 4 каттагы балконда оркестр белән татарча җырлап тәкъдим ясады, әлеге романтик ролик социаль челтәрләрдә бик күп караулар җыйды.