Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент Трамп вәгъдәләре: Марска АКШ әләме эленә, 2 генә җенес була, сугышлар туктый

news_top_970_100
Президент Трамп вәгъдәләре: Марска АКШ әләме эленә, 2 генә җенес була, сугышлар туктый

Дональд Трамп рәсми рәвештә АКШ президенты булды. Капитолий залында ул ант бирде. Байден, соңгы карары итеп, үзенең гаилә әгъзаларын ярлыкау турындагы карарга кул куйган.

Трамп чыгышында ниләр әйтте?

«Американың алтын гасыры башлана», – диде Трамп. Ул горур, ирекле, чәчәк аткан дәүләт төзүне максат итеп куюын әйтте.

Трамп Американың зуррак, көчлерәк булачагын әйтте. Американың түбән тәгәрәве тукталды, диде. Без Американы аякка бастыра башлыйбыз, диде ул.

Трамп Панама каналын кайтарачагын, АКШның зураячагын әйтте.

«Безнең гражданнарны баету өчен, без чит илләргә пошлина һәм салымнар түләтәчәкбез».

Трамп үзенә һөҗүм булуын искә төшерде һәм: «Америка кабат бөек булсын өчен, Алла минем гомеремне саклап калды», – диде.

Трамп үзенең төп максатларының берсе – легаль булмаган мигрантларга каршы көрәшәчәген әйтте һәм, шул максаттан, Мексика белән чиктә гадәттән тыш хәл игълан ителәчәген белдерде. Анда гаскәрләр җибәреләчәк. Чит илләрдәге наркокартельләргә (Мексикадагы дип аңларга кирәктер) сугыш игълан ителә, диде ул.

Америкада бары тик ике җенес – ир һәм хатын-кызлар гына танылачак. Рәсми документларда шушы ике җенесне генә күрсәтергә рөхсәт ителәчәк. Дональд Трамп ирләрне хатын-кыз спортыннан чыгарачагын һәм трансгендерларны* (*Россиядә ЛГБТ хәрәкәте экстремистик дип танылган һәм тыелган) спортка кертергә җыенмавын моңа кадәр дә әйткән иде. Трамп шулай ук барлык трансгендерларны армиядән куып чыгарырга теләвен әйткән иде.

Трамп Байденны легаль булмаган мигрантларга хәерхаһ булуда һәм табигый бәла-казалар вакытында адекват булмауда гаепләде.

«Мин – тынычлык алып килүче», – диде Трамп һәм үзенең «дөньяда беркем дә күрмәгән көчле армия» төзиячәген, Американың көче җиңүләр белән генә түгел, булмыйча калган сугышлар белән дә саналачагын әйтте. Ул, Американың көче барлык сугышларны да бетерәчәк һәм тынычлык алып киләчәк, ди.

Мексика култыгы «Америка култыгы» дип аталачак.

Америка астронафтлары Марста АКШ әләмен кадаячак.

Трамп, Америкада цензураны бетерәм, дип вәгъдә бирде.

Америка климат буенча халыкара сөйләшүләрдән чыга.

Трамп бер генә тапкыр да Украинаны да, Россияне дә телгә алмады. Трамп, Американың куәте бөтен сугышларны да бетерәчәк һәм бөтен дөньяга яңа рух алып киләчәк, дип белдерде. Ул булганда Америка яулап алынмаячак, сынмаячак һәм җиңелмәячәк, диде ул.

Трамп үзенең чыгышын: «Америка халкы ике дөнья сугышын җиңде, фашизм һәм коммунизмны җиңде һәм алдагы дүрт бөек тарихи ел баскычында тора», – дип тәмамлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100