Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пригожин «Вагнер»ның Бахмут-Артемовскины алганда күпме кешене югалтуын әйтте

Пригожин әйтүенчә, ширкәт 50 мең тоткынны үз сафына алган, аларның 20 проценты һәлак булган. Шуның кадәр үк югалту ширкәттәге контрактниклар арасында да булган. Ә Украина хәрби көчләренең югалтуларын Пригожин 50 мең кеше дип бәяләгән.

news_top_970_100
Пригожин «Вагнер»ның Бахмут-Артемовскины алганда күпме кешене югалтуын әйтте

«Вагнер» хосусый хәрби ширкәтенең җитәкчесе Евгений Пригожин Артемовск (Украинадагы атамасы – Бахмут) шәһәрен алганда күпме югалтуларга дучар булуын әйтте. Бу хакта Пригожин Константин Долговка интервьюсында әйтте.

Бахмут өчен бәрелешнең башлангыч өлешендә «Вагнер»дан барлыгы 35 мең кеше җәлеп ителгән. Операция барышында 50 мең тоткын җәлеп ителгән, аларның 20 проценты һәлак булган. Тоткыннар арасында һәлак булучылар контрактниклар кебек үк, дигән Пригожин. Бу саннардан чыгып, Артемовск-Бахмут өчен барган бәрелешләрдә «Вагнер»дан 20 мең кеше һәлак булган, дигән нәтиҗә ясап була.

Пригожин ВСУның югалтуларын 50 мең дип бәяли, тагын 50-70 мең кеше яраланган, ди ул.

Бәрелешләр вакытында «Вагнер» снарядлар җитмәве турында берничә тапкыр белдерде, хәтта шәһәрдән кораллы көчләрне чыгарачагын да әйтте. Рамзан Кадыров Артемовскига килергә әзер булуын әйтте.

Соңыннан «Вагнер»га снарядлар бирергә вәгъдә иттеләр. 20 майда Пригожин Артемовскиның алынуын әйтте. Якын арада Артемовск ныгытылачак, соңыннан хәрбиләргә тапшырылачак, ә «Вагнер», ял итәр өчен, тыл районнарына чыга, диде ул.

Украина соңгы тапкыр югалтулары турында 2022 елның декабрендә әйтте, дип яза РБК, ул чакта президент офисы җитәкчесе киңәшчесе Михаил Подоляк ВСУ 10-13 мең кеше һәлак булды, дигән иде. Россия Оборона министрлыгы, 2022 елның сентябрендә Украина 100 мең кешесен югалтты – 61,2 мең кеше һәлак булды, 49,3 мең кеше яралы, дигән иде. Оборона министры Сергей Шойгу, ноябрьдә – Украина 8 мең хәрбине, гыйнварда – 6,5 меңне, февральдә – 11 меңне, апрельдә – 15 меңне югалтты, дигән иде.

Россия Оборона министрлыгы югалтулар турында соңгы тапкыр сентябрь аенда хәбәр итте. Ул чагында 5937 кешенең һәлак булуы хәбәр ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100