Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Примавера” шәһәр коттеджлар бистәсе Россиядә беренче: Казанның күчемсез милеге уз тармагында “Оскар” алды

Казан проекты “Күчемсез милек тармагы рекордлары” дип аталган дәрәҗәле халыкара премиянең “Коттедж бистәсе №1” номинациясендә җиңү яулады, ә аны төзүче компаниянең генераль директоры Павел Кострикин Ксения Собчак кулыннан бүләк алды. “Татар-информ” девелоперны җиңү белән котлады һәм “Примавера” анда яшәүчеләргә нинди сюрпризлар әзерләвен белеште.

news_top_970_100
“Примавера” шәһәр коттеджлар бистәсе Россиядә беренче: Казанның күчемсез милеге уз тармагында “Оскар” алды

Әйтергә кирәк, “Күчемсез милек тармагы рекордлары 2019” премиясе Россия һәм чит ил төзүче компанияләре өчен “Оскар” дәрәҗәсенә ия. Җитмәсә, бу халыкара дәрәҗәдәге премия. Менә инде ул 10 ел дәвамында әлеге бүләкне иң яхшыларга тапшыралар. Хәзер алар арасында “Примавера” коттедж бистәсе дә бар. Җиңү уңаеннан аны төзүче компания Courage журналы белән берлектә Казанның бер ресторанында кабул итү кичәсе үздырды. Кичә кунакларын журналның баш редакторы Динә Ярюхина каршылады, официантлар исә аларга шампан шәрабы тәкъдим итте. Павел Кострикин белән сөйләшү мөмкинлеге сорау-җаваплар сессия башланганчы ук булды – девелопер компаниясе башлыгы чарага алдан ук килгән иде.

Кичә Александр Сергеевич Пушкин хөрмәтенә шигъри кичке аш форматында үтте. Шунысы кызык, “Күчемсез милек тармагы рекордлары-2019” премиясен 6 июнь – бөек рус шагыйренең туган көнендә тапшырдылар. Кичәнең модераторы ролен Courage журналы баш редакторы үзе үтәде. Алдан ул Кострикинны тагын бер кат бүләк алу белән котлады. “Примавера”ны төзүче компания башлыгы Ярюхинага рәхмәтен белдереп, коттедж поселогы турында тулырак сөйләде.

“Без шәһәр читендәге торак яки коттеджлар бистәсе генә түгел. Без иң кыйбатлы шәһәр торагы базарында көндәшлек итәбез. Безнең йортларны кем сатып ала, анда кемнәр яшәячәк дисезме? Алар шәһәр читендә, биек коймалар артында, үз өйләрен усал этләргә саклатып яшәргә теләүчеләр түгел. Киресенчә, алар барысы да төрле яшьтәге заманча кешеләр. Хәер, яшьләр күбрәк инде. Яхшы, сыйфатлы фатир бәясенә шәһәр эчендә үз йортыңны сатып алырга мөмкин булганын аңлый алар”, дип сөйләде әңгәмәдешебез.

“Примавера” - Италия шәһәрләре һәм провинцияләре исемнәре белән аталган иллеләп таунхаус һәм 101 йорт. Ул Казан үзәгеннән 10 километрда гына урнашкан. Монда килеп кергән һәр кеше әлеге кояшлы, якты илнең исен, тәмен, яңару теләген һәм иреклек сизә. Бу атмосфера тавышлы шәһәр үзәгеннән ерак булган урынның саф һавасы һәм коймалар булмау хисабына күзәтелә, дип саный Павел Кострикин.

Девелопер үзенең җиңү мөмкинлекләрен арттыру өчен проектны ике – “Региональ объект №1” һәм “Коттедж бистәсе №1” номинацияләрендә тәкъдим иткән. Алай да икенче номинациягә өметләр зуррак булган, чөнки “Примавера”ның Казаның гына түгел, ә Россиянең башка коттедж бистәләре алдында зур өстенлекләре бар.

“Россиядә, гомумән, әзер коттедж поселоклар аз. Алар төзүчеләр өчен файда китерми. Менә, мәсәлән, Америка девелоперының идеаль бизнесы ничек бара – ул җир сатып ала, анда 2-3 вариантта модель йорт салына. Кеше килә, йортны һәм җир кишәрлеген сатып ала, акчасын түли һәм 3-5 айдан аның өе әзер була. Безнең очракта башкачарак булды – без бөтен поселокны тулысынча төзедек. Бизнес-проект өчен бу яхшы дип әйтеп булмый. Ләкин әлеге проектны үстерүче буларак минем өчен дә, монда яшәүче һәм яшәячәк кешеләр өчен дә бу бик зур бәхет – аларга төзелеш мәйданында яшәргә туры килмиячәк”, - диде төзүче компания җитәкчесе.

Премиядә бары тик әзер проектлар гына катнаша ала. Экспертлар аларны берничә критерий: локация - җайлы урнашу урыны, яхшы экология, кулланган төзү материалларының сыйфаты һ.б. буенча бәяли. Локация буенча Казан проектына тиңләр юк диярлек. Шәһәр эчендәге коттедж поселоклары - бик сирәк күренеш, дип билгеләде Кострикин. Проектның өстенлекләре хәтта премиянең җитәкчесен дә таң калдырган. Ул Казанга килеп, объектны шәхсән үзе тикшереп киткән.

Жюри әгъзаларының аеруча игътибары юнәлтелгән тагын бер критерий - төзелешнең сыйфаты. Девелопер компаниясе башлыгы тануынча, “Примавера”ның гидроизоляция белән проблемалары булган – су коттеджларның идән астына кергәләгән. Хәзер эшләр ничек тора икән соң?

“Без беләбез, бу проблеманы бары тик радикаль юл белән генә хәл итеп була. Бер танылган фильмда әйтелгәнчә – перитонитларны көтмичә, кисеп атырга (“Покровские ворота” к/ф цитата - Т-и искәрмәсе). Шуңа күрә узган көз көне без 90 йортны һәр ягыннан казып, гидроизоляция ясадык. Эшләрне тизрәк тәмамлар өчен анда берьюлы 15 экскаватор эшләде. 100% түгел, 200 % сыйфатны тәэмин итү өчен без көчле дренаж системасы да ясадык. Язгы ташкын үтеп китте һәм аның нәтиҗәсендә безнең 90 йорттан бары тик икесе буенча гына шикләр калды. Без аларда да су керү сәбәбен таптык һәм аларны юк иттек. Хәзер мин төгәл әйтә алам – мин сезгә тәкъдим итәм икән, димәк ул ышанычлы нәрсә”, дип белдерде Кострикин.

“Примавера” поселогы үзенең көндәшләрен – Мәскәү янындагы “Парк Апрель” торак комплексы һәм Сочиның “Тюльпановка” кварталын артта калдырды. “6 июнь, Александр Пушкин туган көнендә Мәскәүдә премия алучыларны котладылар. Бүләкләрне телевидение алып баручысы Ксения Собчак тапшырды. Сәхнәдә миңа аз гына аның белән аралашып алырга туры килде. Ул бик ачык кеше, проектлар белән кызыксынды, “Сездә, чыннан да, коймалар юкмы?”, дип сорашты”, - диеп искә алды Кострикин чараны.

Хәер, мәскәүлеләр һәм федераль журналистлар кызыксынуыннан бигрәк, Кострикинга казанлыларның “Примавера”га игътибары мөһимрәк. Девелопер соңгы йортны сатып җибәреп, анда чын тормыш башлануын тели. Әлегә биредә 30% йорт сатылган, көзгә өйләрнең яртысын сатып бетерергә ниятлиләр. Шул вакытта монда кофейня-пекарня ачып җибәрергә телиләр.

“Без бистәнең тормышын башлап җибәрдек, хәзер аны үстерергә кирәк инде. Мин анда кофейня ачу буенча кешеләр белән сөйләшүләр алып барам. Ләкин алар: “Әйе, без риза, ләкин бераз кеше күбрәк булганын көтик”, ди. Мондагы тормыш тагын да сыйфатлырак, матуррак, шәһәрчә булсын иде”, ди девелопер.

“Примавера”да инде яшәүче бәхетлеләр шушында ук урнашкан арт-галереяга бара ала. Ул үз ишекләрен бистәдә өйләр сата башлау белән бергә ачты. Биредә инде унлап мәдәни чара да узды. Тиздән анда шигърият кичәсе үткәрергә җыеналар. “Премияне дә юкка гына Пушкин туган көнендә тапшырмадылар инде”, дип шаярта Кострикин.

Җәй – спорт белән шөгыльләнү өчен иң әйбәт вакыт. Бистәдә бик әйбәт җиһазланган спорт мәйданчыгы да бар. Киләчәктә биредә тренажер залы да булдырырга телиләр. Монда яшь гаиләләр өчен актуаль булган балалар клубы да ачылырга тора. “Аерым балалар бакчасы төзү кирәкми, Казанның Иделбуе районында алар белән проблема юк”, дип белдерде Кострикин.

Бүгенге көндә биредәге йортларның өчтән бере генә сатылган. Шуңа да, “Примавера”да өй сатып алу өчен иң кулай вакыт. Моның өчен, иң беренче, сигез проект буенча төзелгән өйнең берсен сайларга кирәк. Аларның алтысы – аерым йортлар, тагын ике проект - таунхауслар. Йортларның мәйданнары 245 квадрат метрдан башлана (“Сорренто” һәм “Сан-Ремо” проектлары) һәм 380 квадрат метрга кадәр була ала (архитектурасы һәм мәйданы белән заманча замокны хәтерләткән “Сицилия” проекты).

Шулай ук ике проект таунхаус – “Милан” (167 кв. м.) һәм “Неаполь” (153 кв. м) каралган. Бу ике катлы мансардалы йортларда балалар белән уйнау яисә дуслар белән утырып аралашу өчен урыннар ясап була. Шулай ук, таунхаус алган очракта сез үзегезнең аерым гаражыгызга да ия буласыз. Бу йортларның үзенчәлеге – зур террасалар һәм төп фасадтагы күпсанлы тәрәзәләр. Алар бүлмәләрдәге киңлекне җиңеләйтә һәм табигый яктылыкны арттыра.

Таунхаусларның бәяләре 9,7 миллион сумнан башлана. Иң зур йортны исә 26 миллион сумга алып була. Тиздән “Примавера”да торак алучылар тулысынча ясап бетерелгән, отделкалы өй сатып алу мөмкинлегенә ия булачак. Павел Кострикин бу хакта тулырак итеп сөйләде.

“Без хәзер тулысынча бер өйне ясап бетерәбез. Гадәттә аны шоурум диләр, безнең исә шоудом булачак. Бүгенге көнгә анда төзекләндерү эшләре тәмамланды, кухняны ясаучылар үлчәмнәрне алып китте. Без партнерларыбыз белән июльдә йортны тәкъдим итү чарасы уздырырбыз, дип торам. Бу менә ничек эшли. Кешеләр киләләр, шоурумны карыйлар. Бездә отделканың 3 варианты бар, дизайн-проектны без бүләк итәбез. Сатып алучыга шуларның берсе ошый икән, шоурумны ясаган подрядчы ремонтны кабатлый ала. “Миңа кабатларга кирәкми, мин сезнең шоурумны сатып алырга телим”, диючеләр дә булырга мөмкин. Бу очракта без сатып алучыдан башка йортта шоурум ясар өчен 3 ай көтеп торуны сорыйбыз”, дип аңлатты девелопер компаниясе генераль директоры.

Әйтергә кирәк, йорт отделка белән генә түгел, ә тулысынча җиһазланган да булачак – кухня гарнитуры, залда уңайлы диван, йокы бүлмәләрендә тәрәзә пәрдәләре, заманча яктырткычлар. Мондый өй 1,5-2 миллион сумга кыйбаткарак төшәчәк. “Бу аз акча түгел, ләкин, аның каравы, барысы да сыйфатлы эшләнгән булачак”, ди Кострикин.

“Примавера”ның өстенлекләре бәхәссез: бистә бер яктан урман белән чолгап алынган, икенче яктан Оренбур тракты уза. Иң якын метро станциясе – “Җиңү проспекты”на 10 минутта барып җитеп була. Шәһәр үзәгендә исә сез 15 минуттан була аласыз. Аэропорт та, тимер юл вокзалы да поселоктан бер ераклыкта урнашкан – бу еш сәфәр кылучыларга аеруча ошар.

Биредә йорт сатып алуның тагын бер плюсы – инде тулысынча кулланышка әзер инженер челтәре. Биредә казылган 3 артезиан скважина ярдәмендә сезнең краныгыздан һаман чиста су агып торачак, ә кыш көне сез беркайчан да туңмаячаксыз – һәр өйдә индивидуаль җылыту системасы урнаштырылган. “Примавера”ның канализациясе шәһәр челтәрләренә тоташтырылган. Килеп туган бөтен көнкүреш проблемаларын бистәнең үз идарә компаниясе хәл итәргә әзер. Коммуналка өчен түләүләр исә Казандагы гадәти өч бүлмәле фатирның коммуналь түләүләреннән артмый.

“Примавера”да яшәүчеләргә иминлек өчен дә борчылырга кирәкми. Поселок тәүлек буе эшли торган видеокүзәтү системасы белән җиһазланган. Бистәгә керү юлында – килүче машиналарның номерларын отып калучы системалы сак пункты һәм шлагбаум.

“Мондагы бөтен плюсларны һәм без бу бистәне кем өчен төзүне аңлагач, бу йортларны сатып бетерәчәгебездә шикләрем бетте. Мин хәзер бу проектның үсеше белән тулысынча канәгать”, дип сөйләде безгә “Примавера”ны төзүче компаниянең генераль директоры Павел Кострикин.

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100