news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Приморье губернаторы мәктәп төзелешен карарга килгәч, исерек каравылчыга тап булган

Социаль челтәрләрдә кызыклы да, кызганыч та видео таралды.

news_top
Приморье губернаторы мәктәп төзелешен карарга килгәч, исерек каравылчыга тап булган

Россиядәге хәлләрне бөтен ачысы белән тасвирлаган хәл Приморье краенда булды.

Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко Волчанец бистәсендәге мәктәп төзелешенә алдан кисәтмичә килгән. Аны бик "җылы" каршы алганнар. Исерек каравылчы губернаторны кертер өчен капканы ача һәм капка өстенә ава да. Аннары ул губернаторга бөтен төзүчеләр дә эш урынында икәнен әйтә. Чынлыкта губернатор төзелеш мәйданчыгында бер төзүчене дә күрми.

Губернатор төзелеш алып бара торган оешманы алыштырачагын әйткән. Каравылчыны да эшеннән куганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар