Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Продюсер Гүзәлия яңа проект башлаган

Продюсер Гүзәлия яңа проект башлаган

news_top_970_100
Продюсер Гүзәлия яңа проект башлаган
Заманында Элвин Грейны танытуга күп көч куйган продюсер Гүзәлия яңа проект башлаган. Ул Рузилә Хәйретдинова исемле җырчыны танытуга алынган. Аларның беренче уртак җыры - "Көтәм", ул июньдә чыккан иде. Инде икенче клибы да барлыкка килгән. 

Рузиләнең "Назлы ярым" клибы 16 сентябрьдә Ютубка куелган. Хәзерге вакытта аны бер меңгә якын кеше караган. 



"Назлы ярым" җыры - Гүзәлиянең 2000нче еллардагы хиты. Ул аны сәхнәләрдән җырлый иде, бу җыры кергән альбомы да чыкты.

Рузиләнең инстаграм аккаунтында хәзерге вакытта дүрт меңнән артык язылучы бар. Зур сәхнәләрдә бик күренмәсә дә, Рузилә аерым даирәләрдә билгеле җырчы, аның тавышы көчле, дип бәялиләр. Ул Минзәлә кызы.

Соңгы постында Рузилә "Үз-үземә гашыйк булдым әле мин бүген", дип язган.


Рузилә Хәйретдинова сәхнәдә уңышка ирешер дип уйлыйсызмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100