Примадонна концертындагы маҗаралар (Люция Әблиева)
Мәскәүгә Примадонна концертына бик дәрәҗәле делегация составында барырга туры килде.
Концерттан соң аның белән аралашу мөмкинчелеге дә булачагын әйткәч, ушны югалтмас өчен, үземне чеметкәләп алдым. Без махсус бүлмәгә кергәндә, аның янында якыннары һәм тагын да бер популяр хатын-кыз җырчы бар иде. Примадонна сары төстәге купшы күлмәк кигән җырчыга: "Әйттем ич, бу күлмәкне кисәң, барысы да яхшы булачак дип. Каршы килергә уйлама да, мин аны сиңа бүләк итәм!" Тегесе: "Алла Борисовна, Сез һәрвакыттагыча юмарт, миңа уңайсыз..." - дип сөйләнә башлаган иде, тик Примадонна җөмләсен бетерергә ирек бирмәде. "Уңыш китерсен!" - дип аны кочаклап алды.
Пугачеваның бүләкләр таратырга яратканы турында ишетеп белгәнгә, минем эчемнән дә бик матур уй сызылып үтте. Аның кулыннан алынган теләсә нинди энәне дә дөягә әйләндерергә әзерләнеп торганда, күзем бер як стена буендарак торган аяк савытларына төште. "Бәй, бер чыгышында шушы туфлиләрне кигән иде бит Ул!" Туганнан бирле җыелып килгән барлы-юклы үткерлегемне җыеп: "Алла Борисовна, онытып калдырмагыз!" - дип, туфлиләргә ымладым. Беләсезме, нәрсә булганын? Алдан ук кисәтем куям, берегез дә күзаллаганча түгел. Примадонна, кочагындагы купшы букетын да куймыйча, аяк савытларын иелеп алды да, аларны, шул арада ярдәмче егет китереп биргән пакетка салып куйды. Мин ушыма килгәндә, Ул бүлмәдән чыгып китеп бара иде инде...
Шул чакта мин үземнең яланаяк басып торганымны шәйләдем. Бәй, кайда һәм кайчан салып ташлаганмын туфлиләремне? Башка бер уй да килми. Аптырап басып торганнан табылмасын белгәнгә, Концерт залы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. "Гардеробта берничә пар тора, шуннан карагыз!" - диделәр. Примадонна бүләге кайгысы китте, үземнеке генә табылсын! Энәсе дә кирәк түгел, дөясе дә! Шушы концерт өчен дөя... тьфү, ат хакына алынган туфлиләр иде бит алар!
"Табылдымы?" - дип түземсезләнеп көтәсездер инде. Белмим, шул чагында уянып киттем... "И-и, булган хәл дип язган кеше ышандырып!" - дигәннәргә җавабым да бар. Төштә булса да, булды ич! Җитмәсә беренче апрель иртәсендә!