Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Приднестровье ярдәм сорый: республика Россия составына керергә мөмкинме?

news_top_970_100
Приднестровье ярдәм сорый: республика Россия составына керергә мөмкинме?

Танылмаган Днестр буе (Приднестровье) Молдавия республикасы депутатлары съездында катнашучылар Россия Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына мөрәҗәгать резолюциясе кабул итте. Алар Молдавия ягыннан икътисади блокада аркасында Россиядән ярдәм сорый. Мөрәҗәгатьнең инициаторы – Днестр буе республикасы президенты Вадим Красносельский. Бу хакта Коммерсантъ сайты яза.

Резолюциядә әйтелгәнчә, Молдавия Днестр буе республикасына каршы икътисади сугыш игълан иткән, бюджетта миллионлаган сумлык дефицит китереп чыгару өчен, аңлы рәвештә шартлар тудырган. Депутатлар әйткәнчә, Молдавия дарулар һәм медицина җиһазлары китерүгә киртә куя. Шулай ук анда сепаратизм турында закон да кабул ителгән, ул Днестр буе республикасының һәр гражданинын җинаять эзәрлекләве өчен шартлар бирә. «Молдавия сөйләшүләргә аңлы рәвештә киртә куя һәм сәяси диалогтан илнең югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә читләшә. Кишинев Днестр буе республикасы белән элек ирешелгән килешүләрне башкарудан баш тартты», – диелә резолюция текстында.

Шул сәбәпле, делегатлар Россия хакимиятеннән ярдәм сорый. Днестр буе республикасында 220 меңнән күбрәк Россия гражданының даими яшәвен һәм Днестрда Россиянең тынычлык урнаштыру буенча уңай тәҗрибәсен, шулай ук сөйләшүләр процессында гарант статусын исәпкә алуны һәм, Молдавия тарафыннан басым көчәйгән шартларда, Днестр буе республикасын яклау чараларын гамәлгә ашыруны сорый.

Моннан тыш, резолюциядә БМО, СНГ генераль сәркатипләре, Европарламент, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек буенча оешма адресына да мөрәҗәгать бар. Депутатлар Кишинев һәм Тирасполь арасындагы мөнәсәбәтләрдә конфликт эскалациясенә алга таба юл куймауны үтенә. Днестр буе республикасы хакимиятләре Молдавия белән диалогны яңартуда ярдәм итүләренә дә өметләнә.

Днестр буе республикасы президенты Вадим Красносельский әйткәнчә, Днестр буе республикасына карата геноцид сәясәте кулланыла. Ул аның билгеләре дип икътисади басым, халыкның бер өлешен физик яктан юкка чыгару, хокукый яклаудан баш тарту, телне мәҗбүри кулландыруны атады. «Днестр буе республикасы халкының тавышын ишетергә тиешләр. Һәм без үз азатлыгыбыз, хокукларыбыз, ирекле икътисади эшчәнлегебез, сөйләшү процессы һәм ахыр чиктә Днестр буенда тынычлык турында әйтергә тиеш», – дигән Вадим Красносельский.

Кишинев һәм Тирасполь арасындагы мөнәсәбәтләр 2020 елда Молдавиядә яңа президент итеп Майя Санду сайлангач катлауланды. Майя Санду Вадим Красносельский белән сөйләшү алып барудан баш тартты. Бу елның башында Молдавия хакимиятләре Днестр буе республикасына экспортлана торган товарларга пошлина кертте. Бүген товарларны бары тик Кишинев контролендәге участоклар аркылы гына тапшырып була. Тирасполь Кишиневны икътисади басым ясауда гаепләде.

Баштарак, съезд нәтиҗәләре буенча Днестр буе республикасын Россия составына кабул итү үтенече юлланачак, дигән мәгълүмат чыккан иде. Әмма «Коммерсантъ» басмасы чыганагы мәгълүматлары буенча, съездда катнашучылар бу хәбәрне кире каккан.

Приднестровье – Днестр буе Молдавия республикасы – Молдавия һәм Украина арасында полоса булып урнашкан танылмаган дәүләт. Молдавия аны үз территориясе составындагы автономия дип таный, әмма чынлыкта бу җирләрне Днестр буе республикасы контрольдә тота. Халкы – 475 мең кеше, руслар, украиннар һәм молдованнар бер күләмдә, рәсми теле дә өч тел, әмма башлыча рус теле кулланыла. 1990 елда Приднестровье мөстәкыйльлек игълан итә. 1992 елда биредә Молдавия белән сугыш була, шуннан соң территориянең статусы һавада эленеп калган килеш дәвам итә. Приднестровьеда Россия хәрбиләре базасы бар. 2006 елгы референдумнан соң, Россия составына керү нияте белән, Приднестровье законнарын Россиянекенә тәңгәлләштерә башлый. 2017 елдан Приднестровьеда Россия флагы дәүләт флагы дәрәҗәсендә кулланыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100