Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Приютта эшләүче 24 яшьлек кыз балаларны бер-берсенә каршы котыртып сугыштырган

Педагогик белеме булмаган яшь тәрбияче үзенең гамәлләрен видеога төшереп интернетта тараткан.

news_top_970_100
Приютта эшләүче 24 яшьлек кыз балаларны бер-берсенә каршы котыртып сугыштырган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Уфада урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта эшләүче 24 яшьлек кыз балаларны «тәрбияләгәнен» видеога төшереп, социаль челтәрләргә куя. Ул сабыйларны бер-берсе белән сугышырга этәрә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Әлеге кадрлар челтәрдә таралгач, Хезмәт министрлыгы тикшерү башлый, тикшерүчеләр «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше ача.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу тәрбияче үз вазифаларын башкарганда кече яшьтәге балаларга карата законсыз ысуллар файдалана. Ул аларны бер-берсенә карата көчләү гамәлләре куллануга этәрә, кимсетә, алар каршында сүгенә, балаларга карата физик көч куллана. Яшь тәрбияче үзенең законсыз гамәлләрен видеога төшереп, интернетта тарата.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе җинаятьтә шикләнелүче кыздан сорау алган видеоны күрсәтте.

«Мин кызык дип уйладым, кыз балага бер малайга сугарга куштым. Ул мине тыңламас дип уйлаган идем, ә ул мине тыңлады, малайга сукты. Малай елады, аннары алар татуланышты. Без монда начар әйбер юк дип уйладык. Шул ук көнне кичке якта бер кыз үзен адекват тотмады. Ул истерикага бирелде, башкаларга комачаулады. Мин аңа берничә тапкыр кисәтү ясадым. Ул тыңламады. Берничә тапкыр кисәткәч, ул парта астына кереп качты. Шунда елады. Миңа бу кызык булып тоелды», — дип аңлата кыз сорау алганда.

Хәзерге вакытта бу тәрбияче белән тикшерү эшләре бара, оешманың җитәкчелегеннән, хезмәткәрләреннән һәм биредә тәрбияләнүче балалардан сорау алалар.

24 яшьлек кыз махсус педагогик белеме булмаган килеш балалар белән эшли. Бу хәлгә юл куйган приют җитәкчелегенең гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100