Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә 19 яшьлек егетнең чәчен скальпы – баш тиресенең бер өлеше белән бергә кисеп алганнар. Хокук саклаучылар әлеге җинаятьтә шикләнелүче 2 кешене тоткарлаган инде. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренчә, җинаятьчеләрнең берсен Обнинск шәһәрендә тотканнар.
Әлеге вакыйга 9 июльдә кич белән була. 2 ир-ат яшь егетне чәчен буяган өчен тәнкыйтьли. Аннары алар пычак ала һәм егетнең чәчен кисә, башының бер өлешеннән скальпын да кисеп ала. Яраланган егет канга бата башлый, диелә.
Шаһитлар сүзләренчә, 2 төркем ял итә. Бер компаниядәге ир-ат икенче төркемдәгеләргә ошамый. Алар чәч төсе өчен талаша башлый. Яшь егет үзенең чәчен ошатмаган ир-атка кимсетү сүзләре әйтә. Шуннан соң аның чәчен кисәләр.
Җинаять эше ачылган. Шикләнелүчеләрнең берсе алдагы көнне тоткарланган.
19 яшьлек егетнең медицина оешмасында булуы билгеле, диелә хәбәрдә.