Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Приморьеда өч яшьлек кызчык кәҗә һәм бозау белән бер абзарда яшәгән

Баланы имин булмаган гаиләдән алалар, әмма әбисе аны кире кайтарырга тели.

news_top_970_100
Приморьеда өч яшьлек кызчык кәҗә һәм бозау белән бер абзарда яшәгән
pixabay.com/ru

Приморьеда опекага алынган балалары булган гаиләләр буенча опека хезмәте вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре махсус рейд үткәргән. Уссурийскидагы бер йортта алар чәчләре үрә торырлык хәлгә тап була. Биредә өч яшьлек кыз баланың фермадагы йорт хайваннары белән бергә яшәве билгеле була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кызчык вакыт-вакыт яши торган җирдә бозаулар һәм кәҗәләр асралган, шунда ук терлек азыгы салынган капчыклар, шулай ук кыз алырлык җирдә куелган хайваннар өчен медикаментлар да булган. Мондый күренешкә шаккаткан балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары, баланы вакытлыча опекуннан алып киткәннәр.

Тикшерүчеләрне кызчыкның абзарда яңа туган бозаулар һәм бәрәннәр янәшәсендә яшәве генә түгел, бинадагы коточкыч күренешләр дә гаҗәпләндергән. Чөнки бина эче пычрак, диварда ут чыбыклары асылынып тора, шулай ук штукатурка да күптән коелып төшкән. Кыскасы кызчык яши торган бина бернинди дә гигиена таләпләренә туры килми торган хәлдә булган. Баланы алып китүнең сәбәбе дә нәкъ менә аның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч сала торган күренешләр булган.

Хәзерге вакытта сабый Уссурийскидагы «Балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге»нә бирелгән.

Ачыкланганча, кызчыкның опекуны булып аның 70 яшьлек әбисе саналган. Әби өлкән яшьтә булуына карамастан, фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе булып тора. Авылда аның үз йорты бар, ләкин күп вакыты эштә узганлык белән, ул баланы үзе белән алырга мәҗбүр булган. Шуның өстенә күп вакыт алар абзарга охшаган бинада кунып та калган.

Ерак көнчыгыш федераль округы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, опека органнары әлеге өлкән яшьтәге ханымга әлеге очрак буенча элегрәк тә берничә тапкыр кисәтү ясарга туры килгән. Алар әйтүенчә, алар әбигә көн саен бирегә килеп йөрергә авыр икәнен дә аңлый, ләкин закон булгач закон инде.

Опека органнары әйтүенчә, әбисе оныгын гомумән алганда яхшы карый. Кыз үзе пөхтә киенгән, тамагына ашаган. Ләкин менә һаман саен фермада терлекләр белән бергә яшәүләре генә борчу тудыра. Чөнки бу хәл баланың киләчәгенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин дип саный алар.

Хәзерге вакытта әбинең оныгы тернәкләндерү үзәгендә булса да, ул аны тиз арада кире кайтару буенча бөтен тырышлыгын куячагын белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100