news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Проблема бар иде, әмма...» - Айдар Галимов үзе турындагы имеш-мимешләргә җавап бирде

news_top

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов социаль челтәрләргә видеомөрәҗәгать белән чыкты. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары аның сүзләрен дөрес аңламыйча, җырчының концерт эшчәнлеген туктатуы һәм гастроль туры кичектерелүе турында имеш-мимешләр тарата башлаган.

«Дуслар, без күптән түгел социаль челтәрләрдә яңа программа әзерләвебез турында видео белән бүлешкән идек. Анда минем сәламәтлегемә кагылышлы моментларга да тукталдык. Кызганычка, кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары минем сүзләрне дөрес аңламаган. Шул сәбәпле, мин концерт эшчәнлегемне дәвам итә алмаячакмын, концертлар күчерелә дигән сүзләр таралды.

Әйе, андый проблема бар иде. Әмма әле программаны әзерли генә башлаган вакытта, ягъни моннан 4 ай элек. Барысы да артта калды, хәзер минем тернәкләнү процессы бара, әмма бу минем эшемә берничек тә комачау итми», – дип аңлатты артист.

Айдар Галимов сүзләренчә, яңа программаның премьрасы булган инде. Һәм ул үзенең иҗатташ дуслары белән концерт сезонын башлап, гастрольләргә чыгарга әзерләнә.

«Барлык планлаштырылган концертлар да узачак. Cезнең энергетика, алкышлар миңа тагын да көч бирер һәм без бергәләп тернәкләнербез. Очрашканга кадәр», – дигән ул дусларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар