Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пригожин: «Вагнер» Бахмутны 10 майда калдырып китәчәк»

news_top_970_100
Пригожин: «Вагнер» Бахмутны 10 майда калдырып китәчәк»

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясе җитәкчесе Евгений Пригожин Бахмутны (Артемовск) 9 майга кадәр тотып торачагын, 10 майда Оборона министрлыгы карамагына тапшырачагын әйтте, дип яза «Коммерсантъ».

Пригожин әйтүенчә, «Вагнер» шәһәрне 9 майга алырга тиеш булган. Хәзер шәһәрнең 45 квадрат километрының 2 квадрат километры гына «Вагнер» контролендә түгел, ди ул. Пригожин әйтүенчә, снаряд кытлыгы 90 процент һәм югалтулар зур булу сәбәпле, «Вагнер» хәрби хәрәкәтләрне дәвам итми. «Мин «Вагнер» подразделениеләрен Бахмуттан чыгарам, чөнки, боеприслар булмаганда, алар мәгънәсез үлемгә дучар була», – ди Пригожин.

«Генераль штаб җитәкчесенә Бахмутны Оборона министрлыгы подразделениеләренә тапшыру турында карар кабул итүне һәм ничәсе көнне позицияләрне алыштырачакларын әйтүләрен сорыйм», – дигән Пригожин.

«Вагнер» «яраларын ялар өчен» тылдагы лагерьларга чыгарылачак, дигән Пригожин. Алар анда «Россиядә яңадан кирәк булган кадәргәчә» булачак.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков «Вагнер»ның Бахмутатн китәчәге турында хәбәрдар булуын әйткән, бу хакта шәрехләмәгән.

2 майда оборона министры Сергей Шойгу корал җитештерү артачагын әйтте. Министр әйтүенчә, «кораллы көчләр дошманга зыян салу өчен кирәкле боеприсларны алалар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100