Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент юлламасындагы татарча тезислар: милләтара дуслык, мәдәният, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Тукай шигыре

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа VI чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасына белән чыкты. "Интертат" илбашы чыгышындагы татарча тезисларны туплады.

news_top_970_100
Президент юлламасындагы татарча тезислар: милләтара дуслык, мәдәният, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Тукай шигыре
Рөстәм Миңнеханов юлламасында алты тапкыр татарча сөйләде. Ул чыгышын татарча башлады.

   

Татарстан турында

Хөрмәтле депутатлар! Кадерле ватандашлар!

Татарстан тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә. Икътисад һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә. Тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән масштаблы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Бу икътисади потенциалга, инвестицияләр җәлеп итүгә, федераль үзәкнең һәм шәхсән илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның милли проектларын һәм стратегик инициативаларын тормышка ашыруда актив катнашуга, аларның Татарстанга күрсәткән ярдәменә күрә мөмкин булды.

Республика казанышларының ныклы нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы, халкыбызның бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы тора.

Мәдәният һәм күренекле шәхесләрнең юбилейлары турында

Мәдәният әһелләребездән гүзәл сәнгать әсәрләре көтеп калабыз! Өстәвенә, тиздән композитор Җәүдәт Фәйзинең, күренекле татар язучысы һәм драматургы Нәкый Исәнбәтнең, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең юбилейлары билгеләп үтеләчәк. Бу түгәрәк даталар бөек ватандашлар иҗаты аша күпмилләтле халкыбызның бай иҗади һәм рухи тормышын ачу мөмкинлеге бирә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы турында

Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Татарстаннан сугышка киткән һәр икенче кеше кире әйләнеп кайтмады. Олы кайгы һәр гаиләгә кагылды, йөрәкләргә мәңгелек яра салды.

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы турында

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган тантаналы чараларны әзерли башларга кирәк. Әлеге вакыйга татар халкы үсешендә, исламның Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында бик зур роль уйнады.

Гаилә турында

Гаилә бөтен кешелек өчен мөһим рухи кыйммәтләрне саклап килә, баланы шәхес итеп тәрбияли. Әлеге традицияләрне буыннан-буынга тапшыру бик мөһим. Нык һәм тату гаилә – илебезнең горурлыгы һәм ышанычлы таянычы, өметле һәм якты киләчәге.

Алга бару турында һәм Тукай шигыре

Авырлыклардан курыкмыйча, бары алга барырга кирәк! Габдулла Тукай да үзенең шигъри юлларында нәкъ менә шуңа өнди:

«Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш».

Әлбәттә, алда эшлисе эшләребез күп. Бергәләп без, һичшиксез, барысын да башкарып чыгачакбыз! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Президент Юлламасы нинди тәэсирләр калдырды? "Татар-информ" шушы сорау белән утырышта булган шәхесләргә мөрәҗәгать итте.

Минтимер Шәймиев: Бик җитди


Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Юлламаны: "Минемчә, бик җитди, колак салырлык, һәрберебезгә дә нәтиҗәләр ясарлык", - дип бәяләде.

"Эш дәверендә минем үземә дә ничә еллар еллык Юллама белән чыгыш ясарга туры килде. Әйтәсем килә: елдан-ел Юлламаның эчтәлеге байый, Президентның Юллама белән чыгыш ясавы бик җаваплы гамәл. Ел барышында нинди уңышларга ирешелгән, нинди кимчелекләр күренүе искәртелә", - диде Минтимер Шәймиев.

Ул шушы елларда республика сәясәтендә, икътисадында зур үзгәрешләр булганын билгеләп узды. "Бу юнәлештә көндәлек күп эшләнә. Рөстәм Нургалиевичның тәҗрибәсе дә шактый. Бик эчтәлекле яхшы Юллама. Башка сеңдереп, кулга тотып эшләргә кирәк", - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Ркаил Зәйдулла: Президентның Юлламада Ана теле турында әйткән сүзләре ошады

“Ана теле турында әйткән сүзләре ошады”, - диде Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла “Татар-информ хәбәрчесенә.

“Ана телен укыту мәсьәләсе, Минтимер ага Шәймиев башлаган полилингваль мәктәпләрне төзү, камилләштерү турында сүз булды. Аларның төп максаты бит барыбер татар телен балаларга ныграк өйрәтү һәм татар телендә укыту”, - диде Ркаил Зәйдулла.

“Аннары Президент 1990 елдагы Суверенитет турында декларацияне искә төшерде. Әле ул турыда бит бик үк телгә алмыйлар иде. Суверенитет дигән сүз күләгәдә кала иде”, - диде.

Әңгәмәдәш, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, Рөстәм Миңнехановның әдәбият, сәнгать әһелләренә мөрәҗәгате дә үзенә ошаганын әйтте.

“Республиканы данлап, республика идеясен халыкның аңына тагын да ныграк сеңдереп, әдәбият, сәнгать әсәрләре тудыру турында әйтте. Бу бик вакытлы сүз, чөнки милли республикаларны юкка чыгару турында сүзләр әледән-әле Мәскәү сәясәтчеләре тарафыннан да, үзебездә дә ишетелеп тора”, - ди Ркаил Зәйдулла.

“Юлламаның жанры бит инде аның – уңышларга нәтиҗә ясау. Шуңа күрә Президент күбрәк уңышлар турында сөйләде, ләкин шул ук вакытта алга барырга юлларны да билгеләде. Ул юлларны һәркем үзенең өлкәсендә тәгаенләргә тиеш”, - дип саный Ркаил Зәйдулла.

Марат Әхмәтов: Юлламаның һәр җөмләсен өйрәнеп, эчтәлегенә төшенеп бетәргә кирәк

“Кулга карандаш алып, һәр җөмләсен сызып-сызып өйрәнеп, эчтәлегенә төшенеп бетәргә кирәк”, ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

“Юллама беренче укылышта гына әле бөтен тирәнлеге белән кабул ителеп бетмәскә мөмкин. Үзебезнең юнәлешләргә кагылган бурычлар буенча эш планы булдырачакбыз”, - диде Марат Әхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илшат Әминов парламентка Юлламаның яңа формасы отышлы булуын әйтте

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа VI чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасына карата фикерен әйтте. Аның яңа формасы отышлы булуын билгеләп узды.

“Миңа формасы ошады. Төрле өлкәләрдә үсешкә, нәтиҗәгә ирешкән кешеләрне – яшьләрне, өлкән буыннарны, династияләрне, олимпиадаларда, Ворлдскиллста җиңүчеләрне чакырганнар. Яңа форма бит бу. Менә карагыз: кеше ничек итеп үз тормышын үзе хәл итә ала, дигән сүз. Үзләре тырышып, уңышка ирешкән кешеләр бар дип күрсәтү. Бу бик мөһим”, - диде Илшат Әминов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул Рөстәм Миңнехановның җанисәп буенча әйткән сүзләренә игътибарны юнәлтте. “Президент бу мәсьәләдә җитдилек, “нечкәлек” кирәк дип әйтте”, - диде. “Татар телен саклау, полилингваль комплексларны булдыру турында сүз дә май кебек ятты, чөнки без татар телен саклау, киләчәк буыннарга тапшыру турында гел уйлыйбыз, - дип белдерде Илшат Әминов.

Рамил Төхфәтуллин: Юлламаның күп өлеше милли мәгариф, мәдәнияткә багышланган

“Бик тәэсирле Юллама булды. Шәхсән минем өчен шунысы әһәмиятле булды: мәгарифкә, мәдәнияткә, аерым алганда, милли мәгарифкә, милли мәдәнияткә күп басым ясалды. Болар безне борчый торган юнәлешләр. Юлламаның яртысына якын өлеше милли мәгарифкә, милли мәдәнияткә багышланган. Бу актуаль кайнар мәсьәлә”, - ди Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин .

Аның фикеренчә, Юлламада телне саклауга игътибарлы булу мәсьәләсе аллегория форматында тәкъдим ителгән. “Без барыбыз да бишектә тәрбияләнгән, ана телендә киләчәк буыннарга да сөйләшергә язсын дигән фикер яңгырады”, - диде.

Гомумән алганда, Рамил Төхфәтуллин Юлламада һәр өлкәгә зур игътибар бирелгәнен әйтте. “Икътисад, сәясәт, милли мәсьәләләр, ТАССРның 100 еллыгы, халык саны исәбен алу, даһи шәхесләрнең юбилейлары турында да сүз булды. Президент, Хөкүмәт тарафыннан сәнгать әһелләре игътибарга лаек икән, бу инде зур өметләр уята”, - ди депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100