Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков дәүләт башлыгына штраф салу мөмкинлеге өчен суд органнарына мөрәҗәгать итәргә яки законнарны укырга кирәк дип белдерде. Бу хакта lenta.ru сайты яза.
Журналистлар Песковка Нью-Йорк Югары судының АКШ Президенты Дональд Трампка эшлекле һәм сәяси мәнфәгатьләргә хәйрия фонды кулланган өчен ике миллион доллар штраф салуын әйтте. Шул уңайдан Россия лидерына штраф салу мөмкинлеге турында сорау яңгырады.
“Президентның билгеле бер иммунитеты бар. Ә калганнары буенча юридик яктан миңа түгел, суд органнарына эшләргә кирәк. Бу сорау миңа түгел”, - диде Кремль вәкиле.

7 ноябрьдә, Нью-Йорк штаты Югары суды Америка лидеры АКШ Президентының хәйрия оешмаларына каршы штаты искын җайга салган өчен ике миллион доллар түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Моңа җавап итеп, Трамп үзенә хәйриячелек өчен һөҗүм итәләр, дип белдерде.