Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пригожин һәм хәрби фетнә омтылышы: бу вакытка ниләр билгеле?

«Интертат» ТАСС, РИА Новости, «Интерфакс»тагы хәбәрләрдән чыгып, вазгыять турында хәбәр итә.

news_top_970_100
Пригожин һәм хәрби фетнә омтылышы: бу вакытка ниләр билгеле?

Кичә Евгений Пригожин «Вагнер» хосусый хәрби ширкәтенең тылдагы базаларына Оборона министрлыгы һөҗүм оештыруы турында хәбәр итте. Оборона министрлыгы моны «ялган» дип атады. Бу мәгълүмат Путинга җитерелде, диде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков. Моны «хәрби фетнә омтылышы» дип атадылар. 

«Первый канал» «вагнерчылар»ны аттыру турындагы видеоны «ялган» дип атады.

Пригожинның бу белдерүе «хәрби фетнәгә чакыру» дип табылып, Илкүләм террорга каршы комитет җинаять эше кузгатты. Генераль прокуратура Пригожинга каршы 279нчы маддә нигезендә «хәрби фетнә оештыруда» гаепләп, җинаять эше кузгатылды. Моның өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

ФСБ «Вагнер» ширкәтендәге хәрбиләргә җитәкчеләре Пригожинны кулга алырга фәрман бирде, Пригожинның приказларын үтәмәскә өнди.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Украина хзрби көчләре, бу вазгыять белән файдаланып, һөҗүмгә әзерләнә.

Россия хәрби көчләренең махсус операция районындагы берләшкән җитәкчелеге командующие урынбасары Сергей Суровикин «Вагнер»ны президент приказына буйсынырга өндәде.

Бу вакыйгалар фонында Россия акцияләре 3 процентка кимегән.

Дондагы Ростов шәһәрендә постлар барлыкка килгән, шәһәргә хәрби техника кертелде. Мәскәүдә әһәмиятле биналар сакка алынган. Таксилар, автомобильләр туктатылырга мөмкин. Мәскәүдә террорга каршы чаралар уза.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев халыкны тынычлыкны сакларга өндәп чыгыш ясады. М-4 «Дон» трассасына чыкмаска өндиләр. Шәһәрдәге күңел ачу чаралары туктатылган.

Воронежда м-4 «Дон» колоннасына чыкмаска өндиләр. Анда хәрби колонна баруы хәбәр ителә.

Пригожин үзе Ростовта Көньяк хәрби округ штабын алуы турында хәбәр итә. «Телеграм» каналарда штаб бинасындагы Пригожинны төшергән видео чыкты.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100