Президент Юлламасы-2017: 20 төп бурыч
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 сентябрьдә, ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында, республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. "Intertat.ru" газетасы республика җитәкчесе яңгыраткан мөһим мәсьәләләрне барлады.
1. Көчле Россия генә республиканың һәм бөтен татарларның уңышлы үсешен тәэмин итә ала
Күпгасырлык тарихыбыз, татарлар, руслар һәм башка халыкларның рухи берләшүе аша без Россия дәүләтчелегенә аерылгысыз бәйләнгәнбез. Республикабызның, кайда яшәүләренә карамастан, барлык татарларның бәрәкәтле үсешен бары тик көчле Россия генә гарантияли алуын без бик ачык аңлыйбыз.Республикабызның казанышларын федераль үзәк, һәм, беренче нәүбәттә, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның ышанычы һәм саллы ярдәменнән башка күзаллавы мөмкин түгел.
Чирек гасыр дәвамында безнең федераль үзәк белән багланышларыбыз вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамәләр нигезендә билгеләнде. Алар гаять мөһим тарихи роль уйнады, дәүләтчелекне ныгытуга һәм гамәлдәге Россия федерализмын камилләштерүгә ярдәм итте.
Һөнәри юнәлеш сайлау эшен камилләштерүдә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ата-ана ярдәменнән мәхрүм ятим балаларга, шулай ук авыр социаль шартларда калган яшүсмерләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
8. Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү җәмгыятьтә бердәмлекне ныгытты
Республикабызның гына түгел, гомумән, бөтен Россиянең кадерле тарихи ядкаре – Казан Изге Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу, шулай ук Болгар ислам академиясе биналары комплексын төзү бөтен халык катнашкан уртак эш, җәмгыятьтәге татулык чагылыш тапкан гамәл булды.Академия, һичшиксез, алдынгы фәнни һәм рухи үзәккә әйләнеп, традицион исламны ныгытуга зур өлеш кертергә тиеш.
Свияжск утрау-шәһәрлегендәге Успение соборы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе илебезнең зур казанышы булды.
9. Чит төбәкләр һәм илләр, читтәге милләттәшләр белән элемтәләрне ныгыту
145 ил партнерлары белән үзара файдалы элемтәләрне үстерә киләбез. Дөньякүләм югары технологияле җитештерү өлкәсендәге лидерлар инвестицияләү өчен Татарстанны сайлады.Россия Федерациясенең ислам дәүләтләре белән якынаюы буенча илебез Президенты куйган бурычлар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында уңышлы хәл ителә.
Алга таба да ислам илләре партнерлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы һәм башка халыкара институтлар белән хезмәттәшлек рәвешләрен тагын да арттыра барырга, шулай ук республика территориясендә ислам финанс механизмнарын, шул исәптән KazanSummit халыкара форумы кысаларында да, үстерүне дәвам итәргә кирәк.
Россиянең Чит илләр эшләре министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып, Татарстан ватандашлар белән хезмәттәшлек итә, бу исә республиканың тышкы элемтәләрендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.
10. Дүртенче сәнәгать революциясенә әзер булырга
Дөньяны дүртенче сәнәгать революциясе били бара. Блокчейн, БигДэйт, ясалма интеллект – болар хәзер хыял түгел, чынбарлык инде. Бүген үз алдыбызга иң әһәмиятле – «Без бу үзгәрешләргә әзерме соң?» дигән сорауны куярга тиеш. Яңа технологияләр кайбер һөнәрләрнең, компанияләрнең, хәтта ки тармакларның юкка чыгуына китерә. Без үзгәртеп корулар агымына кушылырга һәм аларны республика мәнфәгатьләрендә файдаланырга тиешбез.11. Татарстан нефть сәнәгате тармагында инновацияләр кертү буенча Россиядә лидер булырга тиеш
Быел тулаем төбәк продукты үсеше 4 процент тирәсе тәшкил итте. Хәзерге этапта икътисад үсешенең нигезен нефть һәм газ комплексы тәшкил итә.Илдә «җиңел нефть» чоры тәмамланды. Татарстанда нефть чыгару эше фән казанышларын күбрәк файдалана торган, интеллектуаль процесска әйләнә бара.
Нефть эшкәртү сәнәгатен үстерү өлкәсендә 2018 елда республикада эшкәртелә торган нефть күләмен, тирәнтен эшкәртүне 98 процентка җиткереп, 23 миллион тоннага кадәр арттыру бурычы актуальлеген югалтмый.
12. Татарстан илдә полимерлар җитештерүдә алдынгы
Республиканың нефть химиясе сәнәгатендә мономерлардан полимерлар эшләү производстволары булган «Этилен-600» этилен комплексы төзелеше төп проект булып тора.2021 елга яңа производстволарны эшләтеп җибәрү Түбән Кама нефтехимда пластиклар һәм синтетик каучуклар җитештерүне икеләтә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Гомумән алганда, ТАИФ компанияләр төркеме тарафыннан проектлар гамәлгә ашырылганнан соң Татарстан илдә полимерлар җитештерүчеләрнең иң күренеклесе булачак.
13. Дөньякүләм чараларны лаеклы уздыру, туристлар агымын арттыру бурычы тора
Киләсе елда Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары, 2019 елда исә WorldSkills дөнья беренчелеге, 2022 елда Кыска арага йөзү буенча дөнья чемпионаты булачак. Безнең бурыч – аларны иң югары дәрәҗәдә уздыру.Туристлык тармагы, казанышларыбызны популярлаштыруның иң мөһим бурычларын хәл итә килеп, икътисад үсешенең мөһим факторына әверелә бара.
Узган елда республикада өч миллион тирәсе кеше булып китте. Киләчәктә дә кунакчыллык инфраструктурасын камилләштерү, туристлыкның яңа төрләрен үстерү мөһим.
14. Татарстанда 37 социаль программа тормышка ашырыла
Татарстанда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.Бүгенге көндә аларның саны 37гә җитте. Әлеге максатларда республика бюджетыннан быел 16 миллиард сум акча бүлеп бирелде.
Программада – 2 911 объект. Шул исәптән, 11 яңа мәктәп, 9 балалар бакчасы, 42 фельдшер-акушерлык пункты, 6 табиблык амбулаториясе; меңгә якын күпфатирлы йорт, 106 сәламәтлек саклау объекты, 146 мәгариф учреждениесе капиталь төзекләндереләчәк; 260 км суүткәргеч төзелде, 44 скважина борауланды һәм 38 су басымын көйләү башнясы куелды. Моннан тыш, 10 мең гаиләгә социаль ипотека программасы буенча фатир ачкычлары тапшырылачак.
15. Эшкуарларга ярдәм итәргә кирәк
Без эшкуарларга үз бизнесын башлап җибәрү һәм үстерү, Татарстан икътисадына табыш китерә торган инвестицияләр җәлеп итү, килеп туган кыенлыкларны тиз арада һәм нәтиҗәле хәл итү өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш.Әлеге максатларда республикада Эшкуарлык фабрикасы, Бизнес-класс кебек уку-укыту программалары һәм башка проектлар гамәлгә ашырыла.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация белән берлектә республикада Төбәк лизинг компаниясе (устав капиталы – 2 миллиард сум) оештыру җирле товар җитештерүчеләр өчен зур ярдәм булып тора.
Бизнеска тагын да зуррак мөмкинлекләр тудырырга һәм административ киртәләрне киметергә кирәк.
Тагын бер кат басым ясап әйтәм, контроль-күзәтчелек органнарының төп бурычы – бизнеска штрафлар салу түгел, ә бәлки эшкуарлар белән бергәлектә, алдан тикшерүләр уздыру, кисәтүләр һәм искәртүләр белдерү кебек механизмнарны тулы күләмдә файдаланып, закон бозу очракларын бетерү.
16. Районнарга үзара хезмәттәшлекне арттырырга кирәк
Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Икътисад министрлыгы белән берлектә алгарышлы үсештәге яңа территорияләрне, шул исәптән муниципальара хезмәттәшлек һәм кооперация нигезендә дә, формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм.Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру таләп ителә. Бу аеруча Мамадыш районындагы «Нократ», Чаллы шәһәрендәге «Үсеш» һәм Яңа Чишмә районындагы сәнәгать мәйданчыклары эшенә кагыла.
Республика әлеге сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә бик күп акча бүлеп бирә. Һәм безнең алардан билгеле бер нәтиҗә таләп итәргә тулы хакыбыз бар.
Сәнәгать мәйданчыклары төзү һәм аларга идарә итү, аларның сыйфатлы эшләвен булдыру һәм резидентлар җәлеп итү – турыдан-туры район башлыкларының бурычы ул! Әлеге мәйданчыклар киләчәктә муниципалитетларның төп керем чыганакларының берсе булачак һәм яңа эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк.
Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә уңай мисаллар бар. Анда зур сәнәгать предприятиеләре булуга да карамастан, төп компанияләргә бәйсез рәвештә, кече бизнесны үстерү эше актив алып барыла.
17. Җәмәгать урыннары санын арттыру зарур
Җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасы буенча 189 объект – парклар, скверлар, бульварлар төзелде һәм яр буйлары төзекләндерелде.Әлеге эш быел да, республикада игълан ителгән Экология һәм җәмәгать урыннары елында да дәвам иттерелде. Бу – тагын 73 объект.
Уртак эшебезгә Татарстан предприятиеләре, аеруча Татнефть, ТАИФ компанияләр төркемнәре зур өлеш кертте.
Быел без ишегалды территорияләрен һәм муниципалитетларның квартал эчендәге юлларын капиталь төзекләндерүгә төп игътибар бирдек.
Әлеге максатларга бюджеттан 2 миллиард сум акча бүлеп бирелде.
Экология елы кысаларында республикада 1200 чүплек юкка чыгарылды, 10 мең км озынлыкта яр буе полосасы һәм меңнәрчә су объектлары чистартылды, 4 мең гектар мәйданда 20 миллион агач үсентесе утыртылды, табигатьне саклау буенча төрле чараларда һәм акцияләрдә миллионнан артык татарстанлы катнашты.
18. Үзара салым программасы дәвам итәчәк
Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән 1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган инструменттан файдалану уңай нәтиҗә бирә.Гражданнарны җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне шушындый юл белән хәл итүгә тарту эше Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылган.
Әйтергә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан алып бюджет хисабына финанслау гомумән алганда 2 миллиард сумнан артып китте. Шушы акчага яңа юллар, күперләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, халыкка кирәкле башка объектлар төзелде. Без бу эшне дәвам итәчәкбез.
19. Агросәнәгать комплексы иң әһәмиятле тармак булып тора
Тулаем төбәк продуктының 11 проценты азык-төлек сәнәгате белән берлектә агросәнәгать комплексына туры килә.Бүген Татарстанда дистәләгән социаль программа эшли. Аларның күбесе авылга ярдәм күрсәтүгә һәм авыл кешеләре өчен тиешле шартлар булдыруга юнәлтелгән.
Республикада Россия күләмендә иң зур агросәнәгать паркы эшләп килә, аның эшкәртү цехлары да бар. Бу елдан авыл җирлекләрендә – Кукмара, Чүпрәле, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй районнарында, алга таба республикабызның башка районнарында да агросәнәгать парклары төзү программасы эшли башлаячак.
Авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү һәм сату мәсьәләләрен хәл итүдә авылларда кулланучылар кооперацияләрен үстерү зур ярдәм булачак. Республикада 46 кооператив булдырылды. Безнең алда аларның санын икеләтә арттыру бурычы тора.
20. Республикада уртача гомер озынлыгы 73,5 елдан артып китте
Медицина учреждениеләрен төзү, төзекләндерү һәм җиһазлау, югары технологияле медицина ярдәмен камилләштерү буенча планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.Шул ук вакытта, поликлиникаларда махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәсе бар әле. Быел өр-яңа программа эшли башлады. Ике ел эчендә Татарстанның барлык поликлиникаларны капиталь төзекләндерү, аларны нормаларга туры китерү һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү эшен башлау планлаштырыла.
Бу – барлыгы 197 объект! Әлеге максатларга республика бюджетыннан 7,5 миллиард сум акча бүлеп бирелде.